Тәнгә сихәт бирә

20 гыйнвар 2012 ел 10:28

"ВТ"да күптән түгел генә "Беренче олауны – мәдрә­сәгә" дигән язма укыган идем. Анда гошер сәдакасының савабы аңлатыла. Бу уңайдан безнең Балтач районы, миңа калса, күпләргә үрнәк итеп куярлык. Әйтик, корылык елы саналган 2010 елда Шубан авылы имамы Гаптерәис хәзрәт Мөҗипов 46 капчык гошер бәрәңгесе җыйган иде. 2011 елда да гошер сәдакасын иң күп би­рүчеләр шубанлылар булды. Дин юлында куйган хезмәтләре өчен ТР Диния нәзарәте Гаптерәис хәзрәтне "Халкыбызга хезмәте өчен" медале бе­лән бүләк­ләде.

Гошерне бирергә кирәклеген һәркем тәне-җаны белән аңласын иде. Аллаһ аларның җаннарына – куаныч, тәннә­ренә сихәт бирә бит.

Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА.

Балтач районы

Чыганак: "Ватаным Татарстан" газетасы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана