Мин кем?

27 гыйнвар 2012 ел 15:35

Ерактагы кояш яктырак дигәндәй, без еш кына чит илләр, ерак халыклар тарихын үз тарихыбыздан да яхшырак беләбез. Таныш булмаган яклар безне күбрәк кызыксындыра.

Болгар турында мин беренче тапкыр әниемнән ишеттем. Дөресрәге, ул язганнардан укыдым. Болгар минем күз алды­ма мул үләннәрдә уйнаклаган атлар, кулына елан чыбыркы тоткан тиен бүрекле малайлар, ауга барырга җыенган ир-егетләрдәй шаулый торган урман, тынгысыз Идел булып ки­леп басты. Тарих дәресләрендә дә мин Болгар вакыйгаларын әнә шул җирлеккә куеп күзаллый идем.

Болгарны беренче тапкыр X сыйныфта укыганда  күрдем. Физкультура укытучыбыз безне җыенга алып барды. Идел буенда тирмәләр корып (ул тирмәләрнең солдат палаткала­ры булуы бу очракта мөһим түгелдер) урнашканнан соң, без учакка утын эзләргә дип таралыштык. Дөрес, утын – сәбәп кенә иде. Асылда, һәркайсыбыз Болгар чорыннан калган чүлмәк кыйпылчыклары, Алтын Урда чорыннан калган тәңкәләр тап­мабызмы дип өметләндек. Без тапсын диеп качып калган берәр тәңкә булырга тиештер бит инде? Ләкин мин, артык хыялланыпмы, бөтенләй башка якка китеп барганмын. Берен­че тапкыр җәмәгать намазын күрүем шунда булды. Андагы ак яулыклы әбиләрнең берсе: «Бабаларыбыз ислам динен шушы туфракта кабул иткәннәр», — дип аңлатты. Аңа кадәр әле ми­нем Ибне Фадлан язмаларын укыганым юк иде.

Соңрак, инде университетта укыганда, бу җиргә ешрак килә (кайта?) башладык. Остазыбыз Гамирҗан абый Дәүләтшин лекцияләреннән соң, Болгар безнең өчен Татарстандагы ма­тур урыннан бигрәк, үткәнебез яши торган кадерле җирлеккә әверелде. Һәм үзебезнең кем булуыбызны, ни өчен шушы туфракта яшәвебезне онытмас өчен, Болгарга сокланырга гы­на түгел, ә аны сакларга да кирәклеген аңладык.

Йолдыз МИҢНУЛЛИНА,

шагыйрә

Чыганак: "Дин вә мәгыйшәт"

 

 

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана