Казан Мэры Серов проспектындагы мәчет төзелеше буенча эш барышын тикшерде

28 июнь 2012 ел 14:56

Казанда күрү сәләтеннән мәхрүм булган һәм начар күргән мөселманнар өчен Россиядә беренче дини реабилитация үзәге төзелеше бара. Биредә бер үк вакытта 80 кешегә кадәр белем ала алачак. “Коръәнне өйрәнү һәм начар күргәннәр өчен рухи реабилитация үзәге бик кирәк. Бирегә Казан, Татарстан, Россия һәм хәтта БДБ мөселманнары эләгергә тырышачак”, - дип белдерде әлеге уникаль проектны тикшерү барышында Казан Мэры Илсур Метшин.

Яңа мәчет Казан шәһәре Киров районының Серов проспектында төзелә. Проектның уникальлеге Коръән һәм намаз укырга өйрәнүдән тыш биредә сукыр һәм начар күргән мөселманнарына рухи яктан реабилитацияләнергә мөмкин булуыннан гыйбарәт. Казанда төзелә торган үзәк аналоглары Россиядә юк.

Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында мондый эш белән Левченко поселогында урнашкан “Сөләйман” мәчете шөгыльләнә. Әмма анда барлык теләк белдергәнне кабул итү мөмкинлеге юк. “Сөләйман” мәчетендә бер үк вакытта 20 кешедән артык кеше укый алмый. Яңа үзәк ачылганнан соң белем алучылар санын 4 тапкырга арттырырга мөмкин булачак – 80 кешегә кадәр, ә курсларны бер айдан өч айга кадәр озайтып булачак.

“Сукыр һәм начар күрүчеләр арасында рухи реабилитация узарга теләүчеләр саны шактый. Казан Мэриясенең дин үзәге төзү өчен җир биләмәсе бүлеп бирү турында карар кабул итүенә шатбыз, биредә эш тулы көчкә бара. Мондый үзәкнең кирәклеге аңлашыла, чөнки күрү сәләтеннән мәхрүм булган һәм начар күрүче мөселманнар арасында намаз укырга өйрәнергә теләүчеләр бик күп”, - дип билгеләде “Сөләйман” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов.

Шулай ук күрү сәләтенә зарар килгән/начар күргән имам ярдәмчесе Фәнис Мингәрәев һәм мәхәллә кешесе Әкрам Җәләлетдинов сүзләренә караганда, яңа дин үзәге дини белем алудан тыш, күрмәүчеләргә чит кешеләр ярдәменнән башка яшәргә өйрәтә.

Реабилитация һәм рухи тәрбия алудан тыш үзәктә хезмәт дисциплиналары да өйрәтеләчәк. Курслар ахырына күрми торган мөселманнар массаж ясаучы, call-үзәк, бахиллар эшләү һәм башка белгечлекләр ияләре булачак. Инде хәзерге вакытта үзәктә укырга теләүчеләр арасында бер урынга 13 кеше туры килә.

Хәзерге вакытта үзәктә монолит эшләре тәмамланган, төзүчеләр эчке отделка эшләренә тотына. Начар күрә торганнар өчен өч катлы үзәк үз эченә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз уку залларын, никах укыту бүлмәсен, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәт алу бүлмәләрен, гади реабилитация классын, тавыш яздыру студиясен, җитештерү-хезмәт классын, компьютерда эшләргә өйрәнү классын, китапханә, лингвистик класс, типография, күп функцияләре спорт залын, йокы бүлмәсен, ашханә һәм көнкүреш бүлмәләрен үз эченә алачак.

Төзелә торган мәчетне карау дәвамында шәһәр башлыгы начар күргән һәм сукыр мөселманнар өчен куркынычсызлык һәм уңайлылыгы беренче чиратта булырга тиешлегенә игътибар итте. Мәчетнең мөмкин булган кадәр уңайлы булуы өчен Казан Мэры барлык сораулар белән булачак мәхәллә кешеләр белән киңәшләшеп эшләүне йөкләде.

Чыганак: www.kzn.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана