"ВТ"да күптән түгел генә "Беренче олауны – мәдрәсәгә" дигән язма укыган идем. Анда гошер сәдакасының савабы аңлатыла. Бу уңайдан безнең Балтач районы, миңа калса, күпләргә үрнәк итеп куярлык. Әйтик, корылык елы саналган 2010 елда Шубан авылы имамы Гаптерәис хәзрәт Мөҗипов 46 капчык гошер бәрәңгесе җыйган иде. 2011 елда да гошер сәдакасын иң күп бирүчеләр шубанлылар булды. Дин юлында куйган хезмәтләре өчен ТР Диния нәзарәте Гаптерәис хәзрәтне "Халкыбызга хезмәте өчен" медале белән бүләкләде.
Гошерне бирергә кирәклеген һәркем тәне-җаны белән аңласын иде. Аллаһ аларның җаннарына – куаныч, тәннәренә сихәт бирә бит.
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА.
Балтач районы
Чыганак: "Ватаным Татарстан" газетасы