Ислам китапларын тыю: мөфтиятләр мөрәҗәгатьтән узармы?

22 июнь 2012 ел 10:04

Оренбург шәһәре Ленин районы суды 70кә якын ислам китабын экстремистик дип табып, аларны тыйды. Бу Русиядәге мөселман җәмәгатьчелегендә каршылыклар тудырды. Берничә мөфтият моңа каршы мөрәҗәгать кабул итте. Эш мөрәҗәгать язудан узармы? 

Оренбург суды беренче чиратта ислам классикларының хезмәтләре, алар арасында “Сады Праведных” хәдисләр җыентыгы, Абу Хамид әл-Газалиның “Весы деяний”, Ибн Касира сүзләреннән “История Пророков” әсәрләре күп сораулар уятты. Бүгенге суфый шәехе Госман Нури Төпбаш, илаһият галиме Фәтхулла Гүләннең шактый китаплары тыелды, гәрчә бүген алар иң прогрессив фикерне алга сөрсәләр дә. Әхмәд Саим Кылавузның “Акыда”сы бүген Казанның дини уку йортларында укытыла, шул исәптән, Русия ислам университетында да. Матуриди гакыйдәсе иман нигезләрен аңлаткан традицион фән санала, ул ваһһабиларныкына каршы килә, ләкин аны да экстремизм дип атау парадокс вәзгыять тудыра. Күпчелек тыелган хезмәтләр төрек авторларыныкы. Мәгърифәтче төрекләргә каршы сәясәт күптәннән дәвам итә. Ул татар-төрек лицейларын ябуда да, аннан төрекләрне кууда да, нурҗылар хәрәкәтен тыюда да, вакыт-вакыт бүгенге дини интеллектуал Фәтхулла Гүләннең эшчәнлеген пычратуда да чагыла. 
 
Татарстан мөфтияте: “Оренбург Прокуратурасы белән килешмибез” 
Татарстан мөфтияте Оренбург суды чыгарган карарга каршы мөрәҗәгать кабул итте. Анда Ленин районы суды гамәлен Россиягә хас толерантлык һәм дини иреклек принципларына каршы килә дип бәяләргә мөмкин. Әлеге процесста судья буларак катнашкан А.В.Нуждинның гамәлләре, шулай ук Оренбург Прокуратурасының дәлилләрсез эш итүе белән килешмәвебезне белдерәбез диелә. 
 
“Безнең уйлавыбызча, аны кабул иткәндә дини оешмаларның экпертлары фикерләре исәпкә алынмаган. Карар объектив түгел, шулай ук ул Россиядә яшәүче мөселманнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауга, динара, милләтара тотрыклылыкны саклауга туры килми. Бу төр мәсьәләләрне чишүдә безнең илдә эксперт советлары бар, әмма бу очракта экспертиза үткәрелмәгән. Экспертиза үткәрелмәү карарны кабул итүнең дөрес түгеллегенә тагын бер дәлил булып тора. 
 
Карар нөсхәсендә суд тарафыннан экстремист әдәбият буларак “танылган” китаплар, хезмәтләр исемлегеннән тыш, шикаять белдерергә мөмкинлеге турындагы сүзләр язылган. Әлеге карарны кабул иткән көннән, ягъни 2012 елның 26 мартыннан соң бер ай эчендә судка аны кире кагуны сорап мөрәҗәгать итәргә була. Шул ук вакытта “экстремист” хезмәт авторларының берсе дә суд утырышына чакырылмаган. 
Россиядә яшәүче мөселманнарның дини гыйлемгә, шул исәптән дини мәгарифкә бик сакчыл каравы һәм игътибарлы булуы мәгълүм. Шул сәбәпле мөселман язучыларга һәм публицистларына карата мондый җавапсыз мөнәсәбәткә битарафлык саклап кала алмыйбыз”, диелә Татарстан мөфтияте мөрәҗәгатендә. 
 
Фәүзия Бәйрәмова: “Китапларның көченнән куркалар” 
Оренбург суды тыйган китаплар арасында Шамил Әләветдиновның “Путь к вере и совершенстве” китабы, танылган язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың “Тропою знаний к истине” хезмәте бар. 
 
Фәүзия Бәйрәмова белдергәнчә, “минем суд белән тыелган ул китабым балалар өчен иде, мәктәп балаларына фәнне — дин аша, динне — фән аша аңлаткан, дәреслек дәрәҗәсендәге китап иде. Аның татарчасы шунда ук таралып бетте, русчасын да тиз алып бетерделәр, Татарстанда мин аны сатуда күрмичә дә калдым, Төмәннән берничәне табып алдым. Күрәсез, Рәсәй дәүләтендә ислам динен аңлаткан китаплар кирәк түгел, чөнки динебез үзе бу илдә кирәк түгел. Ислам китапларын тыю — ул инде ислам динен тыю, дигән сүз. Башта «ваһһаби» китаплары, дип, иң тәкъва китапларны юк иттеләр, хәзер чират уртачарак хезмәтләргә дә җитте. Әйе, аларга ваһһабчылар да, суфыйлар да кирәк түгел, чөнки икесе дә мөселманнар, шуңа күрә икесен дә юк итәләр…”. 
 
- Инде үземә килгәндә, эшчзнлегемне суд белән тыя-туктата алмагач, хәзер китапларымны хөкем итә башлаганнар икән… Димәк, бу китаплардан, аларның көченнән, бездән куркалар, дигән сүз… Исламның таралуыннан куркалар… Ә ул таралачак, чөнки ислам — Аллаһның дине, һәм ул заман ахырына кадәр яшәячәк, иншаллаһ! - , диде Бәйрәмова. 
 
Саратов мөфтияте: “Диаконның эшчәнлеге шаккатыра” Ислам китапларын тыюга каршы Саратов мөселманнары Диния нәзарәте шактый кыю мөрәҗәгать кабул итте. Анда ислам китапларын тыю мөселманнарны стенага терәү белән чагыштырыла. 
 
“Намеренно или нет, но авторы акта провели черту для лидеров российских мусульман между возможностью отмолчаться и необходимостью выступить в защиту Ислама как коренной религии нашей страны. Ближайшее время активность муфтиев страны покажет, кто чего стоит и каких принципов они придерживаются. Уже сейчас виден массовый запрос от рядовых мусульман к духовным лидерам, взяли на себя ответственность и смелость предпринять конкретные шаги по защите источников Ислама, к которым без сомнения относятся часть из запрещённых последним судом трудов. Если российские муфтии, представляющие мусульман России перед Президентом страны и лидерами зарубежных стран, попытаются остаться в стороне от развивающегося процесса, они дискредитируют себя и потеряют право на ведущую роль в умме”, диелә Саратов мөселманнары мөрәҗәгатендә. 
 
Саратов Диния нәзарәте мөрәҗәгатендә ислам китапларын тыюда чиркәү әһелләренең дә зур роле искә алына. Чөнки китапларга экспертизаны диакон Юрий Максимов ясаган.
“Немаловажным вопросом является и позиция РПЦ по отношению к мусульманам. По информации СМИ экспертизу в период с 6 по 26 февраля 2010 года провёл диакон Юрий Максимов, причём за 21 день он вынес суждение относительно 76 трудов, а это не много не мало, почти 4 книги в день. Потрясающая работоспособность, нужно сказать. Что называется, на результат. Нет смысла рассуждать о квалификации Максимова как эксперта и даже о том, насколько корректно доверять экспертизу священнику иной конфесии, известному крайне критичными взглядами на Ислам, но стоит задаться вопросом, почему руководство РПЦ, декларирующее конструктивное отношение к мусульманам как гражданам России, благословляет своего священника на подобную работу. Чего ждут руководители РПЦ от мусульманских лидеров в этой ситуации?”, дип белдерелә мөрәҗәгаттә. 
 
Вәлиуллин судны судка бирде 
Шул ук вакытта адвокат Рустем Валиуллин Оренбург судына ислам китапларын тыю карарына каршы апелляцион жалоба биргән. Әлегә мөфтияnләр арасында ислам китапларын яклап судка бирүчеләр юк. 
 
Александр Долгов
www.tatar-islam.ru
 

Башка журналлар

Үрнәк имам

21 май 2014 ел 15:37

Кәфенлек кесәсе

13 май 2014 ел 14:31
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана