Дин яшьтән кирәк

29 июнь 2012 ел 10:25

Җәйге мөселман ял лагерьлары ачылу вакыты җитте. Моны апамның кызы да зарыгып көтә. Мәчет каршындагы лагерьга инде берничә ел рәттән йөрүенә карамастан, аның беренче тапкыр баруы һаман истә. Шулай беркөнне 5 яшьлек сеңлем лагерьдан кайтты да әнисеннән табан астын күрсәтүен сорады. Баксаң, «Җәннәт – әниләрнең табан астында» дигән гыйбарәне ул үзенчә аңлаган. Сузмый гына мәгънәсен аңлатып биргәч, әнисен кочаклады да: «Әни, мин сине гел тыңлармын, яратырмын»,– дип үбеп алды. Без көлеп кенә үткәргән бу әңгәмәдә ислам диненең тәрбияви көче чагыла ич.

Әти-әнигә, олыларга хөрмәтне яшьтән сеңдерү начар түгел бит. «Балаларым кайтып хәлемне дә белми», – дип утыручы әби-бабайлар гел яшьләрне гаепләргә ашыга. «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигәне дә бар бит әле мәкальнең. Газета битләрендә, телевизор экраннарында җан өшеткеч хәбәрләрне укып-күреп торабыз. Аны безгә гыйбрәт итеп язалардыр да бит, ләкин әти-әни белән бала арасында булган «Абау!» дип кычкырырлык җинаятьләр ясала тора. Әйе, яхшылыкка, әдәплелеккә өйрәтә торган ислам лагерьларына йөрткәнче, без балаларыбызның төнге клубларга йөрүен кулайрак күрәбез. Ә анда кызыктыргыч әйберләр җитәрлек инде. Дөрес, 10 көн мөселман лагерена йөртеп кенә балаларны идеаль ясап булмый, ләкин тамчы тама-тама боз тишкәнне онытмыйк.

Беренче көнне – әниләрнең кадерен, икенчесендә хәрам белән хәләлнең ни икәнлеген өйрәнеп кайтудан зыян юк бит. Шәһәр үзәкләрендә генә түгел, инде кечкенә авылларда да оештырылган мөселман лагерьларында балалар саны арта баруы күңелле күренеш. Бу лагерьлардагы дин әһелләре ата-ана бирергә җитешмәгән дини тәрбияне, гыйлемне балага яшьтән сеңдерергә ярдәм итәләр. ...Ә теге чакта апамның кызыннан: – Лагерьда рәхәт булдымы? – дип сораган идем. – Рәхәт, чөнки анда йоклатмыйлар, – дип җавап бирде. Һәркемнең үз «кайгысы» шул...

Мәрьям АБДУЛЛИНА, "Шәһри Казан"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана