Диния нәзарәтенә Артур Бобров исемле егет эшкә килгән дигәч, мин дә кызыксынып киттем. Иң беренче «Бу егетне Ислам динен кабул итеп, шул юнәлештә эшләргә нәрсә этәрде икән?» – дип уйлап куйдым. Әлеге сорауга җавап эзләп, Диния нәзарәтенә юл тотым.
Озын буйлы, көләч йөзле, бик ачык егет булып чыкты Артур. Тумышы белән Казаннан икән. 1983 елның 20 октябрендә дөньяга килгән. Мәктәптән соң Казан химия-технология институтын тәмамлаган. Карьера баскычын «Эдельвейс» оешмасында башлаган. Соңгы дүрт елда «Оргсинтез» заводында эшләгән. Хәзерге вакытта ТР Диния нәзарәте Яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе булып эшли.
Ә монысы кызлар колагына: Артурның йөрәге әлегә ирекле.
– Артур, моңарчы дин өлкәсендә эшләмәгән килеш, әлеге вазыйфага алынырга ничек батырчылык иттең?
– Дин юлында беренче адымнарымны ясаганнан бирле – ун елдан артык – мәркәзебезнең «Болгар» мәчетенә йөрим. Республикабыз мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз белән бик күптәннән танышмын. Шуңа да бирегә эшкә чакыру алгач, теләп ризалаштым.
– Диния нәзарәтендә кадрлар еш алышынуы берәүгә дә сер түгел. Бу сине куркытмадымы?
– Куркытты. Шуңа да ике көн уйладым һәм, Аллага тапшырып, тәвәккәлләдем. Сигез сәгать заводта эшләүгә караганда, монда үсү мөмкинлеге күбрәктер дип уйлыйм.
– Мине фамилияңнең татарларга хас булмавы һәм әтиеңнең исеме гаҗәпләндерде.
– «Син керәшен егетеме?» – дип бер син генә сорамыйсың. Мин – чын мөселман. Әтием Анатолий милләте буенча урыс, слесарь булып эшли. Әнием Флүрә – хисапчы. Катнаш гаиләдә тусам да, кечкенәдән ислам дине тәрбиясе алдым, дәү әнием догалар өйрәтеп үстерде, татар теленә мәхәббәт уятты.
– Дингә ныклап кереп китүең ничек булды?
– Мәктәптә укыганда дустым белән беренче мәртәбә «Болгар» мәчетенә Гает бәйрәменә бардык. Андагы атмосфера, кешеләрнең бер-берсенә карата мөнәсәбәте күңелемә якын тоелды. Гает, җомга намазларына йөри башладым. Шулай әкренләп дингә килдем. Хәер, дәү әтинең әтисе Фәйзрахман Вафин Совет заманында егерме ел чамасы «Мәрҗани» мәчетендә эшләгән. Күрәсең, динле булу, шуңа омтылу канымда да бар.
– Беренче мәртәбә намаз укыганыңны хәтерлисеңме?
– Унике яшьләр тирәсендә кулыма татар-мөселман календаре эләкте. Анда намаз укырга өйрәтелгән иде. Тәһарәтләнгәч, календарьне каршыма урындыкка куеп, намазга керештем.
– Моны туганнарың ничек кабул итте?
– Дингә керүемә башта каршы килделәр, «олыгайгач та өлгерерсең әле», диделәр. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән соңыннан күнделәр. Бервакыт шундый хәл дә булды: әтием, үзе башка дин тотса да, Гает көнне иртән йокыдан уятып мине мәчеткә озатып җибәрде. Ураза тота башлавыма унөч ел була инде.
– Дингә кергәч, тормышыңда нәрсә үзгәрде?
– Кискен үзгәрешләр булды, дип әйтә алмыйм. Ләкин дин юлына баскач, заманыбыз афәте – эчкечелек, тәмәке тарту, наркомания һ.б. чирләрне йоктырмыйсың. Дөрес, дуслар арасында: «Нәрсәгә ул сиңа дин? Тормышның бөтен тәмен татып яшәп калырга кирәк», дип әйтүчеләр булды. Эчү, тәмәке тартуны да бәхет дип уйлаган кешеләр бик ялгыша. Аллаһы Тәгалә безгә сәламәтлек биргән һәм без аны сакларга тиеш.
– Яңа вазыйфада ниләр эшләргә өлгердең инде?
– Бу урында мин өч кенә ай әле. Килүгә, иң беренче эш итеп, 1–5 майда «Мөслим–лидер» дигән проектны башкарып чыктык. Иллеләп мөселман егет-кызларын лагерьларда әйдаман булырга әзерләдек. «Мәрҗани» мәчетендә «Бөркет» дигән бер атналык курс үткәрдек. 25 июньнән 1 июльгә кадәр VI Мөселман яшьләре фестивален уздырдык. Анда бөтен Русиядән буенча 130лап егет-кызлар җыелды. Шулай ук беренче мәртәбә донор каны тапшыру акциясе оештырдык. Киләчәктә мондый чараларны ешрак үткәрергә, күбрәк халыкны җәлеп итәргә телибез.
– Чит төбәктәге мөселман яшьләрен нинди проблемалар борчый?
– Алар өчен беренче урында хәләл ризык мәсьәләсе тора. Шуны күздә тотып, фестивальгә «Хәләл» комитеты башлыгы Марат Низамовны чакырдык. Теләгән кеше аңа үзен кызыксындырган сорауларны бирде. ТР Президенты идарәсенең дини оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Марат Гатинның чыгышын җылы кабул иттеләр. Аңа Оренбургта мөселман китапларын тыю турында сорау күп булды. Яшьләребез шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нәселеннән саналган Марокко шәехе Габдрахман Лакрим ибн Нафил әл-Хәсәни әл-Мәгъриб белән очрашудан да илһамланып калды.
– Артур, нинди планнар белән янасың?
– Эшем бик ошый. Башта авыр булса да, хәзер ияләшеп киләм, Аллага шөкер! Биредә эшли башлагач, яңа дуслар таптым, күп хәзрәтләр белән таныштым. Әле менә Рамазан аенда республика күләмендә икенче мәртәбә ифтар ашы уздырырга әзерләнәбез, шушы эшкә волонтерлар җәлеп итәргә телибез. Яшьләребез дингә якынайсын, мәчеткә барырга, хәзрәтләргә мөрәҗәгать итәргә оялмасын, читенсенмәсен иде дигән теләктә калам. Намаз – фарыз гамәл. Кыямәт көнендә аның өчен җавап бирәчәкбез. Шуны онытмасак иде.
Әңгәмәдәш - Энҗе БАСЫЙРОВА
Чыганак: “Идел” журналы