Казанга бөтен дөньядан татар яшьләре җыела

28 август 2012 ел 10:25

Ике ел вакыт узганнан соң, Казанга янәдән бөтендөнья татар яшьләре җыела. Матур традициягә әверелеп баручы әлеге форум быел юбилеен бәйрәм итә – аның беренче тапкыр оештырылуына инде 5 ел вакыт узып киткән.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы 27-31 август көннәрендә үткәреләчәк. Анда Җир шарының 30 иленнән, Россиянең төбәкләреннән һәм Татарстаннан 800гә якын милләт киләчәгенә битараф булмаган яшьләр катнашыр, дип көтелә.

Чараның төп оештыручылары - Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы. Форум ике елга бер мәртәбә оештырыла. Аның төп максаты - татар милләте, аның гореф-гадәтләрен саклап калу, борынгыдан килгән мирасы белән таныштыру, аны үстерүнең яңа юлларын эзләү. Яшьләрне туган телләре - татар теленең киләчәге дә борчый, аны популярлаштыруның яңадан-яңа юлларын эзләргә этәргеч бирә.

Форумның быелгы программасы аеруча кызыклы һәм бай булуы белән игътибарга лаек. Яшьләр “Татар яшьләре һәм Web 2.0”, “Татар халкының тарихи мирасы: милләтне саклап калу юллары”, “Бүгенге татар яшьләренең рухи кыйммәтләре” һәм “Милли мәгариф һәм татар телен өйрәтүдә һәм саклап калуда яңа технологияләр” секцияләрендә үзара фикер алышачак. Аларны «Татар иле» социаль челтәре белән таныштыру да күздә тотыла.  “Милли татар бренды: формасы һәм эчтәлеге” дип исемләнгән семинарда яшьләр әлеге темага кагылышлы уй-фикерләре белән уртаклашырлар, дип көтелә.

Форум ачылышы 28 август көнне Г.Камал театры бинасында узачак. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр, дип көтелә.

intertat.ru

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана