Ачлык елында балалар язмышы (Татар “голодомор”ына – 90 ел)

27 гыйнвар 2012 ел 16:05

ТАССР төзелүнең беренче елларында (ХХ гасырның егерменче еллары) татар халкы кичергән ачлык фаҗигасе – тарихыбызның иң коточкыч, иң авыр битләредер. Бу хакта галимнәребез язды инде һәм, сәбәпләрен анализлап, дөрес бәя дә бирделәр. Тик шушы афәт вакытында балаларга һәм бигрәк тә сугыш ятимнәренә игътибар ничек булуы, аларны саклап калу өчен нинди чаралар күрелүе хакында махсус хезмәтләр юк дияргә була. Дөрес, архивларда кайбер материаллар саклана әле.

Искә төшерик: Россия, шул исәптән Казан губернасы 1914 елдан бирле өзлексез сугыш хәлендә. Халык хуҗалыгында төп көчләр булып күбрәк хатын-кызлар кала (ирләрне гомуми мобилизация белән сугышка алып торалар). Атлар да, эш кораллары да җитешми, тиешенчә эшкәртелмәгән җирдә иген уңышы кими. Ә җитештерелгән ашлыкны «бүлешүче»ләр күбәя. Мәгълүм булганча, ВЦИКның (БҮБК) 1918 елның 13 маенда кабул ителгән декреты нигезендә авылларга продотрядлар җибәрелә, һәм халыктан икмәк җыю кампаниясе башланып китә. Ә 1919 елдан, продразверстка планы кертелеп, икмәк крестьян хуҗалыкларыннан көчләп, мәҗбүриләп алына башлый һәм сугыш беткәнчегә кадәр дәвам итә. Дөрес, Совет хөкүмәте икмәкне промышленность товарларына (чәй, шикәр, тоз, керосин, мануфактура һ.б.) алыштырырга вәгъдә бирә-бирүен, тик ул тормышка ашырылмый. Шунлыктан крестьяннарда икмәкне күпләп җитештерүгә кызыксыну да кими төшә.

1920 елда бик авыр сәяси һәм икътисади шартларда Татарстан республикасы оеша. Бу ел тарихта корылык елы булып та кереп кала. Әмма табигать шартлары авыл хуҗалыгы өчен бик кыен булуга карамастан, 1920 елның башында ук Татарстанга 10 миллион 120 мең пот икмәк хәзерләү планы йөкләнә. Башында Сәхипгәрәй Сәетгалиев торган Татарстан хөкүмәте шушы планны үтәргә керешә. Республикада өч продтрибунал оеша. Алар, теләсә кайсы вакытта хөкем чыгарырга вәкаләтле булып, теләсә кемне төрле мәҗбүри эшләргә җибәрә алган. Икмәк планы һәр хуҗалыкка тулаем килеш чәчү мәйданыннан чыгып таратыла. Гаиләдәге кеше саны исәпкә алынмый. Кем дә булса разверстканы үтәми икән, аның планын бөтен авыл халкы үтәргә тиеш була. Мондый коточкыч карар бер илдә дә, бер халыкка карата да кулланылмаган (Таһиров И.Р. Гасырлар чатында. – Казан: Мастер-Лайн, 1998. – Б. 239-240).

Халыкка хәтта чәчү орлыгы да калдырылмый. Нәтиҗәдә план арттырып үтәлә. Алай гына да түгел, Татарстаннан 500 мең потка якын ит, 2 миллион пот чамасы бәрәңге, 30 миллион данә йомырка, 25 мең пот май, 8880 пот бал, 13276 пот йон, 4838 пот җитен, 4639 пот киндер сүсе һәм әле шулар өстенә печән, утын, хәтта 227344 данә тире җыела. Шулай итеп, Татарстан халкы, С.Сәетгалиевнең Совет хөкүмәтенә күрсәткән тырышлыгы нәтиҗәсендә, киләсе 1921 елгы корылык алдында бөтенләй диярлек азык-төлексез калдырыла (Вәлиев Р.К. Өзелгән дога. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007. – Б. 23.) 1920 елда Татарстанда йорт хайваннарының саны 75 процентка кими. Ачлык көчәйгәннән-көчәя бара һәм ул үзе белән тагын бер афәтне китерә. Ул да булса – тиф авыруы. Ачлыкка һәм ялангачлыкка дучар ителгән, зәгыйфьләнгән халык бу коточкыч авыруны җиңә алмый. Үлүчеләрнең саны 1920 елда 218 меңнән дә артып китә.

1921 елда килгән корылык аннан алдагы елга караганда коточкычрак дәрәҗәдә була, әмма ачлык 1921 елның кышында ук коточкыч дәрәҗәгә җитә. Кыш бик салкын килгәнгә, ашарга эзләп чыгучыларның күбесе туңып үлә. Йорт хайваннары суелып бетә диярлек. Авылларда этләр, мәчеләр ашалып бетә... Кабер казырга, мәетләрне күмәргә кешеләрнең көче җитми. Юлда, урамнарда үлеп ятучылар күбәя. Мондый шартларда иң авыр хәлдә калучылар балалар булганын аңлау кыен түгел. 1920 елда Татарстанда барысы 1208875 бала исәпләнә. Алар арасында дүрт яшькә кадәргеләр барысы  – 313842, биш яшьтән җиде яшькәчә – 267653 һәм сигез яшьтән алып унбиш яшькә кадәрге 627380 бала була. Шуларның 253892се – ятимнәр, димәк, дәүләт тәрбиясендәге балалар. Тагын Мәгариф һәм Сәламәтлек саклау халык комиссариатларына караган балалар йортларында барысы 36080 бала тәрбиягә алына. Архив материалларында күрсәтелгәнчә, әлеге балаларның да күбесе туйганчы ашаудан мәхрүм ителә, чөнки республикада азык җитешми. Шуның өстенә, күбесенең кием-салымы да бик кызганыч хәлдә, күп балалар салкын тиеп, өшеп үләргә мәҗбүр була.

1922 елның гыйнварына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда инде барысы 2 млн 400 меңнән артык кеше ачлык афәтеннән интегә. Шушы елның кышында бары бер атна эчендә ачлыктан һәм тифтан үлүчеләр саны 4 мең кешедән артып китә.

Ач балаларны һәм, гомумән, Татарстан халкын коткару өчен берни дә эшләнмәгән дия алмыйбыз. 1921 елда ачлык Идел буе өлкәләренә дә тарала башлагач, Совет хөкүмәте җитәкчеләре, шул исәптән В.Ленин дөнья халкына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. М.Горький, Америка халкыннан ярдәм сорап, балаларның ачтан тилмерүләре хакында яза.

Ниһаять, 1921 елның 18 июлендә М.Калинин җитәкчелегендә Ачларга ярдәм оештыру буенча Үзәк комиссия (Помгол) төзелә. Шундый ук комиссияләр тиз арада ачлыктан интеккән өлкәләрдә дә оештырыла. Татарстанда 28 июльдә төзелгән комиссияне Башкарма комитет рәисе Рәүф Сабиров җитәкли.

Ачлык вакытында күренекле дин әһелләренең тиңдәшсез фидакарьлекләре хакында әйтмичә булмый. Эчке Россия һәм Себер мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Галимҗан Баруди, ярдәм сорап, бөтен дөньядагы мөселман халкына мөрәҗәгать итәргә дигән карарга килә. Нәзарәт казые К.Тәрҗемани Мәскәүдәге Үзәк комиссия әгъзасы була. Алар ярдәме белән Төркия һәм Мисыр халкыннан ярдәм сорарга күренекле мәгърифәтчеләрдән Таһир Ильяси, Гобәйдулла Буби, ә Төркестанга С.Иманколый китә. Аларның сәфәрләре уңышлы була. Үзе сугыш хәлендә булуга карамастан, Төркия халкының татарлар өчен күрсәткән ярдәме аеруча игътибарга лаек.

Казан губернасыннан 1917 елдан соң чит илләргә китәргә мәҗбүр булган мөһаҗирләребез дә ярдәм оештыра. Бу эштә Казаннан киткән В.Апанаев һәм Троицкида мөгаллимәләр әзерләү мәктәбе ачкан Г.Яушева башлап йөри.

1920 елда Казан шәһәрендә балалар өчен 27 ашханә ачылып, аларда 2400 баланы ашату күздә тотыла. Россиянең икмәкле өлкәләренә озату өчен Казанда Мәгариф комиссариаты каршында эвакуация бюросы оеша. Аның җитәкчесе итеп РКП(б) өлкә комитетының хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе һәм Мәгариф комиссариаты коллегиясе әгъзасы Зөһрә Баимбәтова билгеләнә. Урамнарда, пристань, вокзалларда ачлыктан шешенгән, ертык киемнәрдән тәннәрендә җаннары көч-хәл белән сакланып торган балаларга беренче ярдәмне күрсәтү өчен 291 пункт ачыла. Әлеге пунктларда эшләргә РКП(б) өлкә комитетының хатын-кызлар бүлекләре каршындагы делегатлар җыелышлары әгъзалары тартыла. Алар балаларга дарулар, кием-салым һәм хәтта ашханәләр өчен савыт-саба (чөнки ашханәләрнең кайберләрендә 80 балага 1 кашык туры килгән) җыю белән шөгыльләнә. Нәкъ менә алар тырышлыгы белән балалар өчен «Балалар атналыгы», «Кызыл Хач атналыгы», «Ачларга ярдәм итү атналыклары» оештырыла. Икмәкле өлкәләргә озатылачак балаларны башта беттән арындырырга, мунча кертергә, өс киемнәре табарга кирәк була. «Үзләре дә ач хатын-кызлар балаларны коткару өчен чын көрәш фронты ачтылар», – дип яза хатын-кызларны оештыручы, танылган журналист Абруй Сәйфи (Сәйфи А. Татар хатын-кызлары азатлык юлында. – Казан, 1927. – Б. 45).

Балаларны поездларда озата бару да күп кенә очракта хатын-кызларга һәм югары уку йортлары студентларына йөкләтелә. Республикадан барысы 15 меңнән артык бала тиз арада башка төбәкләргә озатыла.

1921 елның 3 сентябрендә Казанга Американың ачлыкка каршы көрәш комиссиясе (АРА) вәкилләре килә. Башында Г.Гувер торган бу комиссия әгъзалары килү белән балалар учреждениеләрен күзәтү астына ала. Алар, үз машиналарына төяп, азык-төлекне кантоннарга озата башлый. «Америкалылар алып килгән ризыкның беренче партиясе 50 мең баланы ашатырга җитте, – дип яза «Жизнь национальностей» газетасы. – Тагын 150 мең балага җитәрлек азык-төлек шушы елның 1 октябренә килеп җитәчәк. Моның өстәвенә комиссия вәкилләре Татарстанга дарулар да китерәчәкләрен әйттеләр».

Америка халкының республикабызга ярдәме зур була, әлбәттә. Озак еллар дәвамында бу ярдәм хакында оныттырырга тырышсалар да, ачлыктан котылучылар аны онытмады. Хәтеремдә, өлкәннәр безгә, балаларга ул ярдәм хакында рәхмәтләр белән елый-елый искә алалар иде.

Татарстаннан читкә озатылган балаларның барысы да кире туган җирләренә әйләнеп кайта алганнардыр дип тә әйтә алмыйбыз әле. Дөрес, ачлык нәтиҗәләре белән көрәш комиссиясе балалар озатылган урыннарга аларны кире кайтару хакында хәбәрләр җибәргән үзе. «Кире кайтарылган 20 мең балага урын әзерләнде», – дип тә хәбәр итә «Татарстан» газетасы. Кире кайтару эше Мәгариф Халык комиссариатына тапшырыла, әмма комиссариатның матди мөмкинлекләре ни дәрәҗәдә булганы ачык түгел. Шулай да мәгариф хезмәткәрләренең балалар язмышына хәлдән килгәнчә ярдәмнәре хакында кайбер мәгълүматлар бар. «Татарстан» газетасында басылган бер хәбәрдә дә бу ачык күренә. Анда болай диелә: «Узган ел ачлык сәбәпле, берничә йөз бала Чехословакиягә күчерелгән иде. Чехословакия вәкилләре аларны андагы игенчеләрнең балалыкка алырга теләкләрен белдергән. Мәркәз комиссиясе аларның үтенечләрен кабул итмәде һәм балаларны кайтару чараларын күрүне Мәгариф Халык комиссариатына йөкләде. Кайта алмаган балалар хакында Зөһрә апа Баимбетова болай дип сөйләгән иде: «Мине 1922 елда Татарстаннан Бохара республикасына эшкә җибәрделәр. Бер дә китәсем килмәгән иде. Киткәч тә, һаман шул балалар күз алдымда торды. Юкка булмаган икән. Берничә елдан соң Кисловодскида ял итеп, сеңлем белән Мәскәүгә кайтып барышлый вокзалда утырабыз. Безнең татарча сөйләшкәнне ишетеп, сәләмә киемнәрдән бер үсмер бала килде. Елый-елый: «Апа, Сез Зөһрә апаны белмисезме, безне Казаннан җибәргәндә, кайтарам дип вәгъдә биргән иде. Кайта алмадык бит менә. Мин монда бер байда ялчы булып хезмәт итәм, туйганчы ашый да алганым юк», – дип үзәгемне өзде. Кемлегемне әйтергә оялдым». Бу истәлек тә халкыбыз кичергән гаять зур фаҗига хакында сөйли бит.

Бу ачлык республикада мәңге онытылмаслык тирән эзләрен калдыра. Әйе, 1921–1922 елларда 326 мең баланың ачлыктан үлүе (История Татарстана. Учебное пособие для основной школы. – Казань: ТаРИХ, 2001. – С.347) беркайчан да онытылырга тиеш түгел. Байлыкта юклыкны, туклыкта ачлыкны онытмаска куша халык мәкале. Киләчәк буын ачлыкны китереп чыгаруда кемнәр гаепле икәнен дә хәтереннән җуймаска тиеш.

Тәэминә БИКТИМЕРОВА,

тарих фәннәре кандидаты,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Чыганак: "Дин вә мәгыйшәт" газетасы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана