МӘЧЕТЛӘР КАРШЫНДАГЫ ӨЧЬЕЛЛЫК КУРСЛАР ӨЧЕН УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ

16 март 2012 ел 13:57

Программа ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге тарафыннан әзерләнде. Әлеге программаның максат-бурычы – мәчетләр каршындагы башлангыч белем бирү курсларында ислам дине нигезләрен сыйфатлы итеп укыту. Кешеләрнең Ислам кушканнарны кабул итеп, мөселман булып формалашуында бу курсларның әһәмияте бик тә зур. Курсларның эшчәнлеген тиешле рәвештә оештыру ислам динен ата-бабаларыбыз алып барган рәвештә дәвам итү эшенә бихисап өлеш кертү булыр иде. Шуның өчен бу курсларны тиешле уку-укыту программалары һәм мөгаллимнәр белән тәэмин итү сорала. Кызганыч, мәчет-мәдрәсәләрдә билгеле бер тәртипкә салынган, барысы да куллана ала торган уку-укыту программалары әлегә кадәр юк иде. Нәшер ителгән берьеллык һәм өчьеллык укыту программалары бу мәсьәләне кардиналь рәвештә тәртипкә салыр, дип өметләнәбез.

Өчьеллык уку-укыту программасы бер еллык программаның дәвамы буларак тәкъдим ителә. Биредә берьеллык программага кергән алты бүлек калдырылды, алар берьеллык программадагы темалар белән тулыландырылды. Аларның сәгатьләр саны да арттырылды. Өчьеллык программаның тагын бер аермасы шунда: биредә гарәп теле бүлеге өстәлде. Ул II һәм III курсларда укытыла, чөнки I курста шәкертләр интенсив рәвештә тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнә. Сира дәресенә килгәндә, беренче елны ул пәйгәмбәребезнең (сгв) тормыш юлы буларак бара. Икенче елны ул шул ук рәвештә Ислам тарихына күчә. Өченче елда татар халкында ислам дине гасырлар дәвамында нинди урын алып торганлыгы турында мәгълүмат бирелә һәм күренекле татар галимнәре белән таныштыру дәресләре үткәрелә. Әлеге предметны эзлекле укытуның максаты – тарихи чылбырны өзмичә, аның укучылар тарафыннан үзләштерелүен тәэмин итү. Әлеге фәнне укыту бик тә мөһим, чөнки татар халкы Ислам үсешенә шактый зур йогынты ясаган һәм бу мирасны кире кагу зур мәгънәсезлек булыр иде.

Әлеге уку-укыту программасы 7 предметтан гыйбарәт; аңа барлыгы 504 сәгать бирелгән. Курсларның уку-укыту программасына түбәндәге фәннәр кертелә:

1. Исламда әдәп-әхлак.

2. Гакыйдә.

3. Тәҗвид.

4. Фикъһе.

5. Коръән. Коръән аятьләренең тәфсире белән танышу.

6. Сира. Дүрт хәлифә турында кыскача мәгълүмат. Болгар бабаларыбызның ислам динен кабул итүе. Ислам тарихы һәм цивилизациясе. Татар халкы тарихында исламның урыны. Татар зыялылары.

7. Гарәп теле.

«Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана