Сөннәткә утырту

01 июнь 2012 ел 16:10

Сөннәткә утырту фәнни телдә циркумизация дип атала. Бүгенге көндә төрле хирурглар тәкъдим иткән берничә төр циркумизация ысулы бар.

Медиклар үткәргән тикшеренүләр сөннәтләүнең гигиена саклауда мөһим роль уйнавын дәлиллиләр. Шул сәбәпле яһүди яки мөселман булмаган күп кенә кешеләр дә балаларын кечкенә чакларында ук сөннәткә утырталар. Сөннәтләү – АКШта бүгенге көндә иң киң таралган операция, аны яңа туган ир балаларның 80 процентына ясыйлар. Израильдә бу сан 98 процентка җитә. Бу операцияне андрология буенча махсуслашкан хирурглар ясый.

Пәйгамбәрләр һәм рәсүлләрнең күрсәтмәсе

Туган көнне исәпкә алмыйча, җиденче көндә сөннәткә утырту – Аллаһ илчесенең күрсәтмәсе.

Мөселманнарга ир баланы туганнан соң нәкъ менә җиденче көндә сөннәтләү мөһим. Хәдистә болай диелә: “Пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв) оныклары Хәсән һәм Хөсәенне туганнан соң җиденче көндә сөннәткә утыртты” (Раваху Табарани).

Балигъ булу белән сөннәтле булу мөселман кешесенең бурычына әйләнә.

Яһүд динендә сөннәтләүгә аерым мәгънә бирелә. Яһүдиләр пәйгамбәрләре боерыгын төгәл үтиләр һәм балаларын туганнан соң сигезенче көндә сөннәтлиләр.

Бу операцияне кичектергән очракта ата-ана төрле проблемалар белән очраша. Бала үскән саен, аңа операцияне кичерүе кыенрак. Әгәр дә ир балага берничә яшь тулып киткән икән, әти-әнисе аңа бу операциянең ничек башкарылуы турында аңлатырга мәҗбүр була. Малайларын операциягә әзерләр өчен төрле “әкият”ләр уйлап чыгаралар. Ләкин бала өчен бу барыбер психологик стресс була. Сабый чактан ук сөннәткә утыртылган бала үзен туганда ук шулай булган кебек кабул итә. Үз-үзен яхшы белештергән яшьтә сөннәтләнгән бала исә, шок хәлендә кала, операцияне авыр кичерә, һәм аңарда куркулар барлыкка килергә мөмкин. Баланың психикасын сакласак, яхшырак булмасмы?

 

Ни өчен балаларны сөннәткә утырталар?

Статистика буенча, яхшы эшләнелгән сөннәтләү операциясе түбәндә язылганнарга булышлык күрсәтә:

-                    сидек юлында ялкынсыну барлыкка килү ихтималын киметә;

-                    венерик авырулар, шул исәптән ВИЧ йоктыру ихтималын киметә;

-                    җенси әгъзаларда рак авыруы барлыкка килү ихтималын киметә;

-                    пациент хатынының аналык муентыгында рак авыруы барлыкка килү ихтималын киметә.

Балаларда циркумцизиягә төп күрсәткеч булып фимоз (элпә-капчыкның йомылуы), аңа бәйле рәвештә барлыкка килгән ялкынсыну күренешләре, төрле җөйләр, яра урыннары тора. Эш шунда ки, фимоз белән авырганда ябык элпә-капчык эрен, череп таркалучы аксымнарны (смегманы) җыеп тора. Ул матдәләр сидек юлында да төзәлми торган ялкынсыну барлыкка китерәләр.

Өлкәннәрдә операция шулай ук фимоз булганда ясала, ләкин инде бу очракта көтәргә ярамый, тиз ясарга кирәк.

Элпә-капчык хатын-кызлар өчен зарарлы – смегманың аналык муентыгына эләгеп, онкологик шеш үсүгә китерүе расланган. Мөселман һәм яһүд хатыннарының аналык муентыгында рак бик сирәк очрый, чөнки сөннәтле ир-атлардан рак сәбәбе булган кешенең 16 нчы һәм 18 нче тип папилломасын эләктерү ихтималы бик аз.

Хәзерге вакытта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ВИЧ-инфекция киң таралган илләрдә яшәүче ир-атларга циркумцизия операциясен ясатырга тәкъдим итә. Оешманың мондый сәясәте Үзәк Африкада үткәрелгән тикшеренүләргә нигезләнеп алып барыла. Бу тикшеренүләр сөннәтле булучыларда ВИЧ йоктыру ихтималы кимүен күрсәтә.

Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана