Русиядә “Диннәр мәдәнияте һәм әхлак нигезләре” укытыла башлады

12 сентябрь 2012 ел 12:57

Русиядә быелдан рәсми рәвештә "Диннәр мәдәнияте һәм дөньяви әхлак нигезләре”нең алты юнәлеше укытыла башлады. Татарстан ата-аналарга икенең берсен – "дөнья диннәре" һәм "дөньяви әхлак"ны гына сайлау мөмкинлеге биргән. 

Русиядә башлангыч мәктәпнең соңгы дүртенче сыйныфында укучылар быелдан яңа фән өйрәнә башлады. Бу фән тулысынча "Диннәр мәдәнияте һәм дөньяви әхлак нигезләре”дип атала һәм алты юнәлештән (модульдән) тора. Алар "Православ мәдәнияте нигезләре” (православ), "Ислам мәдәнияте нигезләре” (ислам), "Буддизм мәдәнияте нигезләре” (буддизм), "Иудаизм мәдәнияте нигезләре” (иудаизм), "Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре” (дөнья диннәре), "Дөньяви әхлак нигезләре” (әхлак). Русия мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе белән узган уку елы ахырында ук өченче сыйныфны тәмамлаучы укучыларның ата-аналары шушы алты юнәлеш эченнән берсен сайлап алырга тиеш булган. 

"Бала башка диннәр турында да күбрәк белергә тиеш" 

Татарстанда ата-аналарга әлеге алты юнәлеш эченнән бары тик икесен генә дөнья диннәрен, йә әхлак нигезләрен генә сайлау мөмкинлеге бирелгән. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте бүлеге башлыгы Алсу Мөхәммәтова моның укучылар башка диннәр турында да күбрәк белсен өчен эшләнүен әйтә. 

Республикада дүртенче сыйныфта укучы барлык балаларның 61 проценттан артыгы дөнья диннәрен, ә 39 процентка якыны әхлакны өйрәнәчәк. 

Һәр юнәлешнең үз дәреслеге бар

​​"Әти-әниләре дөнья диннәрен сайлаган укучылар алар бүгенге төп диннәрнең мәдәниятләрен өйрәнәчәк. Алар иудаизм, буддизм, ислам һәм православие. Безнең өчен татар баласының исламны, йә булмаса, рус баласының православ динен тирәнрәк өйрәнүе әһәмиятле түгел. Безнең өчен, мисалга, әгәр бала исламда булса да, ул башка диннәрнең мәдәниятләре турында да белүе, аларга ихтирам белән каравы әһәмиятле. Әгәр ул рус баласы икән, аның исламның, иудаизмның, буддизмның нәрсә икәнен яхшы аңлавы әһәмияткә ия. Бу фән балаларга ата-аналары тоткан диннән тирән белем бирүне күз алдында тотмый. Әгәр инде гаиләсе баласының исламны тирәннән белүен тели икән, бездә дин дәүләттән аерылган булганга, аны мәчеттәге якшәмбе мәктәбенә алып бара ала. Мәктәп балага дөп диннәрнең мәдәниятләре һәм аларның бу динне тоткан халыкларның мәдәниятләренә, традицияләренә нинди йогынты ясавы турында белем бирергә тиеш", диде Мөхәммәтова. 

Мөхәммәтова сүзләренчә, ерак бер татар авылындагы бала исламнан кала башка диннәр турында белми диярлек үсә. Ул мәктәптә дөнья диннәрен өйрәнгәнгә күрә, шәһәргә килгәч аңа башкалар белән аралашу күпкә җиңелрәк булачак. "Православ динле авылдан чыккан балалар да нәкъ шулай ук, безнең максат - балаларның бер-берсен яхшырак аңлауларына ирешү", дип өсти Мөхәммәтова. 

Әлеге "Диннәр мәдәнияте һәм дөньяви әхлак нигезләре”дип аталган фәнне керткәнче Русиянең 19 төбәгендә ике ел дәвамында сынау дәресләре үткәрелде, укытып карадылар. "Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре”н төзүчеләрнең берсе – Русия ислам университеты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин. Мөхәммәтова сүзләренчә, Мөхәммәтшин, белгеч буларак, дәреслекнең Татарстан кебек төбәкләргә зыян салмаслык булуын һәм җирле үзенчәлекләрнең дә истә тотылуын күзәткән. 

Бу дәреслекләр Татарстанга кайткан. Татар мәктәпләре өчен татар теленә дә тәрҗемә ителгән. Мөхәммәтова рус телендәге дәреслекләрнең мәктәпләргә барып җиткәнлеген әйтә, ә татарча китаплар шушы бер-ике атна эчендә укучыларның һәм укытучыларның кулларына керәчәк. Үзе ул ике дәреслек белән дә танышып чыккан. "Балаларга гына түгел, ә төп диннәрнең мәдәниятләре турындагы мәгълүмат өлкәннәр өчен бик кызык итеп язылган", ди Мөхәммәтова. 

Чуашстанда татарлар исламны өйрәнә 

Татарстаннан аермалы буларак, Чуашстандагы татар мәктәпләрендә укучыларның барысы да диярлек исламны сайлаган. Алар аны русча басылган дәреслекләрдән укыячак. Бу хакта Чуашстан мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә һәм гомум тәрбия бирү бүлеге баш белгече Инесса Ядранская белдерде. "Укытучылар балалар күңеленә үтемле булсын өчен татар телендә дә, ә башка юнәлешне өйрәнүче чуаш балаларына чуаш телендә дә аңлата алалар", диде ул. Русча дәреслекләр чуаш теленә дә тәрҗемә ителмәгән. 

Чуашстанда ата-аналарга әлеге фәннең, Татарстандагы кебек ике юнәлешен генә түгел, ә алты юнәлешеннән берсен сайлап алу мөмкинлеге бирелгән. Ядранская әйтүенчә, иудаизмны да, буддизмны да берәү дә сайламаган. Республикадагы дүртенче сыйныфта укучы балаларның 50 процентка якыны православны, әхлакны 20 проценттан артыграгы, дөнья диннәрен 19 проценттан күбрәк, ә исламны 1,6 проценты өйрәнәчәк. Ядранская бу саннарның әз генә үзгәрергә мөмкин икәнлеген әйтә. Ата-аналарны сораштыру уку елы ахырында булган. "Җәй буе аларның фикерләре дә үзгәрергә дә мөмкин", ди ул. 

Ядранская дүртенче сыйныфтагы татар балаларының барсының да исламны өйрәнүе дөреслеккә туры килүен әйтә. "Процентлар белән караганда безнең республикада яшәгән татар халкы санына туры килә. Бездә татарлар якынча ике процентны тәшкил итә", ди Ядранская. 

Бөтен Кострома өлкәсенә бер бала иудазимны өйрәнә 

Татарлар да һәм шулай ук руслардан кала башка милләт вәкилләре дә күп булмаган Кострома өлкәсенә килсәк, бөтен өлкәгә быел бер укучы иудаизмны, ә дүрт укучы исламны өйрәнәчәк. 70 процент укучы православны, 20 процентлап әхлакны, 8 процент дөнья диннәрен сайлаган. 

Кострома өлкәсенең мәгариф департаменты вәкиле Нина Шевелева сүзләренчә, исламны өйрәнүчеләрнең икесе шәһәрдә яшәүчеләр, ә икесе авыллардан. "Бөтен өлкәгә бер генә укучы булуга карамастан, аның үзенә генә аерым дәрес бирелә, исламны өйрәнүчеләр белән дә шулай", ди Шевелева. Һәркемнең дә дәреслекләр, кулланма әсбаплар белән дә тәэмин ителүен дә әйтә. 

Сайлаган юнәлешне укучылар ел дәвамында атнасына бер сәгать укыячак. Әлегә билге куелмый. Шевелева сүзләренчә, Русия мәгариф министрлыгында бу юнәлешләрне укытуга багышланган җыелыш вакытында билге куярга кирәк дигән тәкъдим белән чыгучылар да булган, әмма әлегә бу тәкъдим кабул ителмәгән. 

Русиядәге гомум вазгыятькә күз салсак, балаларның 47 проценты әхлакны, 28,7 проценты православны, 20,3 проценты дөнья диннәрен, 5,6 проценты исламны, 1,2 процент буддизмны, 0,1 процент иудаизмны өйрәнәчәк дип хәбәр итте "Азатлык.орг".
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана