Җаныбыз тынгылык эзли...

07 гыйнвар 2012 ел 00:19

1

        Инде берничә ел күрешмәгән бер иптәшемне очраттым бүген. Заманында җор телле, шаян булган егетнең күзләре нигәдер моңсу, карашында – билгесезлек һәм борчылу. Хәл-әхвәл сораштык. Юк, Илсурның барысы да тәртиптә кебек: эше әйбәт, гаиләсе бар, торак мәсьәләсе дә борчымый. Тик, күңелен биләп алган ниндидер зур, әһәмиятле проблеманың күзендәге  чагылышы минем йөрәгемә үтеп керә сыман.

         – Соңгы вакытта, нигәдер, үз-үземә урын таба алмыйча, өзгәләнеп йөрим әле мин, – дип зары белән уртаклашты Илсур. – Вак-төяк мәшәкатьләрне искә алмаганда, дөньям бөтен һәм түгәрәк дип әйтергә була, ләкин күңелем тыныч түгел. Эшкә йөреп акча эшләсәм дә, гаиләмне тәэмин итсәм дә, нәрсәдер барыбер җитми кебек тоела. Дөресен әйткәндә, алдагы көн өчен кайгырам, чөнки мин... чөнки без... без үзебезгә хуҗа түгел... Без дигәнчә бармый бу тормыш, без уйлаганча түгел...

         Нык, хәлле гаиләдә тәрбияләнеп үскән курсташымның без университетта укыган чакта "киләчәгем өчен борчылам" дип бер дә әйткәне булмады. Әнисе – табибә, әтисе – ниндидер оешмада түрә; укырга да гел үз машинасында килеп йөри иде...

         Мин шулай хатирәләремне яңартып алган арада Илсур сүзен дәвам итә:

         – Былтыр әтиебез үлеп китте бит әле безнең. Биш ел буе салган яңа йортка күченеп, шунда ике ай да яши алмады, мәрхүм. Йә, шуннан соң без үзебезгә хуҗа дип әйтеп буламы инде? Кеше нинди генә көчле, мөлкәтле һәм кодрәтле күренмәсен, чынлыкта ул бик зәгыйфь һәм мохтаҗ икән шул. Шуны аңлаганнан соң, күңелем тынычсызланып, борчыла башлады. Җаным тынгылык эзли, ләкин әлегә мин ул тынычлыкны таба алмыйм...

         Тынгылык эзлим. Иптәшемнең шушы сүзләре бүген бик күп кешеләрнең ихлас теләген чагылдыра. Чыннан да, җаның тыныч булмаса, байлык та, ниндидер уңышларга ирешүең дә юатмый һәм шатландырмый. Менә Илсур да үз тормышыннан зарланмый шикелле, әмма бәгыре өзгәләнә, телгәләнә... Әле бит сөенечле хәлләргә караганда, борчулы-үкенечле вакыйгалар, мәшәкать-кыенлыклар күбрәк була безнең тормышта. Шулай булгач, ничек кенә ирешергә ул тынгылыкка, кайлардан эзләп табарга аны? Аралашуыбыз дәвамында без кардәшем белән әлеге катлаулы сорауга бергәләшеп җавап эзләп карарга булдык.                                                            

2

         – Әйе, Илсур. Кеше зәгыйфь һәм мохтаҗ дип әйтүең – хак. Адәм баласы бит, кем булуына карамастан, ниндидер проблема һәм авырлыклар килгәндә, кемнәндер яки нәрсәдәндер ярдәм өмет итә. Бу дөньяда яшәүче кешеләрнең берсе дә "мин бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел һәм кемгә телим – шуңа булышам" дип әйтә алмый.

         – Ә акчалары хәтсез булган миллиардерлар?

         – Үлемнән, авырудан һәм бәла-казалардан акча гына саклап кала алмый шул, юкса ул байлар авырмас та, үлмәс тә иде – яшәүне сатып кына  алырлар иде. Өстәл тулы затлы ризык булса да, ашказаның эшләмәсә, ул ризыкны ашап булмый. Аллаһы Тәгалә бушка биргән һава да – зур нигъмәт, ул барысына да җитәрлек, ләкин кайберәүләр (астма, ягъни күкрәк кысылу белән авыручылар) аны да юньләп сулый алмый. Шулай итеп, бер хикмәт иясе әйтмешли, ризыкны, йомшак мендәрне, яхшы йортны сатып алып була, ләкин ризык тәмен сизү һәм аппетит, йокы һәм өй эчендәге тынычлык беркайда да сатылмый, аларны Аллаһы Тәгалә генә бирә ала.

         – Да-а... Дөрес әйткән бит бу галим, ә?

         Уйчан күз карашын җиргә төбәп, Илсур бер мәлгә тынып калды. Кыска гына мизгел эчендә аның күзе алдыннан яман чирдән үлгән атасы, йокысызлыктан интегүче тәтәсе, көн дә шаулашмыйча-талашмыйча калмаган күршеләре үтеп китте.

         – Алай булгач, син миңа шунысын аңлат, – дип аптыраулы кыяфәт белән әкрен генә дәште әңгәмәдәшем. – Ни өчен Аллаһы Тәгалә безгә авырулар бирә, алдакчылар һәм башка явыз ниятле кешеләр белән очраштыра?

         – Адәм баласы үзенең көчсез икәнлеген һәм Яратучыга мохтаҗ булуын аңлар өчен. Аллаһы Тәгалә кешегә авырлыкны, ул Аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итсен өчен бирә.

         – Ник, авырып китсәң больницага да барасы түгелмени?

         – Нишләп бармаска, барырга кирәк, ләкин табиб дәва гына бирә, ә шифаны, ягъни савыгуны Аллаһы Тәгаләдән башка беркем дә бирә алмый. Шуңа күрә табиб биргән даруны кап, ләкин шифасын ихлас күңел белән Аллаһыдан сора.

         – Ә инде дога кылып та терелмәсәң?

         – Әгәр терелмәсәң яки башка ниндидер максатыңа ирешә алмасаң, "Әлхәмдүлилләһ" дип Раббыңны макта, чөнки Аллаһы Тәгалә белүчерәк. Ул ничек бирә, ничек оештыра – безнең өчен шулай хәерле дип уйларга кирәк. Һәрбер нәрсәдә мәгънә-хикмәт бар.

         – Ә хезмәттәшең яки күршең бик начар булуда нинди хикмәт? Әнә безнең урамда торучы ике күрше хатын инде ничә ел талашалар, берсе бигрәк тә әшәке, ай-яй-яй...

         – Аллаһ кешеләрне төрлечә сыный бит. Монысы да зур, җитди сынау. Берсе (әшәкесе) күршесенә һөҗүм итә, ди. Ә шул күрше Аллаһыга сыенуны белми – тегесенә җавап бирә. Моның "җене" сөенә, чөнки үзенә беразга гына булса да җитәрлек энергия суырып алды. Тәмам тынычлыгын җуйган теге хатын исә хәлсез калып кереп егыла. Берничә көннән бу хәл кабатлана, чөнки беренчесенә тагын дәрт-энергиясен тулыландырырга кирәк. Ләкин моңа киртә куеп була: яман хатын нәрсә генә дисә дә – дәшмәскә. Зикер кылып, ягъни Аллаһны мактап, күңелеңдә давыл кузгатырга ирек бирмәскә кирәк.

         – Ул, бәлки, дәшмәс иде дә, тегесе бит нахакка гаепли, начар сүзләр әйтеп рәнҗетә.

         – Бу хакта бер ислам галиме болай дигән: "Әгәр игътибарыңны Аллаһка юнәлдергән чакта кешеләрнең тупаслыгы синең хәтереңне калдырмый һәм кәефеңә тәэсир итми икән, бу йөрәгеңнең олы һәм холкыңның затлы булуын исбатлый”. Менә бит кайда хикмәт. Без шайтан кабызып җибәргән учакка "ягулык" өстәп, дәрәҗәбезне генә төшерәбез һәм үзебезгә зыян салабыз.

         – Шулай шул, җәнҗалчының түбән дәрәҗәсенә төшеп пычранганчы, аны читләтеп узу һәм җавап бирмәү күпкә яхшырак. Ә шундый начар, хәтта явыз, хәтәр кешеләр янаса, ничек тә булса куркытырга теләсә?

         – Моның турында Аллаһы Тәгалә болай ди: "Мин Адәм баласының йөрәгендә ике курку урнаштырмыйм. Әгәр кеше Миннән курыкса, башка беркемнән һәм бернәрсәдән курыкмас. Әгәр Миннән курыкмаса, мәхлуклардан куркуны йөрәгендә урнаштырырмын". Коръәндә мондый мәгънәле аять тә бар: Аллаһның җәзасыннан куркып гөнаһлы гамәлләрдән читләшкән кешегә Аллаһ кыенлыклардан чыгу юлын күрсәтер".

         – Ә үлемне ислам дине ничек аңлата? Нишләп шулай бик сагайта һәм куркыта соң ул үлем?

         – Бу хакта ислам галимнәре болай диләр...

3

...Бала ана карынында ярала. Аның шундый искиткеч камил рәвештә формалашуы – үзе бер могҗиза. Ләкин баланың билгеле вакыт үтүгә карында хәрәкәтләнә башлавы, ягъни "терелүе" – безнең акылыбыз аңлап бетерә алмый торган тагын бер сер, тагын бер бөек могҗиза. Бу вакыйга турында халык гади итеп кенә "җан керде" дип әйтә. Кайдан килгән соң ул җан? Кем ясаган аны? Көчсез нәни яралгыга аны кем урнаштырган соң? Хакыйкать бер генә: җан ахирәттән килгән. Аны Аллаһы Тәгалә бар кылган һәм Раббыбыз әмере буенча җанны фәрештәләр балага өреп кертә.

         Галимнәр әйтүенә караганда, җан ул – нурдан яратылган җисем. Ул исән, хәрәкәтләнүчән һәм үз асылында яшәүне, гыйлемне, ихтыярны, яхшылык белән начарлык арасында сайлый белү сәләтен һәм адәм баласына хас булырга тиешле башка сыйфатларны туплый. Һәр кешегә ул Раббыбыз Аллаһы Тәгалә бөек хикмәт белән оештырган махсус программа салынган килеш бирелә. Төп максат – һәр җан Аллаһ аңа биргән программаны үтәп, үз вакыты белән ахирәткә, Аллаһы Тәгалә хөкеменә кайтырга тиеш була.

         – Бу бер оешма хезмәткәре командировкага җибәрелгән кебек түгелме соң инде? – дип елмаебрак дәште Илсур.

         – Шулай дип тә була, дөрес чагыштырасың. Командировкага киткән кеше үз өстенә бит төрле бурычлар ала һәм үзенә йөкләтелгән вазифаны җиренә җиткереп башкарса, туган якка борчылмыйча һәм сөенеп кайта. Әмма үзенә бирелгән акчаларны тотып бетереп бурычын үтәмәсә, андый хезмәткәргә кайту авыр һәм куркыныч була.

         – Ә-ә, менә хәзер мин мәсьәләне бераз аңлыйм бугай: үлем безне шуңа бик сагайта һәм куркыта, чөнки...

         – ...Чөнки үлем ул – җан белән тәннең аерылуы һәм җанның үз "ватанына" – ахирәткә кайтып китүе. Ахирәттә исә бөтен "программа" буенча Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотасы була.

         – Менә нигә безнең җаннарыбыз тыныч түгел икән, – диде Илсур уйчан гына. – Ахирәткә, мәңгелеккә күчкәч, ничек җавап бирербез дип кайгыралар алар, димәк...

         – Нәкъ шулай. Безгә бирелгән сәламәтлек, акыл, нәрсәдер эшләргә мөмкинлек бу дөньяда яшәр өчен генә түгел, ахирәткә әзерләнер өчен дә бирелгән нигъмәт ул.

         – Ә күп кешеләр дөнья өчен генә яши...

         – ...Һәм ахирәт тормышына ышанмаганга, аны белмәгәнгә күрә бөтен өметен дөнья тормышына баглый, дөнья малы табам дип тырыша: шул мал артса, сөенә, ә югалтса – бик кайгыра. Ләкин кеше нинди генә матди "юатулар" уйлап тапмасын, аның күңеле канәгатьләнә алмый, чөнки, әйткәнемчә, җанның бу дөньяга килүенең төп максаты байлык туплау түгел, ә тән белән берлектә аларны юктан бар кылган Яратучыга гыйбадәт итү. Аллаһ белән кеше арасы төзек, дөрес булмаганга гына күңел сыкрый, борчыла.

         Шушы сүзләр Илсур йөрәгенә үтеп керсә дә, аның күңел төбендә бер шикләнү "корты" кымырдап, үзенең үҗәт авазы белән хакыйкатьне кире кагып карады:

         – Белмим инде... гел намаз укып, мәчеткә йөреп кенә тормыш итеп булмый бит...

         – Ә кем әйтә көне-төне намаз гына укы дип? Көне-төне дөнья эшен генә эшлә дип әйтүче дә юк. Һәр нәрсәнең – эшнең дә, ялның да, намазның да – үз вакыты. Кыска гына намазга караганда дөньяви эшләребезгә шактый күбрәк вакыт бирелә бит әле. Бу беренчедән. Ә икенчедән, сөйләшүебез башында үзең әйттең: кеше зәгыйфь һәм мохтаҗ. Кичтән моны эшлим, тегене башкарам, иртәгә таулар әйләндерәм дип планлаштырып куясың, ә иртәгесен, авырып китеп, ятагыңнан да тора алмыйсың. Шулай булуы мөмкинме? Бик мөмкин... Өченчедән, иман-ышаныч дөнья эшләрен башкаруда да зур терәк-ярдәмче: бисмиллаһны әйтеп, Аллаһыга тәвәккәлләп эшләсәң, нәтиҗәсе ничек булса да, күңел барыбер тыныч кала, чөнки Раббыбыздан хәерлесен сорадык. Ә Аллаһы Тәгалә теләгәнчә, Ул кушканча яшәгәнгә күрә, кешенең җаны ахирәткә ничек кайтып китәрмен дип тә борчылмый.

         Күңел тыныч кала... Моны ишетүгә Илсурның күз аллары кинәт ачылып киткәндәй булып, йөрәгендә ниндидер изге җылылык белән өртелгән очкын кабынды. Шушы очкын Илсур кальбен йомшак кына итеп яктыртты, күңелен исә аңлаешсыз шатлык, өмет биләп алды. Һәм ни хикмәт – әлеге яктылык сүрелми, кимеми! Борчулы йөрәктә пәйда булган ышаныч Илсурны үз тормышына, бу дөньяга – бар Галәмгә! – икенче төрле каратты.

         – Әйе! Бу Галәмнең Яратучысы булуына мин ышанам! – диде аңа йөрәге. – Ул – яшәүнең һәм үлемнең Хуҗасы, Адәм балаларын сәламәтлек, ризык, һава белән нигъмәтләндерүче, безне бу дөньяда сынап, ахирәттә каршы алачак бөек Раббыбыз... Аның бөеклеге куе урманнарда һәм иксез-чиксез тирән дәрьяда, чәчәк тулы матур болыннарда, төнге күкнең серлелегендә... Шушы мәхлукатлар бер максатсыз һәм мәгънәсез яратылмаган һәм алар үзләренә йөкләтелгән вазифаларны төгәл башкара. Кешеләр яшәешендә дә зур, бөек Максат бар. Бөек Максат...

         Гыйлем һәм хакыйкать юлларында әле шактый күп адым  ясарга туры киләчәк Илсурга. Ләкин бу тормышта аңа бирелгән күп нигьмәтләр Аллаһының бик зур бүләге булуын ул инде хәзер аңлый һәм ихластан шөкер кыла. Көн саен якынлаша торган ахирәт тормышы турында да Илсур хәзер уйламыйча яшәмәс. Ахирәткә кертүче "ишек" янына килеп җиткәч тә, ул шул ишекне курыкмыйча ачар. Мәңгелеккә таба илтә торган тормыш юлында проблемалар, авырлыклар булмый калмас. Әмма Иман, Аллаһыга ныклы ышаныч белән яшәгәндә, хәвеф-хәтәр һәм кыенлык төн кебек үтәчәк. Чөнки иманлылар шикләнмичә ышана: ул "төн" узар һәм, һичшиксез, аны игелекле, сөенечле, яп-якты "көн" алыштырачак. Сөенечле, Якты Көн...

Ришат КУРАМШИН,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Үрнәк имам

21 май 2014 ел 15:37

Кәфенлек кесәсе

13 май 2014 ел 14:31
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана