Мөселман киносы фестивале. Киләчәге ничек булыр?

17 февраль 2012 ел 11:07

Узган атнада танылган «БИЗНЕС Online» интернет-басмасы укучылары белән үткәрелгән интернет-конференция барышында Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Казанда үткәрелә торган “Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестивале турында сенсацион белдерү ясады. Исегезгә төшерәбез: үткән елда фестивальдә призлы урыннарның берсен үзенең ислам диненә каршы карашлары белән билгеле булган Сибель Кекилли исемле порно-актриса яулаган иде.

Шуңа бәйле рәвештә күпләрне “Алтын мөнбәр” фестиваленең киләчәге борчый.

Фестивальнең дәвамы булачакмы (яки яңарыш кичерәчәкме?), әллә ул үзенең мөселман юнәлешен югалтачакмы? Бу сорауга җавап итеп, мәдәният министры болай диде: “Мөселман киносы сәнгатен генә түгел, гомумән, кино сәнгатен аңлаучы абруйлы кешеләрне чакырырбыз. Бу фестивальгә ниндидер төсмер бирү кирәк микән? Аның концепциясен яңадан уйларга була, ләкин мин моңа бүгенге көндә әзер түгел. Яхшы эш эшләнелгән, шуңа күрә миңа кадәр эшләнгәнне тиз генә үзгәртәсе килми”.

Игътибарлы укучы Айрат әфәнде сүзләрендә гаҗәпкә калдыра торган ике төп фикерне күрә ала. Беренчесе – ыгы-зыгыны китереп чыгара торган буталчык, мәсхәрәле вакыйгаларны булдырмас өчен министр “абруйлы кешеләрне” чакырачак. Икенче фикер – министр “Алтын мөнбәр” фестиваленең мөселман юнәлешен юкка чыгарырга әзер, ләкин ашыгыч рәвештә түгел.  

Бүтән сүзләр белән әйткәндә, Айрат әфәнде башта фестиваль кунаклары һәм катнашучылары исемлегенә мөселманнарның порнога каршы булучыларының керү мөмкинлеген булдырмаска тырышачак. Аннан соң инде фестивальнең мөселман юнәлешен юкка чыгарып, аны бары тик Казан фестивале буларак кына үткәрәчәк. Уйлап кына карагыз! Нәрсә килеп чыга соң? Югары дәрәҗәдә утыручы түрә мөселман киносы фестивален порно-йолдызларыннан башка күз алдына да китерә алмый түгелме? Сибель Кекилли кебек ислам диненә каршы актрисалар Казан фестивалендә булмый икән, аны мөселман дип атарга да кирәкмиме? Ниндидер саташу бит бу!

Моңа ышанасы да килми. Татарстанның яңа мәдәният министры республикабыз тарихына кинофестивальне саклап калучы һәм аны чын мөселман киносы фестивале итеп үткәрүче буларак кереп калыр, дип ышанасы килә. Ләкин моңа ышаныч бик аз, чөнки кинофестивальгә ислам диненә каршы булучы порно-йолдызларны чакырып, Татарстанны хур иткән кешеләрнең эшендә министр гаеп тапмый, ә киресенчә: “Яхшы эшләгәннәр”, – ди...

Рөстәм хәзрәт БАТЫР,

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана