Ерактагы кояш яктырак дигәндәй, без еш кына чит илләр, ерак халыклар тарихын үз тарихыбыздан да яхшырак беләбез. Таныш булмаган яклар безне күбрәк кызыксындыра.
Болгар турында мин беренче тапкыр әниемнән ишеттем. Дөресрәге, ул язганнардан укыдым. Болгар минем күз алдыма мул үләннәрдә уйнаклаган атлар, кулына елан чыбыркы тоткан тиен бүрекле малайлар, ауга барырга җыенган ир-егетләрдәй шаулый торган урман, тынгысыз Идел булып килеп басты. Тарих дәресләрендә дә мин Болгар вакыйгаларын әнә шул җирлеккә куеп күзаллый идем.
Болгарны беренче тапкыр X сыйныфта укыганда күрдем. Физкультура укытучыбыз безне җыенга алып барды. Идел буенда тирмәләр корып (ул тирмәләрнең солдат палаткалары булуы бу очракта мөһим түгелдер) урнашканнан соң, без учакка утын эзләргә дип таралыштык. Дөрес, утын – сәбәп кенә иде. Асылда, һәркайсыбыз Болгар чорыннан калган чүлмәк кыйпылчыклары, Алтын Урда чорыннан калган тәңкәләр тапмабызмы дип өметләндек. Без тапсын диеп качып калган берәр тәңкә булырга тиештер бит инде? Ләкин мин, артык хыялланыпмы, бөтенләй башка якка китеп барганмын. Беренче тапкыр җәмәгать намазын күрүем шунда булды. Андагы ак яулыклы әбиләрнең берсе: «Бабаларыбыз ислам динен шушы туфракта кабул иткәннәр», — дип аңлатты. Аңа кадәр әле минем Ибне Фадлан язмаларын укыганым юк иде.
Соңрак, инде университетта укыганда, бу җиргә ешрак килә (кайта?) башладык. Остазыбыз Гамирҗан абый Дәүләтшин лекцияләреннән соң, Болгар безнең өчен Татарстандагы матур урыннан бигрәк, үткәнебез яши торган кадерле җирлеккә әверелде. Һәм үзебезнең кем булуыбызны, ни өчен шушы туфракта яшәвебезне онытмас өчен, Болгарга сокланырга гына түгел, ә аны сакларга да кирәклеген аңладык.
Йолдыз МИҢНУЛЛИНА,
шагыйрә
Чыганак: "Дин вә мәгыйшәт"