Ш.Мәрҗани образы әдәбиятта һәм сәнгатьтә

30 март 2012 ел 13:49

Шиһабетдин Мәрҗани – XIX гасырда татарның рухи хәятендә тирән борылыш ясаган, уяну-яңарыш дәверенә – ренессанска юл ачкан титаник шәхес, фикер иясе, милли мәдәният күгендә, бөтен Ислам дөньясында балкып торган олы якты йолдыз. Бөек реформатор, энциклопедист галим, мәшһүр мәгърифәтче.

Халкыбызның бөек акыл иясе, даны һәм горурлыгы булган бу мәшһүр затка багышлап төрле телләрдә йөзләгән фәнни хезмәтләр, матур әдәбият әсәрләре языла, диссертацияләр яклана, сәнгать төрләре (бюстлар, рәсемнәр) иҗат ителә.

Бөек шәхесләр үз халкының тормышына, рухи дөньясына, шул исәптән аның сәнгатенә, хәтта аның бер төре булган матур әдәбиятына да билгеле бер дәрәҗәдә уңай йогынты ясыйлар, алга таба ул халыкның, ул милләтнең горурлыгына әвереләләр. Ш.Мәрҗани – шундый шәхесләрнең берсе. Данлы шәхесләргә бай булган татар халкының рухи дөньясында бу могтәбәр зат үзенә аерым, үзенчәлекле урын били. Шушы уңайдан, Мәрҗани шәхесенең татар шигъриятендәге, аның бер жанры булган мәрсия жанрындагы әсәрләрдә ничек чагылуы мәсьәләләренә берникадәр тукталып үтик.

Мәрсия – вафат булган кешеләрне олылап, мактап искә алучы, аларга карата ярату, ихтирам итү, хөрмәтле тойгыларын чагылдыручы шигъри әсәр. Мәрсияләрдә үзеннән соң фән, әдәбият, мәгариф, мәдәният өлкәсендә данлы исем калдырган шәхесләргә дан җырлана. Беренче чиратта, мондый шәхеснең күркәм, соклангыч кешелек сыйфатлары тасвирлана, туган халкына күрсәткән изге гамәлләре, хезмәтләре югары бәяләнә.

Ш.Мәрҗани шәхесенә багышлап Акмулла, Гали Чокрый, Нәҗип Думави, Габдулла Тукай һ.б. язган әсәрләр шушы төр мәрсияләргә карый.

1889 елда Ш.Мәрҗани вафаты уңае белән татар әдәбиятында моңа кадәр язылган мәрсия жанрындагы әсәрләрнең тематик офыклары киңәя төшә: аңа багышланган мәрсияләр татар әдәбиятында яңа тип мәрсияләр – алгы планга мәгърифәтчелек идеаллары куелып язылган, оптимистик рухтагы мәрсияләр тууга сәбәпче була.

Билгеле булганча, Ш.Мәрҗанигә багышланган иң беренче мәрсияләрне Мифтахетдин Акмулла һәм Гали Чокрый яздылар. Акмулланың “Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе” әсәре, мәгълүм булганча, шагыйрь тарафыннан Мәрҗани шәхесен һәм аның гыйлем өлкәсендәге эшчәнлеген мактауга багышланган мәдхия итеп языла башлый. Шагыйрь аны тәмамлагач, Казанга барып, Мәрҗанинең үз кулына бирергә ниятли. Әмма 1889 елның маенда педагог вафат булгач, шагыйрь әсәренә традицион мәрсия рухында аерым бер бүлек өстәп, аның кулъязмасын Казанга юллый һәм бу әсәр 1892 елда аерым китап хәлендә дөнья күрә. Анда Мәрҗани шәхесе наданлык дөньясында балкыган кояш, якты яшен нуры, энҗе-мәрҗән белән урынлы рәвештә чагыштырыла, мәшһүр галимнең даны ерак илләргә таралуы хакында әйтелә. Ш.Мәрҗанигә багышланган 506 шигъри юлдан торган мәрсиядә данлы галимнең туган халкын гыйлемле итү өлкәсендә башкарган изге эш-гамәлләре, мәгърифәтчелек идеяләре киң тасвирлана, аның шәхесен зурлап “караңгы фонарь кабызган зат”, “тимерказык” булуы хакында җылы фикерләр әйтелә.

Ш.Мәрҗанигә багышланган икенче әсәр – Г.Чокрый мәдхиясе. Матбугатта аның бары тик дүрт юллы ике генә строфасы дөнья күргән. Аны укыгач, ирексездән: “Бу ике строфа зур күләмле шигъри әсәрнең бер өзеге генә түгелме?” – дигән карашка киләсең. Эчтәлеге белән ул мәдхия (ода) жанрына бик якын. Формасы ягыннан да ул классик мөрәббагъ (дүртьюллык) рәвешендә иҗат ителгән, строфа саен “һадилар кем безем саздыр” (“безне дөрес юлга салучы”) дигән юл даими кабатлана. Текстта Мәрҗанинең башкарган эш-гамәлләре турында әйтелә, галимнең “шөһрәт һәм бөек фикер иясе”, “күп фәннәр, хикмәтләр укып”, “төрле мәсьәләләр ачып, күп дәлилләрне белүче, безне дөрес юлга салучы” зат булуы турында бәян ителә. Бу әсәр дә оптимистик рухта язылуы белән сыйфатлана.

Уфадагы Зәки Вәлиди исемендәге Республика китапханәсенең өлкәне өйрәнү бүлегендәге Гали Чокрый фондында робагый белән 64 юллык күләмдәге мәрсиянең кулъязмасы саклана. Анда мәшһүр галимнең үлеменә тирән кайгы белдерелеп, фикер иясенең акылына дан җырлана.

XIX гасыр ахыры – XX гасыр башларында татар вакытлы матбугатында Мәрҗанинең вафатына 25 ел тулуны билгеләп үтүгә хәзерлек мәсьәләләре алга килеп баса. Бу чорда фикер иясенә багышлап шигырь язучылардан Н.Думави һәм Г.Тукай аеруча матур үрнәк күрсәттеләр. Н.Думави “Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренең кабере янында” исемле шигырен шул уңай белән иҗат итә һәм ул “Йолдыз” газетасының 1912 елгы 24 июнь санында дөнья күрә. Оптимистик рухта иҗат ителгән бу әсәр, формасы ягыннан караганда, Акмулла мәдхиясеннән икеюллыклар ярдәмендә иҗат ителү белән генә аерыла. Әмма эчтәлек ягыннан шушы иҗат җимешләре аваздаш: аларда буеннан буена Ш.Мәрҗанинең халыкка гыйлем тарату өлкәсендәге эшчәнлеге, яхшы кешелек сыйфатлары, оптимизмы, батырлыгы тасвирлана, эш-гамәлләренең кыйммәте объектив рәвештә бәяләнә.

Г.Тукайның “Шиһаб хәзрәт” исемле шигъри әсәре дә бөек татар галименең тууына һиҗри ел исәбенә йөз ел тулу уңае белән иҗат ителгән кадерле мирасның бер кыйммәтле өлеше. Үзенең гомер сукмагы кыскаруны сизенгән шагыйрь, зур юбилей уңаеннан басылачак җыентыкны көтеп тора алмый, эчтәлеге, эчке рухы белән мәдхия жанрында нечкә зәвык белән язган шигырен “Аң” журналының 1913 елгы икенче санында бастыра. Тугыз строфаны тәшкил иткән бу поэтик әсәрнең түбәндәге соңгы тарихи юллары гына да мәшһүр галимгә шагыйрьнең мәхәббәте, ихтирамы нинди тирәнлектә булуын ачыклыйлардыр шәт:

         Бер җан берлән тиздән милләт итә бәйрәм,

Шәрафәтләп туган көнне бу мөхтәрәм;

Җисме үлек, исме терек бу хәзрәтнең

Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм.

Йөз еллыгы уңае белән Ш.Мәрҗанинең тарихи, мәгърифәти, мәдәни эшчәнлеген яктырту юлында “Аң” журналы 1913 елгы беренче һәм икенче саннарында изге гамәлләр башкара: анда Габдрахман Сөнгатинең “Мәрҗани хәзрәтләре” шигыре, Г.Ибраһимовның “Бөек остазымызның кайбер тәэлифләре (юбилей мөнәсәбәте илә тәнкыйть)” дигән мәкаләсе урын ала. Г.Сөнгатинең шигыре:

Бәхетле син, даһи хәзрәт!

Көл Көрси өстендә,

Хәзер хак сүзләрең угрында

корбан барча җан инде,

– дигән җылы фикерләр белән тәмамлана; Г.Ибраһимов мәкаләсендә: “Таң алдыннан чулпан күренә, Чулпан белән бер вакытта Җир йөзе тагы ныграк караңгылана. Мәрҗани – безнең таңыбызның Чулпаныдыр”, – дигән бәяләмә бирелә.

“Кояш” газетасының 1915 елгы 9 гыйнвар һәм 16 апрель саннарында Ф.Әмирханның Ш.Мәрҗани шәхесенә, гыйльми эшчәнлегенә олы ихтирам белән сугарылган “Безнең хыялларда Мәрҗани күләгәсе”, “Мәрҗани хатирәсенә мәҗмуга” исемле мәкаләләре лаеклы урын алганнар. Сәйфи Кудашның: “Татар-башкорт халыкларының иҗтимагый фикер үсеше тарихында Мәрҗанинең хезмәтләре зур әһәмияткә ия булып торалар. Шунлыктан, татар-башкорт халыкларының иҗтимагый фикер үсешен яктыртканда, Мәрҗанине һич тә читләтеп үтәргә мөмкин түгел”, дигән фикерләре ике тугандаш халыкның рухани үсешендә әһәмиятле роль уйныйлар.

“Мәрҗани” җыентыгында басылган Р.Фәхреддин, Й.Акчура, Х.Габәши, Г.Баруди, Б.Шәбкәви, Ә.Максуди, Буа Нургали хәзрәт, Г.Ибраһимов, Хәбибенназар хәзрәт, Һ.Атласи, М.Түнтәри, Ш.Морад, Буа Габдулла хәзрәт, Б.Шәрәф, Х.Кызылҗари, Ә.Вәлиди, Б.Мәрҗани һ.б. мәкаләләре дә татар зыялыларының бөек галимгә булган җылы мөнәсәбәтен чагылдыралар. Күренекле дин галиме һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог Шәһретдин Шәрәфетдин Шиһаб хәзрәтнең вафаты вакытында һәм вафатыннан соң өч дистәдән артык дин әһелләренең мәшһүр затка багышланган бик күп мәрсияләр, шигырьләр иҗат итүләре турында горурланып белешмә бирде.

Ш.Мәрҗани образы театр, рәсем сәнгатендә, бюстлар иҗат итүдә билгеле дәрәҗәдә чагылыш тапты һәм таба килә. XX гасырның утызынчы-кырыгынчы елларында театр сәнгате өлкәсендә тарихи эчтәлекле “Тукай” (Ә.Фәйзи, 1939), “Идегәй” (Н.Исәнбәт, 1941), “Каюм Насыйри” (М.Гали һәм Х.Уразиков, 1945) әсәрләре буенча Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында спектакльләр кую юлга салына. Өйрәнелүче тема күзлегеннән караганда, мәшһүр мәгърифәтче К.Насыйриның 120 еллыгына багышлап иҗат ителгән һәм сәхнәдә куелган “Каюм Насыйри” пьесасы игътибарга аеруча лаеклы. Татар халкының ике данлы шәхесе – К.Насыйри һәм Ш.Мәрҗани образларын сәхнәгә күтәрү ягыннан бу спектакль татар театрында аеруча әһәмиятле урын алып тора.

Совет хөкүмәтенең баштагы чорында шактый вакыт дәвамында Ш.Мәрҗани буржуаз галим, дини реформатор буларак кына бәяләнеп киленде, аның тормышы һәм гыйльми эшчәнлегенә багышланган махсус фәнни тикшеренүләр, эзләнүләр алып барылмады. Менә шушы дәвердә Г.Камал театрында режиссёр Хөсәен Уразиков куйган спектакль берничә дистә елга сузылган фәнни фикерләүдәге бушлыкны берникадәр булса да тутырырга булышучы кыйммәтле хәзинә булды.

Бер үк чорда, бер үк тарихи шартларда яшәгән К.Насыйри һәм Ш.Мәрҗани, эш гамәлләрен төрле юнәлештә баркарсалар да, туган халкына тугры хезмәт иттеләр. Спектакльне карау дәвамында тамашачы танылган мәгърифәтче, мәшһүр тарихчы турында шактый киң мәгълүмат ала иде.

Спектакльдә катнашучы барлык персонажларның образлары, нигездә, Казанга мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилев килү вакыйгасы белән бәйле рәвештә яктыртыла, ачыклана. Дин әһелләре, шәһәр байлары, сәүдәгәрләре морза белән очрашуны зур вакыйга буларак кабул итсәләр дә, бу тантанада ике зур шәхес – К.Насыйри һәм Ш.Мәрҗани катнашмыйлар. Сәбәбе шул: университетның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә ясалачак К.Насыйри докладын тыңлауны, бәяләүне үзләренә мөһимрәк гамәл дип санау. Мөфтине каршылаганда ике танылган затның катнашмавы дин әһелләре һәм мөфтинең аларга булган ачуын кабарта. “Гаеп”ләрен танудан баш тарткан затлар җитди җәзага тартыла: К.Насыйри яшәгән йортыннан куып чыгарыла, Ш.Мәрҗани исә мөдәррислек исеменнән мәхрүм ителә. Аның муллалык указы алына. Спектакльнең сюжетында Насыйри төп герой, ә Мәрҗани исә Насыйриның якын фикердәше, көрәштәше буларак кына гәүдәләнә. Тамашачы мәшһүр тарихчысы белән спектакльнең өченче пәрдәсендә очраша.

Ш.Мәрҗани мөфти белән булган бәхәс вакытында түбәндәге фикерләрен әйтте: “Минем теләгем бер генә – шәкертләремне мәгърифәтле ясау, төрле хорафаттан миләрен арчу. Дөньяны таныту. Дөньяда яшәргә сәләхиятле итү. Минем мәдрәсәмне хәтме көтеб (укып бетереп) калган шәкертләр, мәдрәсәдән чыккач, үзләренә теләсә нинди исем таксыннар, ул ягына мин кагылмыйм, ләкин миннән чыккан шәкертләр, менә болар кебек, фидия (йолым) козгыннары булып кала торган булсалар, бөтен һөнәрләре үлек күмү, үлек юу, мәҗлестән мәҗлескә йөреп ашау булса, бөтен белемнәре башкаларны көферлектә гаепләп, гайбәт сөйләүдән артмый торган булса, мин андый шәкертләрне мәдрәсәмдә асрамыйм да, укытмыйм да”.

Бу монологта Мәрҗанинең педагогика өлкәсендәге карашлары шактый ачык чагылдырылган. Ул шәкертләренең аңлы, фикерләргә сәләтле, тирән белемле, тәрбияле кешеләр булып үсүләренә ирешергә омтыла. Диннең катып калган догма булмыйча, реаль тормыш өчен файдалы, саф һәм пакь тәгълимат булуын тели, шәкертләрен дә шундый рухта формалаштыру юлларын эзли.

Спектакльдә Ш.Мәрҗани образын режиссёр Ширияздан Сарымсаков һәм артист Мәҗит Илдар тудыра. Тамашачы нык гәүдәле, горур, үз дәрәҗәсен тирән аңлап эш итүче, традицион чалма-чапан, итек-кәвеш кигән, тышкы кыяфәте үк зыялы зат булуын раслаучы шәхесне яратып кабул итә. Спектакльдә катнашкан күренекле рус галимәсе Ольга Фёдоровна (М.Миңлебаева, Г.Шәрипова) белән фән проблемалары турында барган сөйләшү, мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилев (Т.Гыйззәт) һәм аның иярченнәре белән булган бәрелеш күренешләре мәшһүр галимгә хас булган шәхси сыйфатларны, башка кешеләргә булган игътибарлы мөнәсәбәтен, белем дәрәҗәсен шактый тулы ачыклыйлар. Ольга Фёдоровна белән фикер алышу барышында галимнең үз-үзен тоту манерасы, сөйләшү, аралашу осталыгы, зирәк, мөлаем шәхес булуын тою авыр түгел. Профессор Смирнов (Х.Сәлимҗанов) кабинетында барган икенче эпизодта Мәрҗанинең тирән фикер йөртүче, төпле белемле тарихчы галим булуы янә ачыклана. Мөфти һәм аның иярченнәре белән булган бәрелеш процессы Шиһаб хәзрәтнең сабыр табигатьле, үз сүзендә нык тора алучы зат булуын күрсәтә. Мөфти кулыннан килгән барлык чаралар белән Мәрҗанине үзенә буйсындырырга, баш идерергә, гафу үтенергә мәҗбүр итәргә тели. Әмма үз максатына ирешә алмый. Муллалык указыннан мәхрүм ителү дә галимнең горур характерын сындыра алмый. Мәрҗани башын югары тоткан хәлдә сәхнәдән җиңүче буларак чыгып китә. Бу күренешне күзәткән тамашачының көчле алкышы данлы улына туган халкының тирән рәхмәте булуы, олы мәхәббәте турында сөйли.

Театр белгече Мөхәммәтгали Арсланов бу спектакльнең вакытында киң җәмәгатьчелек тарафыннан мәдәният дөньясында әһәмиятле зур вакыйга буларак кабул ителүе турында бәян итә. Спектакльгә рецензия язган театр, әдәбият белгечләре Латыйф Җәләй, Гази Кашшаф бу тамашага югары бәя бирәләр, Ш.Мәрҗани образының ничек иҗат ителүенә дә киң тукталалар. “Мәрҗанинең үзенә лаеклы характеры табылган. Мәрҗани безнең алга үз юлында нык торучы, нинди генә киртәләр булса да туктамый баручы көчле галим булып килеп баса. Илдар белән Сарымсаков иптәшләр бу образның чын йөзен ачу өстендә күп эшләгәннәр һәм шул образда аларның талант байлыкларының бизмәне дә сизелә”, – дип язды Л.Җәләй. Г.Кашшаф исә түбәндәге гыйбарәләре белән телче һәм әдәбиятчы галимнең фикерләрен куәтли: “Әдәбиятта беренче тапкыр буларак, галим һәм мулла тибы буларак бирелгән Мәрҗани сурәте драмада хаклы рәвештә отышлы урын алган. Ул – игътибарга лаеклы һәм фикер уята торган тип”, – ди “Тарихи шәхесләрне гәүдәләндерү юлында” исемле бәяләмәсендә.

Алга таба Нәкый Исәнбәтнең “Мулланур Вахитов”, “Муса Җәлил”, “Гөлҗамал” кебек тарихи пьесаларны сәхнәләштереп (1948, 1956, 1968) шактый тәҗрибә туплаган Г.Камал исемендәге театр “Каюм Насыйри” әсәренә 1969 елда янә мөрәҗәгать итә. Бу юлы Ш.Мәрҗани образын танылган артист Фатих Колбарисов иҗат итә. Ул галим образын тудырганда аның фаш итүче, көрәшче сыйфатларын калкурак итеп ачарга омтыла. Бу спектакльгә театр белгече Азат Әхмәдуллин нигездә уңай бәя бирсә дә, спектакль бу юлы озын гомерле була алмый.

М.Арсланов бик хаклы: “Бүген Ш.Мәрҗани тормышы, эшчәнлеге, калдырган мирасы яңа чор таләпләреннән, мөмкинлекләреннән чыгып тикшерелергә, өйрәнелергә лаеклы... Мәрҗанинең үзенә генә багышланган, аның гаҗәеп күпкырлы образын тулысынча иңләгән сәхнә әсәре булдыру да, ниһаять, көн тәртибенә куелырга тиеш”.

Мөхтәрәм галимнең бу кыйммәтле фикерләре язучылар, рәссамнар, композиторлар берлекләре җитәкчеләрен, зыялы затларны җитди уйландырсын иде. Махсус рәвештә Ш.Мәрҗанигә багышлап иҗат ителгән зур күләмле проза, драма, поэтик әсәрләрнең әлегә кадәр булмавы җәмәгатьчелектә, укучыда, тамашачыда, сәнгать сөючедә бу хәлгә урынлы ризасызлык тудыра. 2005 елда Айдар Юзеевның Ш.Мәрҗанигә багышланган 350 данәдә генә басылган 112 битлек “Звезда по имени Марджани” исемле документаль-биографик повесте “Гасыр” нәшриятында “Гасырлар авазы – Эхо веков” журналына кушымта буларак дөнья күрде. Аны, һичшиксез, якын араларда татар теленә тәрҗемә итеп, зуррак тиражда бастырып, укучыларга, бигрәк тә мәктәп укучысына тәкъдим итү мәслихәт.

Ш.Мәрҗани образын нәкышче, сынчы, график буларак иҗат итүдә Татарстан сәнгать осталары берникадәр файдалы эш башкарды: Б.Урманче, А.Головачев һәм В.Демченко кебек сынчылар галимнең бюстларын, Бакый Урманче, Канәфи Нәфыйков, Эрот Зарипов, Виктор Фёдоров, Альфред Әбдрәшитов кебек рәссамнар мәгърур шәхеснең портретларын ясады. Татарстанның һәм Үзбәкстанның халык рәссамы Чыңгыз Әхмәров “Шиһабетдин Мәрҗанинең шәкерт чагы”, “Мәрҗани һәм Сәмәрканд галиме Сәет Абдулла”, Рәшит Гыйләҗев “Мәрҗани мәчете” исемле рәсемнәрен иҗат итте. Режиссёр Салават Юзеев “Мәрҗани коесы” исемле документаль фильмын тудырды (2000).

Аерым урамнар, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты, Казандагы мәчет, башкалабыздагы 2 нче татар гимназиясе, Әтнә районының Комыргуҗа урта мәктәбе Ш.Мәрҗани исемен йөртә. Бу уку йортларында данлы галимнең тормыш юлын, гыйльми-педагогик эшчәнлеген шактый киң яктыртучы музейлар эшли. Татарстан Фәннәр академиясе 1993 елдан иң яхшы фәнни хезмәтләр иҗат итүче галимнәрне тәрбияләү өчен Ш.Мәрҗани исемендәге бүләкне булдырган иде. Аның беренче лауреатлары Яхъя Абдуллин, Мөнир Йосыпов, Нурмөхәммәт Хисамов, Гариф Ахунов, Айдар Ногманов булды.

Татар халкы мәшһүр улын тирән хөрмәт итә. Тик аның шәхесен пропагандалау, бай тарихи мирасын халыкка җиткерү, хезмәтләрен гади укучы аңлый алырлык хәлгә китерү – тәрҗемә итеп бастыру өлкәсендә дә җитди эш алып бару сорала әле. Могтәбәр затка багышланган һәйкәлнең соңгы дистә еллар буенча үз исеме белән аталучы Казан урамына килеп баса яки утыра алмавы (галимнең 180 еллыгын билгеләп үткәндә матбугат, радио, телевидение бу хакта кат-кат хәбәр итсә дә, бик кызганыч, бу вәгъдә үтәлмичә кала), бөек галимгә багышланган яхшы сыйфатлы нәфис фильмның экранда, спектакльнең республикабыз театрлары сәхнәсендә күрсәтелмәве, дәүләт музеенда тирән эчтәлекле нәфис рәсемнәрнең хәзергәчә җитәрлек булмавы күңелне борчый.

Мәшһүр галимнең 195, 200 еллыкларына да ерак калмый. Данлы затның гыйбрәтле тормыш юлын, төрки халыкларның, шул исәптән туган татар халкының рухи үсешенә керткән гыйльми эшчәнлеген пропагандалауга игътибар, хәстәрлек тагын да арттырыла төшсә, бөек шәхескә багышланган зур күләмле матур әдәбият, сәнгать әсәрләре иҗат ителсә, изге гамәл башкарылыр, киң масса укучылар, тамашачыларның урынлы теләге, өмете билгеле дәрәҗәдә тормышка ашар иде.

 

Фәнис ИСЛАМОВ,

педагогика фәннәре кандидаты 

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана