Бәхет юлы

04 май 2012 ел 08:26

Камил шәхес тәрбияләүнең бер юлы – Аллаһның әманәтенә тугрылык. Дин аша Аллаһ безне нәфсебезне тыярга өйрәтә.

Динебезгә, асылыбызга кайту юлында республикада шактый саллы чаралар үткәрелә. Әйтик, 2012 ел – республикада Коръән елы дип игълан ителде.

Республикабызның төрле почмакларында Коръән укучылар бәйгесе уздыру матур традициягә әверелде.

Балтач мөхтәсибәтендә мондый бәйге быел дүртенче мәртәбә үткәрелде. Елның-елында анда катнашырга теләүчеләр саны да арта бара. Катнашучыларга таләпләр дә кырыслана. Бала узган ел катнашкан номинациядән югарырак баскычта көчен сынарга тиеш.

Унсигез авылдан 150 кыз, 81 малай – барысы 231 бала белемен күрсәтү, Коръән сүрәләрен тыңлау максатыннан Балтач үзәк мәчетенә җыйналды. Бу очракта «көч сынашу» мәгънәсе ирешкәннәреңне ачыклау-барлау, бүтәннәр белән чагыштыру, Аллаһ ярдәменә таянып тагын ниләр эшләү мөмкинлеген ачыклау дигәнне аңлата. Хикмәт урын алуда түгел, Аллаһ ризалыгын алуда. Иң мөһиме – аралашу-танышу, бер-береңнән үрнәк алу, фикердәшләр табу. Иң бәләкәй катнашучыга 3 яшь булган булса, иң өлкәненә 14-15 яшь иде.

Бәйге 5 номинациядә үтте: Коръән белән яңа таныша башлаучылар «Фатиха» (иң беренче сүрә) һәм белгән сүрәләрен яттан сөйләделәр. II баскыч – «Фил»–«Нәс (Кешеләр)», III баскыч – «Духа (Иртәнге шәфәкъ)»–«Нәс (Кешеләр)» сүрәләрен гарәпчә укып күрсәтү, IV баскыч – «Әгълә (Бөек)»–«Нәс (Кешеләр)» сүрәләрен гарәпчә укый белүдән гыйбарәт булды. V баскыч үзенчәлекле – Коръәннең бер парәсен яттан белүчеләр арасында булды.

Мине нык сокландырганы – III сыйныф укучысы Илназ Шәрәповның V номинациядә җиңүче булуы иде. Илназ өч яшьтән дини бәйгеләрдә катнаша башлый һәм елның-елында җиңүләр яулап Аллаһка якыная. Илназ мисалында мин ихтыяр көче тәрбияләү, белемле булу, вакытны бәрәкәтле һәм мәгънәле үткәрүнең, әхлакый кыйммәтләр булдыруның матур үрнәген күрәм. Ул мәктәптә дә яхшы укый икән. Андый баланың тормышта ачык максаты булып, ул кыенлыкларны җиңеп, тормышта үз урынын таба алачак. Җәмгыять чирләре, шәт, аңа йокмас. Нәни җиңүчегә бәйгенең иң затлы бүләге – сенсорлы телефон тапшырылды. (Кызлар арасында мондый зурлауга Зарипова Гөлмәръям ия булды. Аңа 14 яшь.)

Апрель аенда Шубан авылы мәчетендә – кыз, Карадуганда ир балалар намаз уку бәйгесендә катнашты. Һәр якта 12 авылдан алтмыштан артык бала җыйналган иде. Кыз балалар намазның 16 фарызын аңлаттылар, гәүдәне дөрес тотып, хәрәкәтләрне тиешенчә башкарып намазны тәртибе белән укып күрсәттеләр. Коръән буенча дини сорауларга җавап бирделәр. Балаларның мәчеттә, өстәл янында, яшьтәшләре белән аралашканда үз-үзен тотышы, мөселманча киенүе – һәммәсе искә алынды.

Бәйгеләрнең Шубан һәм Карадуган мәчетләрендә үтүе – үзе бер куаныч. Димәк, безнең мондый зур бәйгеләрне үткәрергә матди, иҗади, дини мөмкинлекләребез бар. Имам-абыстайлар, әхлак мөгаллимнәре көчле һәм сәләтле.

Быел мәчеткә йөрүче балалар арасында Норма авылында футбол һәм хоккей ярышлары гадел хөкемнең матур үрнәкләрен күрсәтте. Балалар һәр елны Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә бергәләп күңел ачалар. Бөрбаш авылында һәр елны үткәрелүче мөселман балалар Сабантуе, мәчетләрдә оештырылган җәйге лагерьлар да балаларның әхлаклы, иманлы, тәртипле-тәрбияле булып үсүенә уңай йогынты ясый. «Бала чакта алынган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дигән күренекле галимебез Ризаэддин Фәхреддин.

Иманлы балалар үстерүгә җаныбыз-тәнебез белән керешкәнбез икән, киләчәгебез, шәт, өметсез булмас.

Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Балтач районы Шубан төп мәктәбенең

әхлак мөгаллимәсе

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан    

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана