Рухи кыйммәтләр алышынып бара торган бүгенге борчулы заманда армиядә хезмәт итү элгәре кебек бик үк дәрәҗәле саналмаса да, 18 яшен тутырган егетләргә, дәүләтнең катгый таләбе буенча, туган-тумачасы, дус- ишләре белән саубуллашып, билгеле бер вакытка ерак җирләргә чыгып китәргә туры килә. Яшерен-батырын түгел: ата-аналар юкка гына борчылмый хәзер, моның җитди сәбәпләре дә бар, әмма нишләмәк кирәк – илне дә сакламыйча булмый.
Элек-электән Ватанга хезмәт итү изге, саваплы гамәлләрдән саналган. Ислам дине дә моның шулай булуын раслый. Чит җирләргә барып, сәфәр кылып дөнья күрү, төрле кешеләр белән аралашып гыйбрәт алу пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм тарафыннан хуплана.
Аннары шунысы да бар: егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, солдат-егет физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта. Шулай ныгып, исән-имин әйләнеп кайтканнан соң ул, иншә Аллаһ, якыннарына, гаиләсенә ышанычлы, нык терәк булачак. Әмма бу – кайткач. Бүген исә без аны озатабыз. Шушы язмада нәкъ менә озату йоласына кагылышлы фикерем белән уртаклашасым килде.
Күптән түгел туганнарыбыз ашка чакырдылар:
– Улыбыз армиягә китә, шуны Коръән укытып, вәгазь тыңлатып, догалар кылып озатырга булдык...
Мәҗлес бик күркәм, эчтәлекле үтте. Аны алып барган Райнур хәзрәт Җиһаншинның Коръән укып дога кылуы, вәгазе, өлкәннәрнең нәсихәтләре булачак солдат Салават Фәләхов күңелендә фәкать изге хисләр генә уяткандыр. Һәрхәлдә, аның тормышындагы беренче ерак сәфәре “Бисмилла”дан, изге сүздән башланды. Улларын Аллаһы Тәгаләгә тапшырып олы юлга озату әтисе Илдар белән әнисе Гөлназ өчен дә, бабасы Раиф белән әбисе Асиябикә өчен дә зур юаныч булды.
– Салават Кукмара аграр көллиятендә укып, һөнәр үзләштерде. Тәртипле, эш сөючән егет. Спорт белән шөгыльләнгәч, физик яктан да ышанычлы күренә, ләкин дөнья булгач, хафаландыра шул, – ди бабасы. – Исән-сау йөрсен, әйбәт хезмәт итеп кайтсын!
– Әти-әниең, туганнарың янда булмаган ерак җирдә Аллаһы Тәгалә Үзе сиңа ярдәмче булсын, улым, – дип теләген җиткерә әбисе. – Ләкин моның өчен үзең Аны онытма, күңелеңнән чыгарма.
Сүзгә әтисенең абыйсы Рәүф кушыла:
– Бер елдан "как штык" – өйдә буласы! Ә тегендә – урталык кадерле. "Сәнәктән көрәк булырга" тырышканнарны өнәп бетермиләр анда. Дәү әбиең әйтә торган иде: "Усал булсаң – асарлар, юаш булсаң – басарлар, урта булсаң – ил агасы ясарлар". Менә шулай, энекәш...
Башка туганнарның да киңәш-теләкләрен җөпләп, Райнур хәзрәт бер бик мөһим, кирәкле сыйфатны искә төшерә:
– Һәрвакытта да сабыр булып каласы. Шәйтан кабаланып, ярсып эш иткәнне ярата, ә Аллаһы Тәгалә ипләп, тыныч, хикмәт белән гамәл кылырга куша. Аллаһ разый булырлык эшләүнең файдасын тормыш инде күптән исбатлады...
Хәләл ризыклы табын алдында барган җанлы сөйләшү кызыклы да, гыйбрәтле дә булды. Шунда уйлап куйдым: мәҗлес аракылы булып озатырга килүчеләр эчеп, исерешеп бетсә, болай аралашып булыр идеме соң? Әлбәттә, юк. Бик кызганыч, әмма күпләр бүген армиягә озату мәҗлесләрен хәрам белән пычраталар, килгән кунакларны исергәнче эчертүне аларны хөрмәт итүгә саныйлар. Туганнар, дусларны туплаган мәҗлес күңелсез күренешкә әверелә, күпме нервы бетә, тынычлык югала, акча, байлык-нигъмәт исраф була. Нәтиҗәдә, төн йокламаган егетне якыннары сәламәтлеге какшаган, ямьсез хәлдә ерак юлга озатып җибәрәләр. Бу инде Аллаһның ачуына дучар булып, шәйтанны сөендереп чыгып китү була.
Шунысын да әйтергә кирәк: хәрамнан башланган эшнең дәвамы да, нәтиҗәсе дә хәерле, бәрәкәтле булмый. Тормыш моны гел раслап килә. Әби-бабаларыбызның элеккеге гадәтләрен, йолаларын искә төшереп, начар үрнәкләргә иярмичә, “Бисмилла”лы, догалы башлангычларны көндәлек тормышыбызга кире кайтарасы иде. Армиягә озату мәҗлесләрен дә үзебезчә – татарча, мөселманча үткәрүдән фәкать файда гына булыр иде, дип уйлыйм. Фәләховлар гаиләсендә үткән шундый мәҗлес моңа яхшы мисал булып тора.
Салаватка, хәрби хезмәткә киткән барлык якташларыбызга сау-сәламәт булып, җаваплы бурычларын лаеклы башкарырга язсын. Аллаһы Тәгалә аларны ярдәменнән ташламасын, исән-имин әйләнеп кайтуларын насыйп кылсын.
Ришат КУРАМШИН,
Кукмара мәдрәсәсе мөдире
“Дин вә мәгыйшәт” газетасыннан