Габдулла хәзрәт Әдһәмов: “Милли спорт төрләре милләтне саклап калырга ярдәм итә”

20 апрель 2012 ел 09:29

Чаллыда мөселман яшьләренең Үзәкләшкән дини оешма – ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш буенча турнирларын уздыру традициягә керде. Аның максаты – мөселман яшьләрен милли спорт төрләренә активрак тарту, аларны сәламәт яшәү рәвеше буенча башка яшьтәшләренә дә үрнәк итеп әзерләү. Быел мондый бәйге 4 нче мәртәбә узды. Ул 14 апрельдә, һәр елдагыча шәһәрнең “Витязь” спорт комплексында  үткәрелде. Әйтергә кирәк, шәһәрдә мондый турнирларны югары дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен мөмкинлекләр, шул исәптән тәҗрибәле судьялар да бар.

Быелгы турнир Россия күләмендә игълан ителеп, күрше-тирә республика, өлкәләргә дә чакырулар җибәрелгән иде. Кызганыч, берничә очраклы  вәкилне исәпләмәгәндә, читтән килүче спортчылар теркәлмәде. Татарстаннан читтә мөселман яшьләрен милли спорт төрләренә тарту эше йомшак куелганмы, әллә башка сәбәптәнме – монысы әлегә билгесез.  

Быелгы турнирны ачу тантанасында чыгыш ясап, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов болай диде: “Динебез тормыш белән тыгыз бәйләнгән. Ул бөтен юнәлешләрне чолгап алган. Анда спортка да урын бирелгән. Ә милли спорт төрләре мөселман яшьләренең рухын, тәнен ныгыту белән бергә, милләтебезне саклап калу өчен дә үз өлешен кертә”.

Чаллы шәһәре башкарма комитеты рәисе Фәрхәт Латыйпов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та котлау чыгышларында мөселман яшьләрен спорт белән активрак шөгыльләнергә чакырды.  

Быелгы бәйгедә Татарстанның 21 шәһәр-районыннан һәм Россия ислам университетыннан 75 көрәшче катнашты. Алар арасында 8 спорт мастеры да бар иде. Ә Әлмәт командасы тулаем спорт мастерларыннан гына торды.  Үлчәнүгә кадәр спортчылар намаз гыйбадәте тәртипләрен белү-белмәүләре турында тест биремнәре эшләде. Чөнки, турнир үтә башлаганнан бирле, анда намаз укучылар гына катнаша ала. Тәртип шундый. Көрәш 60, 70, 80, 90, 100 килограмм һәм аннан да авыррак үлчәү категорияләрендә барды. Көрәшчеләр киеренке, әмма матур көрәш күрсәтте. Быелгы турнирда травма алучыларның булмавы көрәш техникасының камилләшә баруын күрсәтә. Кискен көрәштә үз үлчәү авырлыкларында түбәндәге көрәшчеләр батыр калды: 60 килога кадәрге үлчәү категориясендә – Чаллының 52 нче мәктәп укучысы Муса Камалов, 70 килога кадәрге ү.к. – Әлмәттән спорт мастеры Руслан Нургалиев, 80 килога кадәрге ү.к. – КФУның Алабуга институтында белем алучы I курс студенты Айназ Фәләхов, 90 килога кадәрге ү.к. – Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының IV курс студенты Айвар Билалов, 100 килога кадәрге ү.к. – Әлмәттән нефтьче Фәнил Минһаҗев, 100 килодан авыррак ү.к. – “Елховнефть” идарәсе хезмәткәре, спорт мастеры Ильяс Галимов.

Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: 2010 ел турнирында олуг бүләккә ия булган Фәнил Минһаҗев турнирны ачу тантанасында үзенең уңышлы хаҗ кылуы турында хәбәр итте, Коръән укыды һәм көрәшчеләргә уңышлар теләде. Шулай ук турнирда беренче елны хаҗ юлламасына ия булучы Илдар Алтынбаев та (“Таттрансгаз”ның Азнакай бүлекчәсе хезмәткәре) көч сынашты һәм 100 килодан артык үлчәү категориясендә II (призлы) урын яулады.

Көрәш тәмамлангач, батырлар арасында җирәбә салынды һәм анда отучы 19 яшьлек Айназ Фәләхов турнирның иң олы бүләге – хаҗга юлламага ия булды. Аны яшь көрәшчегә Җәлил хәзрәт тапшырды. II һәм III (призлы) урыннарны Чаллы, Азнакай, Минзәлә, Түбән Кама, Әлмәт, Актаныш, Саба көрәшчеләре бүлеште. Җиңүчеләргә Диния нәзарәте дипломнары һәм бүләкләр тапшырылды. Командалар арасында җиңүче итеп Чаллы көрәшчеләре танылды. II һәм III урыннарда – Әлмәт һәм Азнакай командалары.  

Турнир матур бер бәйрәмгә әверелде. Тик, нигәдер, мөселман яшьләре көрәшен тамаша итүчеләр аз була. Ә бит, уйлап карасаң, турнирны карап утыру вакытында гына да үзеңә күпме көч, энергия аласың, ял итәсең.

Әлбәттә, мондый бәйгеләрне оештыру зур чыгымнар таләп итә. Быелгы бәйге иганәчеләре – РФнең “Татарча көрәш” милли спорт федерациясе, Диния нәзарәте, мөхтәсибәтләр, Чаллының уннан артык предприятие-җәмгыятьләре (анда хезмәт куючы җитәкчеләрнең күбесе үзләре дә элеккеге көрәшчеләр).

Рәсемнәрдә: олуг хаҗ юлламасына ия булучы Айназ Фәләхов; 60 килога кадәр үлчәүдә җиңүчеләр; бәйге күренешләре.

Хәлил ШӘРИФ,

Чаллы мөхтәсибәтенең матбугат үзәге җитәкчесе

“Дин вә мәгыйшәт” газетасыннан

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана