Алтынның нанокисәкчекләре рак авыруын дәвалый! (Мисыр галимнәренең ачышы)

13 гыйнвар 2012 ел 14:31

Мисырда баручы сәяси процесслар әлегә илнең фән өлкәсенә начар тәэсир ясап өлгермәгән, ахрысы. Моны Мисыр галимнәренең соңгы ачышы да дәлилли. www.itar-tass.com сайты биргән мәгълүматларга караганда, яман шешне дәвалауда алтын куллану уңай нәтиҗәләргә китергән.

“Рак күзәнәкләренең таралмавына каршы тору өчен алтынның нанокисәкчекләрен куллану нәтиҗәлелеген клиник тәҗрибәләр дә раслады”, – дип белдерде Каһирә шәһәре фәнни тикшеренүләренең Милли үзәгендә үткән матбугат очрашуында табиб Мостафа әс-Сәет.

Лазер ярдәмендә авыртуның “үзәге”нә китертелгән алтынның нанокисәкчекләре, шешнең кан тамырлары зәгыйфьләнүе нәтиҗәсендә, ракны туктата. Галим билгеләп үткәнчә, бу ысул белән бары тик авыру күзәнәкләргә генә йогынты ясала, моның сәламәт күзәнәкләр өчен бернинди дә зыяны юк.

Хәзерге вакытта хайваннарда клиник сынаулар үткәрелә. Өстәмә начар тәэсирләрнең булмавы тулысынча дәлилләнгәннән соң, сынаулар авыру кешеләр белән башкарылачак. Доктор Мостафа әс-Сәет фикеренчә, нанокисәкчекләрне куллану нәтиҗәле булган очракта, ул бавыр, бөер, талак (селезёнка) рагын дәвалауда үзенең хәлиткеч ролен күрсәтә алачак.

 Фотода: алтынның нанокисәкчекләре рак күзәнәкләренең таралуына юл куймый.

www.islam.ru сайты хәбәрләрен файдаланып,

КФУдагы Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеге студенткасы Ландыш ҖИҺАНШИНА

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана