Вафа хәзрәт Гыйлаҗи - ЯҢА КИТАП

14 март 2012 ел 04:36

"Иман" нәшриятында "Вафа хәзрәт Гыйлаҗи" исемле китап дөнья күрде. Аны бастыруга Рәүф Ибраһимов әзерләде. Исеменнән күренгәнчә үк, ул китап татар халкының мәшһүр дин әһеленә багышланган. Китапка аның белән истәлекләр, хәзрәт Казанда төзеткән "Нурислам" мәчетенә кагылышлы материаллар кертелде.

Вафа хәзрәт белән истәлекләрне аның кызы Зәбидә ханым Зарипова, Камил хәзрәт Бикчәнтәев, Камил Габидуллин, Каюмов Шамил Габдерәшит улы, Габделкави Фазлыев, Харис хәзрәт Салихҗан, Төхвәтулла улы Әһлиулла, Шәйхиев Мәхмүт һәм хәтта ул вакыттагы исполком рәисәсе Мишина Любовь Николаевна да уртаклашты. Шулай ук китапка В.Гыйлаҗиның матбугатта басылган мәкаләләре дә кертелде. Китапка өстәмә итеп документлар бирелә – мәхәллә тарихы, күп кенә кулъязма хәлендәге документлар. Китапта шулай ук әле беркайда да дөнья күрмәгән фотоматериаллар да шактый күп. Китапның 200 бите аша совет чорындагы Ислам яшәешен азмы-күпме күз алдына китерергә мөмкин.

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана