Дин әһелләренә дә, гади укучыларга да кулланма булырдай татарча дини китаплар даими чыгып тора. Мөбарәк Мәүлид ае уңаеннан "Иман" нәшриятында дөнья күргән "Мәүлед китабы" исемле яңа җыентык – шундый басмаларның берсе.
Китапта Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) үрнәге, Мәүлидне үткәрү тәртибе, татарларда Мәүлид кебек темалар яктыртыла. Шулай ук басмага салаватлар, Мәүлидтә укыла торган аятьләр һәм Мәүлид догасы кертелгән.
116 битле китапның Мәүлид аенда күп мөселманнарга файдалы чыганак булуына ышанабыз, дип хәбәр итә www.musulman.su сайты.