Шәкертләрне фикерләргә өйрәтик!

13 апрель 2012 ел 13:29

Безнең эшкә тарих бәя салыр,

Әманәтнең бездә изгесе.

Безнең кулда милләт киләчәге –

Шәкертләрнең күңел көзгесе.

Автор

Мәдрәсәләребездә гарәп галимнәренең иҗатын, аларның әсәрләрен, фикерләүләрен шәкертләребез белә, әмма, кызганыч, татар галимнәренең тормыш юлын, хезмәтләрен алар белеп бетермиләр.

Чит илләрдә йөргәндә миңа төрекләр белән танышырга туры килде. Сөйләшеп киткәч, алар Муса Бигиев турында бик тә кызыклы мәгълүмат бирде. Өйгә кайткач үзем әлеге шәхес турында шәхси эзләнүләр алып бардым һәм аның турында үзем өчен күп кенә кызыклы яңалыклар ачтым. Чыннан да, татар зыялылары үз чорында иҗтимагый һәм гыйльми-мәдәни тормышта гаять зур роль уйнаулары, дөньяви һәм дини белем белгечләре булулары белән мәдрәсә шәкертләре өчен тәрбияви өлге булып торганнар. Безнең Әлмәт төбәгеннән өч бөек шәхес чыга: дин әһеле Ризаэддин Фәхреддин, язучы Фатих Кәрими, галим Һади Атласи (Әлмәт төбәгендә эшләгән). Шуңа күрә, без Әлмәт мөселман мәдрәсәсендә әлеге шәхесләрне өйрәнүгә аеруча зур игътибар юнәлтәбез. Һ.Атласи үзе дә язып калдыра: “Инсанны чын мәгънәсендә илә инсан иткән гыйлем – ул тарихтыр”. Р.Фәхреддиннең дә берничә фикеренә басым ясап узасым килә: “Инсан булмак өчен гыйлем өйрәнмәктә холык кирәктер”. Әлеге әдип чит илләрдә укымаган, ул үзлегеннән, мөстәкыйль рәвештә гыйлем туплаган шәхес. Без дә шәкертләребезнең өстәмә белем алуларына зур игътибар юнәлтергә тиешбез.

Татар халкының бөек фикер иясе Р.Фәхреддин: “Һәрбер шәкерт, бигрәк тә мәдрәсәнең шәкертләре, бер-берсе белән гүзәл яшәсеннәр, аларны туганнары кебек хисап итсеннәр, очраган вакытларында шатлык белән каршыласыннар, шатлыкларын һәм кайгыларын уртаклашсыннар”, – дип язып калдырган. Мәдрәсәдә бердәмлек, дуслык, туганлык булган очракта гына мәдрәсә, гомумән, шәкертләр бергә яши алалар. Әлмәт мөселман мәдрәсәсе шәкертләре дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда галимнәребезнең бай мирасын гыйлем һәм тәрбия чарасы буларак кулланалар. Сыйныфтан тыш уку дәресләре хисабына Ризаэддин Фәхреддин иҗатын укучыларга тирәнтен өйрәтергә тырышабыз. Әхлакый проблемаларны яктырткан әсәрләрне укыганнан соң, фикер алышу өчен нәсихәтләрдән өзекләр китерәбез, укучыларда кешенең эчке дөньясына кызыксыну уятып, үзара мөнәсәбәтләрнең асыллары турында уйланырга мәҗбүр итәбез. Мин үзем “Идел-Урал төбәгендә мөселман фикере тарихы” һәм “Иске имля” дәресләрен алып барам. Өстәмә сәгатьләр алып, кызлар төркемнәрендә шундый алым кертә башладым: иске татар язулы китапларны укып (“Тәрбияле ана”, “Тәрбияле хатын”, “Шәкертлек әдәбе”), аларны анализлыйбыз. Күптән түгел генә Р.Фәхреддиннең “Тәрбияле ана” исемле китабын укып чыккач, кызлар бер фикер әйтте: бу китапны без ир-ат язган дип уйламас идек, әгәр дә язучысы Р.Фәхреддин булмаса, диделәр. Бу шәхес мәсьәләгә никадәр психологик якын килгән!

Районыбыздагы Кичүчат исемле авылда Р.Фәхреддин музее эшли, аның белән даими элемтәдә яшибез: экскурсияләр оештырабыз, борынгы кулъязмаларны алып укыйбыз. Р.Фәхреддин мәктәп-мәдрәсәләрнең вазифалары турында язып, болай ди: “Балаларны мәдрәсәләргә, мәктәпләргә җибәрүдән максат нидә, беләсезме? Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбия алудадыр. Мәктәпнең һәм мәдрәсәнең вазифасы да фәкать гыйлем өйрәтү белән чикләнмәячәген, бәлки эченә җыелган шәкертләрнең күңелләрендә Аллаһны сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гаилә, инсафлык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү һәм тәрбияләп үстерүдер. Хозурында саф-саф булып тезелгән шәкертләргә мактаулы холыкларыннан дәрес бирүдән элек, мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга һәм үз холкы һәм фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер. Болай булмаганда, шәкертләргә бирелгән нәсихәтләр файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калыр, чөнки күп вакытта балалар мөгаллимнең сүзенә түгел, бәлки, арт көпчәк ал көпчәккә ияргән кебек, фигыленә иярерләр. Соңыннан ияргән нәрсәләре аларда мәхәббәт булып китәр, шуның өчен гүзәл холык өйрәтү турында балалар мөгаллимнең “Шулай булыгыз!”, “Болай булыгыз!” дигән фәрманына түгел, бәлки холкы гүзәл булуына мохтаҗ булырлар”.

 

Энҗе ХӘСӘНШИНА,

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе директоры   

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана