Гасырлардан-гасырларга Истанбул изге Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә бару юлында Россия мөселманнары өчен йөкне күчереп төяүнең төп пунктларыннан берсе саналган. Монда Кара диңгез дулкыннарыннан талчыккан хаҗилар бераз ял итеп, чүл һәм диңгез аша озын юлны дәвам иттерү өчен көч җыя, азык-төлек һәм су хәстәрләп куя алган. Әгәр дә урта гасырларда Идел буе юлчысына Истанбулга кадәр барып җитү өчен айлар кирәк булган булса, XIX йөз ахырында техник алгарыш (поездлар, уңайлы тизйөрешле суднолар) Истанбулга кадәр юлны шактый җиңеләйткән һәм Мәккәгә кадәр баручы берничә маршрут барлыкка килгән.
Беренче маршрут булып Мәскәү юнәлеше торган. Варшава һәм Вена шәһәрләре аша поезд белән юлчы Истанбулга кадәр алты көн эчендә барып җитә алган. Әлеге маршрут диңгез сәяхәтеннән курыккан кеше өчен бигрәк тә уңайлы булган. Бары тик билет бәясе генә шактый кыйбат – 100 сум тирәсе торган.
Икенче юнәлешне Акъяр (Севастополь) юнәлеше буларак билгеләргә мөмкин. Акъярдан Истанбулга кадәр пароход атнасына бер тапкыр йөргән, һава торышына бәйле рәвештә, сәфәр 30 сәгатьтән алып ике тәүлеккә кадәр сузылган. Әмма суднолар кечкенә булганга һәм яхшы ук искергәнгә күрә, көчле давыллы көннәрдә алар диңгездә каты чайкалган. Җитмәсә, хаҗга бару чорында пароходлар пассажирларны нормадан күпкә арттырып алганнар, шуңа күрә әлеге маршрут куркынычсыз булып саналмаган. Моннан тыш, Акъяр пароходына билет табуы да җиңел булмаган.
Батум юнәлеше Кавказ мөселманнары өчен уңайлы булган. Һава торышы уңай торганда 7-8 көндә, начар булганда 10-12 тәүлек эчендә пароход Истанбулга кадәр килеп җитә алган. Рейслар еш, ә суднолар зур булган.
Одесса маршруты белән Төркестан, Идел һәм Урал буе хаҗилары файдаланган. Ул пароходлар атнасына 5-6 тапкыр йөргән һәм соңгы тукталышка 32-34 сәгатьтә килеп җиткән. Суднолар зур үлчәмле булганлыктан һәм яхшы җиһазландырылганлыктан, пассажирларны күп сыйдырган һәм диңгездә чайкалу сизелмәгән диярлек.
Хаҗиларның төп өлеше Одессага (Адис) җыйналган. XX гасыр башында шәһәрдә бердәнбер җәмигъ мәчет һәм татар мәктәбе булган. Мөселманнар Одессаның төрле почмакларында яшәгәнлектән, аерым ислам мәхәлләсе булмаган. Читтән килгән мөселманнарның проблемаларын хәл итүдә шәһәрнең хөрмәтле имамы Сабирҗан Сәфәров ярдәм күрсәткән. «Мөселман» кунакханәсе булып Касыйм татарлары тоткан «Мәскәү» кунакханәсе саналган. Одессага кадәр Төркестан хаҗилары тимер юл белән Красноводскига (хәзерге исеме – Төрекмәнбашы) кадәр килеп җиткәннәр, шуннан соң Каспий (Хәзәр) диңгезеннән – Бакыга кадәр һәм аннан соң – Ростовка һәм Одессага кадәр барганнар.
Моннан тыш, башка юл да булган: Ташкенттан һәм Бохарадан юлчылар поезд белән Тулага кадәр килгәннәр, аннан соң Одессага кадәр баручы поездга күчеп утырганнар.
Төркия консуллыгы урнашкан Одессада хаҗилар «Истанбул аша Мәккәгә кадәр» дип язылган турист визасы алганнар. Әгәр дә белеп бетермәү яки ялгышлык сәбәпле виза бары тик Истанбулга кадәр генә бирелгән булса, анда хаҗиларны уңайсызлыклар сагалап торган: Россия илчелеген эзләп йөрү, паспортны төрек теленә күчертү, өстәмә чыгымнар һ. б.
Босфорга килеп җиткәннән соң, бугазны үтү өчен пароходлар кояш чыкканын көтәргә тиеш булганнар. Әмма көтеп тору үз-үзен тулысынча аклаган: таң белән юлчыларга диңгезнең һәм шәһәрнең мәһабәт һәм могҗизаи күренешләре ачылган.
Таможняны уңышлы узган хаҗилар «хан»нарга – юлчылар кереп куна торган йортларга яки кәрвансарайларга урнашканнар. Иң чиста һәм ышанычлы булып шәһәр үзәгендәге «Ярым хан», Мәхмүд Паша районындагы «Йолдыз ханы» кебек мосафирханәләр саналган. Әгәр дә анда урын булмаса, кунакларны гел елмаеп каршы алучы зур кунакханәгә – «Шәриф Паша ханы»на, шулай ук Истанбулның зур базары – Чаршы янында урнашкан «Гадлия ханы» яки «Балтачы ханы»на урнашырга мөмкин булган.
Күп кенә хаҗилар Истанбулда якташларын тапкан: Россия мөселманнары Төркиягә һәм гарәп илләренә сәяхәт итү дәверендә шәһәрнең төрле районнарында күчемсез милек сатып алганнар яки йортлар салганнар, үзләренең якташлык җәмгыятьләрен, хәйрия оешмаларын булдырганнар. Истанбулдагы Россия ватандашларының кайбер биналары Казаннан, Кырымнан килгән ярлы шәкертләр өчен тору урыны булып хезмәт иткән. Россия мөселманнарын контрольдә тоту җиңелрәк булыр дигән ышаныч белән Россия дәүләте мондый «йорт»лар (приютлар) төзүгә үз ярдәмен күрсәтеп торган. Болай эшләгәндә, Төркиягә килгән россиялеләргә «госманлы фанатизмының» йогынтысы азрак булыр, дип өмет ителгән. Мәсәлән, Госманлы империясендәге рус илчесе Н.П. Игнатьев 1864–1877 елларда үзенең Тышкы эшләр министрлыгына язган яшерен хатында мондый төр биналар төзелеше белән чынлап торып кызыксынуын белдергән.
Истанбулда тагын «Казан» һәм «Үзбәк» тәккәләре – тәккыяләре булган: суфиларның яшәү урыны булган бу биналарга Бохарадан яки Идел буеннан күчеп килгән дин әһелләре нигез салган. Алар, нигездә, нәкышбәнди (икенче төрле – нәкшибәндия) тарикатенә караган, чөнки нәкъ менә әлеге суфи юнәлеш XX йөз башына кадәр Россиянең төрки телле мөселманнары арасында киң таралган була. XIX гасыр ахырында Истанбулда гына да илледән артык нәкышбәнди тәккыясе исәпләнгән. Аларның «Казан» һәм «Үзбәк» тәккәләре дип аталганнары Урта Азиядән һәм Идел буеннан килгән хаҗиларны үзенә сыендырган, ерак юлдан килгән юлчыга кадер-хөрмәт күрсәткән.
Нәкъ менә хаҗ юлчылыгында күпчелек очракта Россиянең дин әһелләре госманлы шәехләре белән танышкан, алар белән сөхбәттә – рухи аралашуда торган, аларның ризалыгын – иҗазәсен алып, суфичылык тәгълиматын үзләренең туган якларында таратканнар. Мисал өчен, Нур-Госмания мәчете янындагы Казан тәккыясендә төрле вакытларда Идел буе мөселманнарының танылган рухи лидерлары – Шиһабетдин Мәрҗани (1818–1889), Зәйнулла Рәсүли (1833–1917), Морад Рәмзи (1854–1934), Габдеррәшит Ибраһим (1857–1944) һәм башкаларның тукталуы билгеле.
Хаҗилар Истанбулда иң аз дигәндә бер атна торганнар һәм вакытларын юкка әрәм итмәгәннәр: сәүдә иткәннәр, мөселманнар өчен истәлекле урыннарда булганнар. Күпләр үзләренең бурычы итеп шәһәрнең күпсанлы «изге» зыярәт җирләрендә, шулай ук Айасуфия, Солтан Әхмәт, Солтан Фатих, Солтан Баязид, Нур-Госмания кебек мәчетләрдә булуны санаган. Әмма барыннан да элек, хаҗга баручылар Мөхәммәд пәйгамбәрнең аяк табаны эзен, өс киемен (хирка-и сәгадәт) һәм сәхабәләрдән (сәхабә-и кирам) калган истәлекле әйберләрне күрергә теләгән.
Россия хаҗилары шулай ук Истанбулдагы җомга вәгазьләрен дә зарыгып көтеп алган. «Хаҗилар өчен юлкүрсәткеч» китабының авторы Гали Риза (Казан, 1909) госманлы вәгыйзьләренә соклануын яшерми: «Күпчелек мәчетләрдә төшке аштан соң вәгазь укыйлар. Истанбул вәгыйзьләрен тыңламыйча китәргә һич ярамый, чөнки алар безнең Россиянекеләрдән бик нык аерыла. Истанбул вәгыйзьләре һәртөрле мактауга лаек. Аларның теле вә тавышы чиста һәм бик матур, үзләре, һичшиксез, оста сөйләү сәләтенә ия. Туктап тормыйча һәм сулышны тоткарламыйча, алар өч-дүрт сәгать дәвамында сөйли алалар, моннан тыш бар нәрсәне гади телдә аңлатып бирәләр, күпчелек тыңлаучылар өчен аңлаешсыз гарәп аңлатмаларына вакыт әрәм итмиләр. Берничә аять белән сүз башлыйлар, аның төп мәгънәсен аңлаталар, көндәлек тормыштан ачык мисаллар китерәләр, һәр мөһим фикердән соң нәтиҗә ясыйлар. Хәтта беркайчан да еламаган таш йөрәкле кешеләр дә, аларның вәгазендә ачы күз яшьләрен агызалар. Шатлыкның ни икәнлеген белеп җиткермәгән кешеләр искәрмәстән аларның вәгазе вакытында рәхәтлек һәм бәхет тойгысы эзләп тапкандай булалар», ди.
Алдынгы карашлы дин әһелләре Айасуфия, Баязид (Хәмидия), Фатих китапханәләренә, янычарларның (элекке Төркиядә аерым хокуклар белән файдаланып килгән җәяүле гаскәр) балавыз фигуралары музеена, күпләгән бассейннары, күлләре, көймәләре, машиналары булган Солтан Габделхәмитнең таң калырлык бакчасына йөргәннәр. Сәүдәгәрләр өчен чын дәрәҗәсендә музей булып, борынгы әйберләр, алтын-көмешләр, тагын әллә ниләр, әллә ниләр белән сәүдә иткән зур базар – «Чаршы кәбир» саналган.
Күпне күргән сәяхәтчеләр һәм хаҗилар Истанбулда иң ышанычлы банкның «Банка-и Госмания» икәнен абайлап алганнар, аның якындагы бүлекчәсе Галата районында урнашкан булган.
Ерак юл алдыннан тәнне юу һәм чистарыну өчен хаҗилар төрек мунчаларына – «хаммам»нарга кергәннәр, болар Россия мунчаларыннан шактый нык аерылган: агач башмаклар, мәрмәр өстәлләр һәм хәтта мунчачы-массаж ясаучылар үзләре үк сәер дә, гаҗәп тә булып тоелганнар...
Истанбул хаҗиларга шундый бөек һәм ачык булып күз алдына килеп баскан ки, шәһәрне карап чыгу өчен хәтта берничә атна да җитмәгән. Әмма алга атларга, юлны дәвам итәргә кирәк булган. Истанбулдан Мәккә һәм Мәдинә тарафына өч маршрут булган: Бәйрут белән Яфа аша – Хиҗаздан тимер юл буенча турыдан-туры Мәдинәгә кадәр; Мисыр аша Сүәеш юнәлешендә: пароход белән Йәнбүгъ белән Җиддәгә кадәр һәм аннан соң тимер юл белән барырга мөмкин булган.
Өченче маршрут исә Одессада ук Искәндәриягә баручы пароходка утыру өчен билет алганнарга уңайлы булган. Бу билет белән хаҗилар Истанбулда кирәк кадәр тукталып тора алган, ә аннан соң шушы пунктка кадәр теләсә кайсы Россия пароходына утыра алган. Мисыр юнәлешен сайлаганнар исә Истанбулда почта ташучы пароходка билет алганнар. Сәяхәтчеләр юлда Госманлы империясенең бүтән шәһәрләре – Галиболу, Чанаккальгә, Измир белән дә танышканнар. Һава торышы әйбәт торган очракта, аларны биш тәүлектән соң Мисыр каршылаган; аннары алар тимер юл буйлап Сүәешкә, шуннан соң пароход белән Җиддәгә кадәр барганнар.
Алда юлчыларны тагын күп кенә мавыктыргыч хәлләр көтеп торган. Хаҗиларның кайберләре көндәлекләр алып барган, өйләренә кайткач аларны хаҗнамә, сәяхәтнамә, ягъни юл язмалары кебек язып бастырганнар. Әлеге әсәрләр бары тик әдәбиятчылар өчен генә түгел, тарихчылар өчен дә кызыклы чыганак булып тора, чөнки еш кына аларның авторлары Россия, Төркия, Мисыр һәм Гарәбстан халыкларының тормышы һәм көнкүреше турында объектив картиналар тудыра алганнар.
Әлфинә СИБГАТУЛЛИНА,
филол. ф. д., Россия фәннәр академиясенең Шәрыкны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре
"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан