Мәрҗани мәчете: тарих һәм хәзерге заман

13 апрель 2012 ел 13:46

Мәгълүм булганча, 1552 елда Казан ханлыгы рус хакимияте тарафыннан яулап алына. Татар халкының гасырлар буена тупланган матди һәм мәдәни байлыгының күпчелеге илбасарлар тарафыннан талана, юк ителә. Мәчет-мәдрәсәләр, китапханәләр яндырыла, җимерелә. Татар халкының теле, гореф-гадәте, дине кысыла, төрлечә эзәрлекләнә. Көчләп чукындыру, руслаштыру башлана. Чиркәүләр, монастырьлар төзелә. Халыкка зур салым-налоглар салына. Әмма халкыбыз нинди зур авырлыклар, кыенлыклар күрсә дә, үзенең телен, гореф-гадәтен, динен сакларга тырыша. Рус хакимияте рөхсәт бирмәсә дә, халкыбыз мәчетләр, мәдрәсәләр төзи.

XVIII йөздә руслаштыру, чукындыру сәясәте тагын да көчәеп китә. Төзелгән мәчет-мәдрәсәләр янәдән җимерелә. Бары 1742–1744 елларда гына да Казан тирәсендәге 536 мәчетнең дүрт йөз унсигезе юк ителә.

1762–1796 елларда Россия белән императрица Екатерина II идарә итә. Нәкъ менә ул идарә иткән елларда татар мөселманнарына карата көчләп чукындыру һәм руслаштыру сәясәте бераз йомшартыла. Екатерина II мөселман дөньясына карата рухи басым ясау сәясәте файдасыз һәм, хәтта, зарарлы булуын аңлый. Рәсәйдә яшәүче мөселман халкының милли һәм дини ихтыяҗлары исәпкә алына башлый.

Екатерина II 1766 елда Идел буйлап сәяхәт кыла һәм Казанга да килә. Биредә ул Казан мөселманнары белән очраша, аларның үтенечләрен тыңлый. Екатерина II Петербургка кайткач, Казанның Татар бистәсендә таш мәчет төзергә рөхсәт бирелүе турында Указ чыгара. 

1767 елда татар бистәсендә Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, беренче таш мәчет төзелә башлый. Мәчет  төзелешенә 62 кеше 5000 сум акча җыя. 1770 елда мәчет төзелеп бетә. Мәчет төзелешен башлап җибәрүчеләрнең берсе һәм аның беренче имамы Әбубәкер бине Ибраһим булган. Әбубәкер хәзрәт үз заманасының танылган дин эшлеклесе һәм Ырынбур Диния нәзарәтенең казые булган. 1793 елда Әбубәкер бине Ибраһимның үлеменнән соң, мәчетнең икенче имамы итеп, күренекле дин галиме Ибраһим Хуҗаш (1825 елда үлгән) сайлана. Ул Кавказдагы Гали әш-Ширвани мәдрәсәсендә гыйлем алган. Тарихи чыганакларда Ибраһим хәзрәт бик тәкъва һәм ихласлы булган дип әйтелә. Ибраһим хәзрәт ислам дине турында берничә китап язып калдырган. 1825–1848 елларда беренче таш мәчеттә имам вазифаларын муллалар – Мостафа Хафизов һәм Сәгыйть Хәмидов башкарган. Алардан соң 1850 елдан башлап 1889  елларга кадәр мәчетнең имамы, мәшһүр дин галиме, тарихчы, фикер иясе, хөрмәтле остаз Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани булган. Соңыннан мәчет аның исеме белән аталган.

Шиһабетдин Баһаветдин углы 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә районының Ябынчы авылында рухани гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабалары – Мәрҗән авылы кешеләре. Мәрҗани кушаматы шуңа мөнәсәбәттә алына. Шиһабетдиннең әби-бабалары укымышлы, билгеле кешеләр була. Башлангыч гыйлемне Шиһабетдин Ташкичү авылындагы әтисенең мәдрәсәсендә ала. 1838–1849 елларда Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укып, күп төрле чыганаклар, китаплар белән таныша. 1849 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә дәресләр бирә. Шиһабетдин хәзрәт мәдрәсәдәге уку-укыту процессын реформалаштыра, программага дөньяви фәннәр кертә.  Әлеге мәдрәсә 1871 елда төзелгән була. Бу мәдрәсәдә булачак галимнәр – Габдулла Апанаев, Кәшшаф Тәрҗемәни, Морад Рәмзи укыганнар. Хәзерге вакытта Мәрҗани мәдрәсәсе бинасында Казан ислам көллияте урнашкан. 

         Озак вакыт беренче таш мәчет Юнысов мәчете дип аталды, чөнки мәчет сәүдәгәр Ибраһим Гобәйдулла улы Юнысов акчасына төзекләндерелгән һәм чыгымнары аның исәбеннән була. 1861 елда Ибраһим Юнысов мәчет тирәли агач койма урынына таш койма эшләтә, мәчет бинасының төньяк ягына баскыч белән бергә тагын бер бина кушып салдырта. 1863 елда михрабны киңәйтә һәм зурайта. 20 елдан соң, 1885 елда икенче сәүдәгәр Зәйнулла Госманов мәчетнең манарасын үзгәртеп төзетә. 

         Мәрҗани мәчетенең мөхтәрәм имамы Шиһабетдин хәзрәт – гаять тирән белемнәргә ия булган. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Аның хезмәтләренең яртысы диярлек дини фәннәргә (гакыйдә, фикъһе, әхлак, Коръән фәннәре), калганнары тарихка, әдәбиятка һәм телгә багышланган.  Шул әсәрләрнең кайберләре хәзерге татар һәм рус телләренә тәрҗемә ителгән.

         1867 елда Ырынбур Диния нәзарәте Шиһабетдин хәзрәтне ахун һәм мөхтәсиб итеп билгели. Ш.Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Кабере – Яңа бистә зиратында. Шиһабетдин хәзрәттән соң, мәхәллә башлыгы итеп аның улы Мөхәммәтборһанетдин хәзрәт Мәрҗани сайлана.  Мөхәммәтборһанетдин хәзрәт авыру аркасында үзенең мәхәллә эшләрен җиренә җиткереп башкара алмый. 1899 елда халык аңа яшь ахун Сафиулла Габдуллинны ярдәмче итеп сайлый. Сафиулла хәзрәт кыска гына вакыт эчендә мәхәлләдә тәртип урнаштыра. 1917 елның 6 июлендә  беренче таш мәчетенең соңгы имам-хатыйбы итеп Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең оныгы – Габделхәмид Мөхәммәтборһанетдин улы Мәрҗани сайлана (ул 1886 елда туган).

         Мәрҗани мәчете элек-электән Татар бистәсенең генә түгел, Казанның да рухи үзәге булган. Бу мәчет хәтта совет чорында да ябылмаган. Атеизм дәверендә дә Мәрҗани мәчетенең имамнары төпле шәригать белеменә ия булганнар. Алар халыкны армый-талмый хаклык белән таныштырганнар. Шундый хәзрәтләрнең берсе – Габделхәбир хәзрәт Яруллин. Ул 1967 елдан алып 1994 елга кадәр Мәрҗани мәчетенең беренче имам-хатыйбы вазифасын үтәгән. 

Бүгенге көндә Мәрҗани мәчетендә Казан мөхтәсибәте урнашкан. Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов тырышлыгы һәм дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм белән 2004–2007 елларда Мәрҗани мәчете тулысынча төзекләндерелде. 2007 елга кадәр хатын-кызлар гыйбадәтне мәчетнең аскы катында (подвалында) кылсалар, хәзер исә хатын-кызлар өчен махсус бина төзелде. Шулай ук, конференцияләр, җыелышлар һәм башка төрле чаралар уздыру өчен зур конференц-зал булдырылды.   Мәрҗани мәчетендә Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин, Госман хәзрәт Исхакый кебек күренекле дин әһелләре имамлык вазифаларын башкарган.

Мәрҗани мәчетенең хәзерге имамнары Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең юлын дәвам итеп, халыкка Аллаһ кануннарын җиткерәләр, ислам әдәбе һәм әхлагы белән таныштыралар.

 

Нияз хәзрәт САБИРОВ,

Казан ислам көллияте директоры урынбасары

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы