"Сәлам, дөнья" – мөселманнар өчен өр-яңа медиа-челтәр

02 март 2012 ел 14:38

Якын киләчәктә интернетта мөселман дөньясының үз социаль челтәре булачак. Ул “Salamworld”, ягъни "Сәлам, дөнья" дип исемләнәчәк. Челтәр агымдагы елның июль аенда эшли башлар дип көтелә.

Күптән түгел Истанбулның Кемпинский кунакханәсендә әлеге проектны таныту буенча зур саммит үткәрелде. Җыенда дөньяның 40 иленнән эшкуарлар, сәясәтчеләр, дипломатлар, дөньякүләм танылган журналистлар, компьютер белгечләре, программистлар катнашты.

"Salamworld" социаль челтәре Ислам өммәте белән дөньяның башка төркемнәре арасында күпер булачак.

Бүгенге көндә "Salamworld" социаль челтәренең башкарма комитетында дөньяның 17 иленнән танылган сәясәтчеләр, дәүләт эшлеклеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре әгъза булып тора. Аның төп штаб-фатиры – Истанбулда, техник хезмәт белән тәэмин итү үзәге Һиндстанның Хәйдәрабад шәһәрендә урнашкан. Аның шулай ук Мәскәү белән Каһирәдә дә офислары бар.

“Salamworld” "ВКонтакте", "Facebook", "Twitter" кебек социаль челтәрләргә көндәш булырга җыенмый, аның башкалардан аермасы шактый булачак. Беренчедән, ул җир йөзендәге барлык мөселманнарның уртак аралашу аланы булып торачак. Биредә адәм баласының яшәешенә, тәрбиясенә, сәламәтлегенә хәрам булган һәр нәрсә тыелачак. Ислам өммәтенә адресланган булуына карамастан, башка диннәр яки динсезләр төркеме белән аралашу чикләнмәячәк. Киресенчә, бу платформадан дөньяның барлык кешеләре файдалана алачак. Шунлыктан, аны "Тынычлык йорты" дип тә атарга мөмкин. Биредә Ислам китапханәсе, Ислам энциклопедиясе, һәр төрле мәсьәләдә ярдәмгә әзер киңәш үзәге дә булачак. Ислам дөньясындагы әһәмиятле вакыйгалар, төрле конгресслар, корылтайлар, мөһим конференцияләрне турыдан-туры трансляцияләү дә проектның бер өлеше булып тора. Бу социаль челтәрдә хаҗ, гомрә сәфәрләрен оештыру үзәге дә эшләячәк. Шул ук вакытта дөньядагы Ислам мәдәнияте белән бәйле урыннар, музейлар, мәчетләр, хәләл рестораннар, ял итү мәркәзләре буенча белешмә булдыру да планлаштырылган. Төрле уеннар, башваткычлар да читтә калмаячак, билгеле. Бу социаль челтәр аркылы ислам диненең бөтен үзенчәлекләре белән танышу мөмкинлеге бирелә. Иң әһәмиятлесе: “Salamworld” дөнья хәбәрләре белән таныштырып баручы, вакыйгаларга үзенчәлекле шәрехләмәләр китерүче халыкара медиа-челтәр булып хезмәт итәчәк.

Бүгенге көндә дөньяда 1500000000 мөселман яши. Аларның 300 миллионы интернет куллана. Белгечләр 2030 елда интернет кулланучы мөселманнарның саны 800 миллионга җитәчәк дип фаразлый. Димәк, “Salamworld” медиа-челтәренең киләчәге өметле.

Рушания АЛТАЙ,

Истанбул шәһәре

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Үрнәк имам

21 май 2014 ел 15:37

Кәфенлек кесәсе

13 май 2014 ел 14:31
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана