БЕР ТАРИХИ ХАТНЫҢ КЫЙММӘТЕ (2012 ел – Россия тарихы елы)

07 гыйнвар 2012 ел 00:26

Татар тарихында 1670–1671 елларда Мәскәү феодалларын дер селкеткән Степан Разин җитәкчелегендә барган крестьяннар сугышына бәйле документлар күп сакланмаган. Гәрчә бу сугышларда татар халкының вәкилләре зур күләмдә катнашып килсә дә, язма документларда ул гомуми рәвештә генә искә алына, конкрет тарихи кыйммәте күренми.

Безгә ул еллардан калган Степан Разин һәм татар морзасы Хәсән Айбулат улы Карачурин тарафыннан татарларга бу хәрәкәткә кушылырга өндәп язылган бер хат билгеле. Ул хатның татарча нөсхәсе дә язылган булган, тик архив чыганакларын өйрәнүчеләр аның турында әйтүне кирәксенми. Әлеге хатның Мәскәү архивына эләгеп, сакланып калу тарихы да кызыклы.

1670 елның 6 сентябрендә Степан Разин җитәкчелек иткән баш күтәрүчеләр гаскәрләре Сембер каласы (хәзерге Ульяновск) стеналары янына килеп җитә. Аларның саны егерме меңләп була. Баш күтәрүчеләр каланы камап тора. Шушы вакытларда С.Разин янына Кадом өязенең Лундан авылыннан оста сугышчы, морза Хәсән Карачурин да килеп җитә. Хәсән казаклы татар булып, рус өчен сугышларда күп йөргән, җәрәхәтләр алган, энергиясе ташып торган батыр була, аңа хезмәтләре өчен Романовлар хөкүмәте, җир һәи льготалар биреп түләгән. Аның утары һәм җирләре Лундан авылында булганы мәгълүм. Бу урыннар хәзер Мордовия җиренә керә.

Хәсән Карачурин С.Разинның бик тиз якын кешесе булып киткәнгә охшый. Татар халкын разинчыларга кушылырга өндәп язган чакыру хаты аларның икесе исеменнән дип тә языла. С.Разин Романовлар палачлары кулына эләккәч, аннан сорау алганда ул Хәсән Карачуринны иң зур көрәштәшләреннән санап, аның исемен беренчеләрдән булып атый. Әмма Хәсәнне башкисәрләрдән Аллаһ үзе саклаган, алар аны тота алмаган.

Хәсән Карачурин һәм Степан Разин исеменнән татар халкына азатлык көрәшенә өндәп язылган уртак хатта Казан шәһәре һәм аның якын-тирәсендәге авылларда яшәгән абруйлы татар голәмәләре исемнәре дә телгә алына. Алардан  хатта Икшей мунла, Мамай мунла, Ханыш морза, Мәскәү морза кебек шәхесләрнең исемнәре китерелә (Крестьянская война под предводительством Степана Разина. Сборник документов. Том II. Часть I. – М.: Изд-во АН СССР, 1957. – С.52.). Без түбәндә шул күрсәтелгән шәхесләрнең татар тарихында кемнәр булуына тукталып үтәрбез.

Бу исемлектәге Мәскәү морза (Москов мурза) шәхесе һәм аның шәҗәрәсе безнең тарафтан элегрәк бераз өйрәнелеп, аның Идегәй токымыннан булган Сөендек морза улы Хуҗаштан туган Мәскәү морза икәнлеген, нәселнең Төмән каласы тирәсендәге Ботак исемле авылыннан (хәзерге Мордовия Республикасы) күчеп килеп, Тау ягына, соңыннан Җөри юлы Тау Иле авылында төпләнүен (хәзерге Татарстанның Питрәч төбәге Тау Иле авылы) ачыклаган идек. Мәскәү морзаның Казан өязенең 1647–1656 елларда төзелгән Казан өязенең теркәү кенәгәсендә Бимәр-Тау Илендә 170 дисәтинә җир биләгәнлеге теркәлеп калган (Писцовая книга Казанского уезда 1647–1656 годов. – М., 2001. – С.202.). Бу нәселнең  XVI–XVII гасырларда яшәгән кешеләренең кайберләренә куелган кабер ташлары хәзергәчә сакланып килә.

Хәсән Карачурин кул куйган хатта искә алынган Ханыш морзаның князь Яушев нәселеннән икәнлеге мәгълүм. Аның шәҗәрәсе Ханыш (Каныш) морза бине Ишкәй морза бине Багыш князь бине Явыш князь. Ул кешегә 1648 елның маенда Әтнә авылы янында (Татарстанның Әтнә төбәге, Әтнә авылы) Ашыт елгасы буенда зур печәнлек җирләр бирелә. Каныш (Ханыш) Морза Яушев Бүләр шәһәре янындагы борынгы татар дөрбәләрен саклап тору өчен Кулай һәм Чыты авылы (хәзерге Питрәч төбәгенә карый) татарларын әлеге хәрабәләр янына 1678 елда күчерүне дә оештырган кеше.

Хаттагы өченче кеше – «Мамай мунла» турында кайбер мәгълүматлар XVII йөз татар шагыйре Мәүла Колый хикмәтләрендә сакланып калган. Аның Бүләр шәһәрендә дөрбә төзегәне, Балымгуҗаның мөриде булганы, атаклы мөдәррис булганлыгы мәгълүм. Шулай ук шагыйрьнең туган җире – Казан шәһәре, ә аның андагы мәчеттә имам булганлыгын һәм инде 1670 –1678 елларда язылган шигырьләренең берсендә остазының үлгән булуын да белдерә.

Х.Карачурин хатында искә алынган Иштирәк хафиз турында да кызыклы хәбәрләр саклана. Хатта аның исеме «Икшей мунла» дип ялгыш язылган.

Икшей мунланың Иштирәк хафиз икәнлеген чуваш тарихчылары башка чыганаклар ярдәмендә төзәтеп укыган. Алар, бу төзәтмәгә нигез итеп, С.Порфирьев хезмәтенә таяна. Ләкин СССР Фәннәр академиясенең Тарих институты хезмәткәрләре Иштирәк абызны ялгыш чуваш милләтеннән дип күрсәтә. Тик ул вакытларда чуваштан абыз түгел, берәр дога белгән мөселман да булмаган. Мәскәү тарихчылары Казаннан 1670 елда, октябрь башларында князь Алексей Михайловичка Ю.Долгоруков язып җибәргән хәбәрне дә дөрес аңлата алмаганлыкларын бик ачык күрсәтә. Алар Иштирәк абызны Зөя өязе Каратай авылы чувашы дип искәрмә язган.

Казан воеводасы А.Голицын Иштирәк хафиз, Каратай авылына дүрт иптәше белән килеп, анда татар һәм рус телләрендә С.Разин исеменнән ике хат калдырылганын хәбәр итә. Һәм ул хатларның воевода кулына тапшырылуын һәм Мәскәүгә хөкүмәт адресына озатылуын яза...

Иштирәк хафиз Каратайга баргач, барлык татар һәм чувашларны бердәм булырга, бер-берсенә каршы сугышмаска һәм разинчылар ягына чыгарга өндәп чыгыш ясаган.

Бу хатларны Иштирәк хафиз һәм аның дүрт иптәше артыннан яшерен рәвештә Нугай юлыннан булган ике чуваш йөзбашы һәм бер тәрҗемәче җибәреп, таптырып кайтара. Аларны воеводаның Кама Тамагындагы яшерен агенты Григорий Сокольнин дигән резидент оештырып уңышка ирешә.

Иштирәк хафиз (абыз) бу хатларны таратканы өчен нинди җәзага тартылгандыр, анысы билгесез. Ләкин аның һиҗри ел исәбе белән 1092 елда, ә милади ел исәбе буенча 1681 елда вафат булганлыгы һәм кабере өстенә Казан ханлыгы заманындагы традиция буенча эшләнгән эпитафик плитә куелганлыгы төгәл билгеле. Әлеге ташта «Иштирәк хафиз Ишәй суфый углы» дип язылган һәм ташбилге Татарстанда, Теләче төбәге, Максабаш зиратында саклана.

Степан Разин һәм Хәсән Карачурин исеменнән 1670 елда татар халкына һәм аның зыялыларына атап язылган хат, крестьяннар сугышы чорындагы татар халкының рухи халәтен чагылдыра. Татар халкы арасында милләт язмышын кайгыртып йөргән, хөр табигатьле Иштирәк хафиз, Мамай мулла, Ханыш морза, Мәскәү морза кебек тирән белемле шәхесләр булган кебек,  чит кавем хакимлегенә ярашып, үзенең бөтен кешелеген, телен, динен, туганын сатарга да әзер булган «чуваш» катлавы да булганлыгы ярылып ята. Әлеге катлам Казанны 1552 елгы саклауда да катнашмыйча, шул вакытта ук татар халкына зур зыян китергән. Аеруча Арча ягындагы чувашлар сатылуда маһирлык күрсәткән. Хәтта бу сатлыклыкның кабатлануы Акай явы вакытында, Акай батырның сәбәпсез һәлакәтенә дә «Казан чуашлары»ның – ат каракларының провокацион хыянәте сәбәп була.

Степан Разин бөтен Идел буе халыкларын канечкеч боярлар, алпавытлар, әрәмтамак монах орденнарыннан саклау өчен яуга чыкканда да татарның «чуваш» катлавы хыянәтчелектән айнымый. Иштирәк хафизның: «Бер-берегез белән сугышып һәлак булмагыз», – дигән үгетен дә, «Степан Разин белән берләшегез», – дигән сүзләрен дә патша воеводаларына ашыга-ашыга җиткерергә тырышканнар. Хыянәтне җир күтәрми. Бүгенге татар халкы арасында хаин «чуваш» катлавы юкка чыкса да, милләтебездә яман гадәтләрнең беткәне юк. Аларның пычрак фикерләре татар матбугатында әледән-әле кара эзләрен калдыра килә.

Марсель  ӘХМӘТҖАНОВ,

филология фәннәре докторы

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана