21 май – Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам кабул ителгән көн

18 май 2012 ел 09:57

Болгар мохитенә ислам дине үтеп керә башлавы турында мәгълүматлар бик күп. Бәлки, аларның кайберләре дөреслеккә дә туры килә торгандыр. Ә кайберләре дәлилләр, фактлар белән нигезләнгән тәнкыйтькә лаектыр. Болгарстанга мөселман вәгазьчеләре үтеп керү турында шикләнүләр өчен нигез юк. XII йөз авторы Әбу Абдалаһ Гарнати һиҗри ел исәбе буенча тугызынчы елда Мөхәммәд пәйгамбәр Болгарга үзенең өч сәхабәсен җибәрүе турында яза, алар могҗизаи рәвештә ханның авыру кызын терелтәләр һәм Болгарда өч елга калып, мәчет төзиләр һәм ислам динен тараталар. Әлеге сәхабәләрнең берсе Болгарда кала һәм ханның савыккан Туйбикә исемле кызына өйләнә.

Әмма, кайбер гарәп авторлары хәбәр иткәнчә, аларның кайсы да булса берсенең, Мөхәммәд пәйгамбәрнең төрки телдә язылган хатын алып килеп җиткерүе генә зур сорау булып кала бирә. XIX йөз татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани әлеге карашны хуплый, ләкин ул үз фикерен раслау өчен нинди дә булса ышандырырлык дәлилләр китерми. Бәлки, безнең хезмәттә аерым бер фактның ышанычлы булуы алай ук мөһим түгелдер. Бу җәһәттән ислам диненең, дөньякүләм дин буларак, барлыкка килү мизгеленнән Идел буена үтеп керүнең үсеш юнәлешен (тенденциясен) билгеләү мөһим. Моңа мөнәсәбәттә Әбу Гали Әхмәд бине Гомәр бине Рустәнең 903-913 елларда, ягъни Идел Болгарстанында ислам динен рәсми рәвештә дәүләт дине буларак кабул ителгәнчегә кадәр үк язылган «Әл-Әләк ән-нәфисә» әсәренә кергән мәгълүматлар әһәмиятле. Ул: «Болгарлар – игенчелек белән шөгыльләнә торган халык һәм алар бодай, арпа, тары һәм башка төрле бөртекле культуралар игә. Болгарларның күпчелеге ислам динен тота, авылларда мәчетләр бар, мөәзин һәм имамнар катнашында башлангыч училищелар эшли», – дип яза.

Тулысынча нигезләнгән мәгълүматлар буенча, болгарлар ислам динен әл-Моктадир хәлиф булган вакытта кабул иткәннәр. Шәмсетдин әд-Димәшкигә таянып, XIX йөз дин әһеле Ризаэддин Фәхреддин түбәндәге юлларны язып калдырган: «Болгарлар бердәм дәүләттә яшәгән. Аларның барысы да Моктадир вакытында мөселман булды. Аларның патшалары Моктадирга ислам дине кагыйдәләренә өйрәтү өчен галимнәр җибәрүен сорап үтенеч юллаган. Хәлиф аның үтенечен канәгатьләндергән. Шуннан соң Болгарстаннан хаҗ кылу өчен халык төркеме килә. Аларга мал-туар һәм яшәү урыны белән ярдәм күрсәтелә».

Хәер, ни генә булмасын, Идел Болгарстаны нәкъ менә Айдар (Алмыш) вакытында ислам динен кабул итә. Бу вакыйга ни рәвешле барган соң?

Айдар хан Багдад хәлифенең сарай сәкалибләре башлыгы Нәзир (Нәвир) белән хат алышкан. Ул чыгышы белән Болгардан булган дип уйланыла. Ислам динен дәүләт дине буларак кабул итүне тәмам хәл иткән Айдарның хаты әл-Моктадирга нәкъ менә аның аша тапшырылган. Аны алганнан соң, Багдад хәлифе Идел буе Болгарстанына үз илчелеген җибәрә. Илчелек составында Саусан әл-Раси, Тәкин әл-Төрки, Фарс әл-Сәкалиби һәм илчелек сәркатибе Әхмәд бине Фазлан булган. Хәлиф әл-Моктадир сугыш һәм куркынычсызлык мәсьәләләрендә тулысынча сәкалибләргә һәм төркиләргә ышанган. Делегациянең үзенчәлеге буларак, аның составындагы зур түрәләрнең өчесе чыгышы белән Идел буе төбәгеннән булуын яки аңа турыдан-туры мөнәсәбәттә торуын күрсәтергә мөмкин. Илче Саусан әл-Раси үз вакытында хәлифкә каршы фетнәдә катнашкан булган һәм аны тәхеттән бары тик бер генә көн аерып тора. Аның бабалары Идел буе яклары белән бәйле булган. Тәкин әл-Төрки сәүдәгәр булган һәм тимер белән сату иткән. Ул корал күп җитештерелгән Болгарстан һәм хәлифлек арасындагы мөнәсәбәтләр белән кызыксынуын белдерә. Әлеге фактларны китереп, хәзерге заман гарәп тарихчысы Гадел Совелам Мөхәммәд Гамаледдин сәкалибләрнең кылычлар җитештерүдәге яңалыклары турында язган Әбу әл-Рәйхан Бирунига, һәм болгар биләмәләрендәге коралның күләме вә аларның күп кенә сугышларда катнашу фактларын күрсәткән фарсы авторы әл-Гардизига таяна.

Кыскасы, Идел буе төбәге илчелек әгъзалары өчен таныш җир булган. Профессор Әнәс Халитов билгеләп узганча, IX йөз ахыры – X йөз башында Болгар һәм Багдад арасында урнашкан күптөрле элемтәләр буш урында гына барлыкка килә алмаган. Бу вакытта хәлифәт, галим фикеренчә, күпмедер дәрәҗәдә төркиләрнең көчле тәэсире астында яшәгән. Төркиләр ислам җәмәгатендә дини-хокукый фикердә, фәндә, әдәбиятта түрәләр, гади шәһәр кешеләре, сатучылар һәм сугышчылар кебек үк аның акыл ияләре сыйфатында катнашкан. Төрки отрядлар VIII гасырда Гыйракка, беренчеләрдән булып, габбаси сугышчылары составында килгәннәр, ә Мотасим хәлифә (833-842) вакытында хәлиф гвардиясенең нигезен тәшкил иткәннәр. «Төркиләр ислам өчен терәк һәм хәлифләр өчен таяныч булганнар», «төркиләр бар дөнья буенча да хакимияткә ия булдылар», – дип, Халитов гарәп авторларыннан өзекләр китерә.

Ибне Фазлан күрсәткәнчә, «Габбасилар хәлифәтенә болгар патшасы мөрәҗәгатендә үз төбәгендәге хәрби-сәяси хакимлекне көчәйтү – иң әһәмиятле максат булып торган». Әмма ул хәлифнең бу эштә аңа турыдан-туры ярдәм итә алмавын белгән, чөнки хәлифнең армиясе аңа “аның хәлифәсеннән аерып торучы араның ерак һәм мәйданнарның бик киң булуы” аркасында килеп җитә алмавы турында хәбәр итә. Болгар патшасы сәяси хакимиятнең куркынычсызлыгы билгеле бер чаралар ярдәменнән тыш көчсез булуын аңлый һәм “ул башкача уйлаучы патшалардан имин булу һәм үзенең дошманнарыннан качу өчен крепость төзүләрен сорап” хәлифкә хат яза. Безнең тикшеренүчеләргә билгесез булган күпсанлы фактлар белән эш итүче хәзерге чор гарәп авторлары тарафыннан бу шулай дип язылган.

Илчелек Багдадтан 921 елның 21 июнендә Урта Азия аша юлга кузгала һәм Бөек Болгарга 922 елның 12 маенда килеп җитә. Ибне Фазланның әлеге сәяхәт турында язылган әсәре Идел Болгарстаны тарихын һәм илчелекнең юлы белән кисешкән башка халыкларның тарихын өйрәнү өчен бәһасез чыганак булып хезмәт итә.

Әлеге очракта безнең өчен Идел Болгарстанына илчелекнең ни рәвешле килеп җитүе зур кызыксыну тудыра. Шәһәргә илчелек килеп җитәргә бер тәүлек кала хан аларны каршы алу өчен дүрт кенәзен, шулай ук үзенең ир туганнарын һәм улларын җибәрә. Алар кунакларны кулларында ипи-тоз, ит һәм тары тотып каршы алалар.

Шәһәрдән ерак түгел илчелекне хан үзе каршы алган. Әлеге күренешне Ибне Фазлан менә ничек тасвирлый: «Безне күргәч, ул аттан төште һәм Бөек вә Кодрәтле Аллаһы Тәгаләнең исемен әйтеп, йөзтүбән җиргә капланды. Аның кулында дирһәмнәр бар иде, һәм ул аларны безнең өстебезгә сипте. Ул тирмәләр куярга боерды, һәм без аларга урнаштык».

Хәлифнең хатын укып чыгу мизгеле зур тантанага әверелә. Илчелек тарафыннан алып киленгән ике зур байрак балкып тора, Айдар ханга хәлифтән җибәрелгән ат иярләнә. Илтабарны (болгар башлыгын) хәлифнең югары түрәсе генә кия торган кара киемгә киендерәләр һәм аның башына кара төрбан кидерәләр. Аннан соң барлык катнашучылар да Ибне Фазлан тарафыннан укылган хәлиф хатын тыңлыйлар. Уку тәмамланганнан соң, барысы да бергәләп: «Аллаһу әкбәр!» – дип кычкыралар (Ибне Фазлан бу күренешне «җир селкенеп куйды» дип тасвирлый). Шуннан соң илтабарның әйләнә-тирәсендәгеләр аның өстенә дирһәм сибәләр. Аннары Ибне Фазлан патшага һәм патшабикәгә бүләкләр тапшыра: хушбуйлар, киемнәр, энҗеләр... Аннан соң патшабикәгә мәртәбәле халат кидертә һәм аның өстенә дә хатын-кызлар дирһәм коялар. Шуның белән тантана төгәлләнә һәм истәлекле вакыйга хөрмәтенә тантаналы кабул итүләр башлана. Илтабар үзе Византия парчасы белән капланган тәхетнең уртасында утыра. Янында – хәләл җефете. Кенәзгә якын торучылар уң якка урнашалар, кунакларны сул якка утырталар. Уллары аның алдында утыра. Ашаганнан соң барлык катнашучылар да чынаяклардан баллы эчемлек – сүҗү эчеп таралышалар. Аннан соңгы көннәр Бөек Болгарда яшәүчеләрне ислам дине нигезләрен өйрәтүгә багышлана. Габдулла исемен алган Айдарның (Алмышның) варислары аның тарафыннан нигез салынган традицияләрне безнең көннәрдә дә дәвам иттерәләр.

Индус ТАҺИРОВ,

тарих фәннәре докторы,

Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана