Без өммәткә Коръән хакыйкатьләрен җиткерүчеләр

17 февраль 2012 ел 11:09

Ислам диненең нигезендә Аллаһы Тәгаләнең сүзе – Коръәни-Кәрим ятуын бөтенебез белә. Коръәндә бәян ителгән илаһи тәгълимәт вә кыйммәтләр халкыбызның рухи мәдәниятенең нигезендә, татарның фикерләү культурасының уртасында ята дип әйтә алабыз.

Халкыбыз ислам динен кабул итү белән үк, Коръән белән таныша, аны үз итә башлый. Коръән белән андый якыннан танышу әле сәхабәләр заманында ук булган икәнлеген күп чыганаклар раслый.

Табигый, башта Коръән халкыбызда кулъязма формасында тарала. Бездә тулаем кулъязма китабы культурасы барлыкка килә. Кулъязма китапның кыйммәтлегенә һәм җитештерүнең катлаулыгына карамастан, Казанда хәзерге вакытта да шундый 50 мең китап саклануы халкыбызның китапка булган мәхәббәтен күрсәтә.

Басма китапка килгәндә исә гарәп хәрефләрендә беренче китаплар Европа илләрендә булдырыла. Шәрык илләрендә китап бастыру эшенә шикләнеп караганнар.

Шуның өчен өммәт күләмендә нәкъ менә татарлар тарафыннан беренче басма Коръән нәшер ителүе очраклы түгел, чөнки без менталитет, тәрбия буенча мөселманнар булып, шул ук вакытта техника-технология яңалыкларына да ачык халык. Тарих күрсәтә ки, бабаларыбыз типография эшенә ия булу өчен гел тырышлык куйган. Алар тырышлыгы белән дөньяда беренче тапкыр басма Коръән безнең илдә нәшер ителә дә инде. Бу вакыйга 1787 елда Санкт-Петербургта тормышка ашырыла. Әби патша Екатерина II әмере белән Россия мөселманнарының күпсанлы сорауларына карата шушы изге Китап җыелма хәрефләр белән бастырыла. Хәрефләр рәсемнәрен мулла Госман Исмәгыйль хәзрәт сурәтләп әзерләп бирә. Димәк, ошбу китап баштан ук мөселманнар эше. XVIII гасырда ул Коръән тагын 1789, 1790, 1793, 1796 һәм 1798 нче елларда яңа тиражлар белән нәшер ителә.

1799 елда Павел I Казанда типография ачарга рөхсәт бирә.

Казан гимназиясенә Петербург хәрефләре күчерелә һәм 1801 елда инде Казанда янәдән Коръән дөнья күрә.

1803 елдан башлап Казанда зур меңләгән тиражлар белән Коръән бастырыла башлый, ул чит илләргә дә сатыла.

«Казан басмасы» исемле феномен калыплана. Шушы безнең Коръән бөтен басма Коръәннәр өчен үрнәк булып китә. Төркиядә, Мисырда, Һиндстанда соңыннан Коръәнне бастыру эшенә алынганда безнең калыпка иярәләр.

Саннарга килгәндә, 1802–1859 елларда Казанда Коръән 150 мең экземплярда басыла.

А.Б.Халидов мәгълүматларына караганда, 1917 елга кадәр бездә 172 тапкыр Коръән басыла, ә Һәфтияк – 191 тапкыр.

Күрәбез ки, татарлар Коръәнне халыкларга җиткерү эшендә үзенә күрә революция ясый. Чөнки кулдан язу Коръән нөсхәләрен бик кыйммәт һәм сирәк әйбер итә иде.

Басма Коръәнне булдыру исә Изге китапны киң укучы массаларына җиткерү дигән сүз. Без шушы бабаларыбызның гамәле белән горурланырга тиешбез, чөнки өммәткә Коръән хакыйкатьләрен җиткерү, күп халыкларга Коръәнне кулланырлык итү – зур тарихи казаныш, мәдәниятне, мәгарифне үстерү. Бер сүз белән әйткәндә, цивилизацион ургылу (прорыв) булып тора.

Вәлиулла ЯКУПОВ,

тарих фәннәре кандидаты

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана