Кышкар авылы мәчете

30 март 2012 ел 14:00

Кышкар авылы мәчетенең тарихы XVIII гасыр ахырына барып тоташа. Ул 1774 елда иң бай сәүдәгәрләрнең берсе – Баязит бине Госман әл-Кышкарый тарафыннан салынган. Әл-Кышкарый һәм аның варис оныклары мәгариф, мәгърифәтчелек файдасына иганәчелек белән шөгыльләнгәннәр. Шул ук вакытта алар мәчет каршында мәдрәсә дә төзетә һәм ул атаклы уку йортына әверелә. Биредә хәтта Казан, Оренбург, Касыйм, Семипалаттан килеп гыйлем алганнар. Мәдрәсәдә бөек Тукаебызның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт, күренекле артисткабыз Галия Кайбицкаяның әтисе Мотыйгулла хәзрәт, әдәбият тарихында билгеле шәхес Таип Яхин кебек кешеләр укып чыккан.

2002 елның 13 сентябрендә 225 еллык тарихы булган бу бина зур тырышлыклар белән төзекләндерелеп, яңадан мәчет итеп ачыла. Шушы көннән башлап мәчетебез сукмагыннан авыл халкының, без – укучы балаларның өзелгәне юк. Беренче көннән Мәсхүт хәзрәт балаларга дин гыйлемен өйрәтә башлый. Авыл картларын җомга намазына китерү өчен зур тырышлык куя. Мәсхүт хәзрәтебез вафат инде, урыны җәннәттә булсын.

Бүгенге көндә бу изге эшне мәчетебезнең имам-хатыйбы Радик хәзрәт һәм авылыбызның абыстае – Илсөя остазбикә дәвам итә. Радик хәзрәт 1999 елда хаҗ кылып кайтканнан соң, Казандагы Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә белем алган.

Мин мәчет каршында оештырылган якшәмбе укуларына дини гыйлем алырга йөрим. Безгә дини гыйлемне мөгаллимәбез Разидә апа бирә. Дәресләрдә гарәп хәрефләрен танырга, намаз укырга өйрәнәбез.

Мәчеттә дини гыйлем алу белән беррәттән, дини бәйрәмнәр, ифтар мәҗлесләре уздыру гадәткә кереп бара. Күренекле дин әһелләре белән очрашулар уздырыла, «Ак калфак» татар хатын-кызлары, «Мөслимәләр», «Дәү әниләр» оешмасы әгъзасы булып торган Сәйдә абыстай белән очрашу без — шәкертләр һәм авыл халкына зур бүләк булды. Сәйдә абыстайның вәгазьне тормыш белән бәйләп сөйләве үзе бер тәрбия чарасы иде. Габделхак хәзрәт Каюмовтан беренчеләрдән булып дини гыйлем алган, Арча халкына шәригать хөкемнәрен аңлатучыларның берсе булган Наҗия абыстай кунагыбыз иде. Бу очрашуда мөгаллимәбез Разидә апаның остазы – Арча мөхтәсибәтенең өлкән абыстае Хөсния остазбикәнең дин тотуның асылына төшендерүе, тәрбияви вәгазь бирүе күңелләребезне тагын да сафландырды.

Кышкар халкы үз асылына кайта, әлхәмдүлилләһ. Җомга намазларына йөрүче олылар саны баштарак 9-10 булса, аларның сафларын яшьләр тулыландыра. Бүгенге көндә җомга намазына 30-35 кешенең йөрүенә имам-хатыйбыбыз Радик хәзрәтнең тырышлыгы белән ирешәбез. Ул һәр йортка кереп аңлату эшләре алып бара, дини тәрбиянең гаиләдә башланганлыгын төшендерергә тырыша. Җомга вәгазьләрен һәрдаим аңлаешлы, тәрбияви, тормыш белән бәйләнешле дәлилләр китереп сөйли. Шуңа күрә җомга көнне вәгазь тыңлаучылар саны арта бара, ә җәй көнендә укучы балалар да җомга намазларына бик теләп йөри. Шулай итеп, җомга көннәрне мәчеттә олы бер бәйрәм рухы сизелә. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән, Рамазан аенда тәравих намазлары уку, ифтар мәҗлесләре уздыру, корбан чалуны авыл халкы изге гамәл буларак кабул итә, фарыз, ваҗиб гамәл икәнлеген аңлый.

Өч ел рәттән шәһәр балалары да җәй көннәрендә мәчеттә дини гыйлем алалар. Хәзрәтебез бик ягымлы. Чәй өстәле әзерләп, балаларны тәмле ризыклар белен сыйлый, әдәп-әхлак дәресләре үткәрә. Әти-әниләр дә, әби-бабайлар да рәхмәтле аңа.

Авылыбызның киләчәге өметле. Без бик тә шат.

Рузилә ТӨХВӘТУЛЛИНА,

Арча районы Кышкар авылы 

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан 

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана