Бүген Казанда татар имамнарының өченче бөтенроссия форумы эшен дәвам итте

09 июнь 2012 ел 15:33

ТР Президенты, кунакларны Казан җирендә сәламләп, әлеге форумның Изге Болгар җыены алдыннан җыелып сөйләшергә мөмкинлек тудыруын, уңайлы мәйданчык булуын билгеләп үтте.

Бүген Казанда татар имамнарының өченче бөтенроссия форумы эшен дәвам итте. Пленар утырышта РФ Президенты Администрациясенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча департаменты башлыгы Илья Баринов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, РФнең 55 төбәгеннән 910 дин әһеле катнашты. Быел форум Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәсми сайты аша турыдан-туры трансляцияләнде. Йөз илле биш кешелек иң зур делегация Башкорстан Республикасыннан килде.

Форумда катнашучыларны РФ Президенты Администрациясенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча департаменты башлыгы Илья Баринов сәламләп, дин әһелләренең җыены зур колачлы итеп оештырылуына соклануын белдерде. Ул үз сәламләү сүзендә Татарстанның Ислам бишеге булып торуын, дини кыйммәтләрнең барлык халыкларга тынычлыкта яшәргә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте. “Ислам кыйммәтләрен пропагандалауда сезнең ролегез бәяләп бетергесез. Үзегезнең сафларга яшь кешеләрне җәлеп итегез, алар изгелек таратуда һәм традицион булмаган агымнарга каршы көрәшсен”, - диде И.Баринов.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, кунакларны Казан җирендә сәламләп, әлеге форумның Изге Болгар җыены алдыннан җыелып сөйләшергә мөмкинлек тудыруын, уңайлы мәйданчык булуын билгеләп үтте. Ул Татарстаннан читтә яшәүчеләрне дә, үзләрен дә туган телне, диннең чисталыгын саклау, яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләренең борчуын әйтеп үтте. Р.Миңнеханов республикадан читтә яшәүче милләттәшләребез белән тыгыз элемтәдә торуларын ассызыклап, күптән түгел Төркиядә йөреп кайтуларын хәбәр итте. Татар милләтен бөтен дөньяда таныту зарурлыгын белдерде. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглуның гел теләктәшлек күрсәтүен әйтте.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу, үз чиратында, Татарстан һәм татар халкының ислам үсешенең бер кисәге булып торуын, аңа зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Моңа мисал итеп Идел Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1120 ел тулуны билгеләп үтүне китерде.

Ул 1979 елда беренче тапкыр Казанга килүен һәм Тәлгать Таҗетдин белән танышуын, аның бер үк вакытта дус та, киңәшче дә, гид та булуын белдерде. Әкмалетдин Ихсаноглу Казанның 1000 еллыгын билгеләп үтү, Колшәриф мәчете ачылу һәм Болгарда Ак мәчетнең сафка бастырылуын соклануга лаеклы юл дип бәяләде.
Татарстан мөселманнарының Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсенә тукталып, ул Россиянең бу оешмага күзәтүче булып кергәннән соң, мөселман республикалары белән эшләүгә зур игътибар бирелүен ассызыклап үтте.
Әкмалетдин Ихсаноглу соңгы елларда Ислам дөньясын терроризм күренешләре белән бәйләп карарга омтылышның зур булуын, моның, үз чиратында, ислам турындагы күзаллауларны начарайтуын белдерде. Аның фикеренчә, радикаль агымнар җитәрлек дәрәҗәдә ислам культурасы булмаган һәм аларның нинди куркыныч тудыруын аңламаган яшьләрне җәлеп итә. “Татарстандагы Ислам культурасы байлыгы биредә мондый агымнарның була алмавына дәлил булып тора. Чөнки радикаль агымнар буш торган урыннарны гына яулап ала”, - диде ул. Бүгенге форумның алга таба да үз җимешләрен бирүенә ышанычын белдерде.

Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин үз чыгышында төп тема итеп өммәтнең берләшүен күтәрде. Ул Болгар җыенына җыелуның тәхарәт алырга, намаз укырга өйрәтү генә булмавын, нәкъ менә берләшү нисбәтеннән оештырылуын ассызыклап үтте. “Явызлыктан тыярлык, изгелеккә өндәрлек бер өммәт булып яшәргә кирәк. Бер ният белән кулга-кул тотышып хезмәт итәргә тиешле. Моңа нигез салынды инде”, - диде мөфти хәзрәтләре. Аның фикеренчә, дин әһелләренең бу форумы ел саен Болгар җыены алдыннан оештырылып, мөфтиләрнең Президиумы җыелырга һәм эш планы төзелергә һәм бер елдан соң аның нәтиҗәләре каралырга тиеш. Шул вакытта гына эшнең нәтиҗәсе була, дип саный ул.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов да, аның берләшү турындагы фикерләрен хуплап: “Бергә булыйк, белемебезне арттырыйк”, - дип белдерде.
Россия мөфтиләре советы рәистәше М.Бибарсов, форумда катнашучыларга Равил Гайнетдинның сәламләвен җиткереп, мөселманнарның Россия тарихында лаеклы урын алып торуын, милләтебезнең асылына кайтуын, динне үстерергә әзер булуын билгеләп үтте.
10 июньдә форумда катнашучылар Изге Болгар җыенында катнашыр дип көтелә.

“Татар-информ”, Римма Гатина

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана