2013 елның 6-17 июлендә Казанда үтәчәк Универсиада мөселманнар өчен изге саналган рамазан аена туры килә. Шушы уңайдан дин тотучылар өчен чарада аерым шартлар булдырылачак.
22 май көнне Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Универсиадага әзерлек эшләре белән таныштырдылар. Биредә спорт корылмалары, юллар төзү, катнашучылар өчен транспорт мәсьәләсен хәл итү, кунакларга визасыз режим булдыру һәм башка темалар турында сүз чыкты.
www.intertat.ru