Суд Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә ял итүгә каршы түгел

05 гыйнвар 2012 ел 13:55

Россиянең Югары суды Башкортстанда Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрендә ял итүне законлы дип тапты. «РИА Новости» хәбәр итүенә караганда, Башкортстан Дәүләт Җыены дәгъвасына җавап буларак, берничә ай элек кабул ителгән әлеге бәйрәм көннәре ял көне түгел, дигән карар юкка чыгарылды.

Белгәнебезчә, агымдагы елның сентябрь аенда Башкорстанда яшәүче Сергей Дулов дигән бер журналист мөселман бәйрәмнәрендә ял итәргә теләмәве белән танылды. Сергей Дулов ислам дине бәйрәмнәрендә ял итү Россия Конституциясенә, Хезмәт Кодексына һәм кайбер Федераль Законнарга каршы килә, дип саный. Башкортстан судларында яклау тапмагач, ул Россия Югары судына мөрәҗәгать итә һәм теләгәненә ирешә: Россия Югары Суды аның дәгъвасын канәгатьләндерә. Чөнки РФ Хезмәт Кодексы “тарихи, милли һәм башка традицияләргә бәйле хезмәт мөнәсәбәтләре”н көйләми икән. Бу уңайдан федераль карар гына көчкә ия. Димәк, төбәкләр Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә ял итүне үзләре генә хәл итә алмый.

26 августта Россия мөселманнары арасында зур бәхәсләр уяткан бу мәсьәлә буенча Башкортстан депутатлары РФ Дәүләт Думасына илебезнең мөселманнар күпләп яши торган төбәкләрендә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә ял итү турында закон проекты белән чыкты.

Бу уңайдан, 27 сентябрьдә Казанда уздырылган республика мәчетләре мөгаллимнәренең I Киңәшмәсендә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Россия Югары суды карары белән килешмәвен белдергән иде. Ул: “Без республикада инде моннан дистә елдан артык элек Корбан гаетен закон нигезендә ял көне дип билгеләдек. Менә узган ел гына Татарстан Дәүләт Советында яңа закон кабул итеп, Ураза гаетен дә рәсми ял көне дип игълан иттек. 922 елның 21 маенда Бөек Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми дәүләт дине итү турындагы датаны шулай ук законга кертеп куйдык. Әмма бу арада куанычлы гамәлләргә тап төшә башлады. Россиянең Югары суды ил субъектларының үз бәйрәмнәрен булдыра алулары законсыз, дигән карар чыгара. Башкортстан һәм Татарстан парламентлары моңа ризасызлык белдереп, Россия җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. Бу көннәрдә әлеге мәсьәлә карала. Һичшиксез, Россия законына үзгәрешләр кертелергә һәм төбәкләр үзләренең бәйрәмнәре турында законнарны кабул итәргә тиеш. Минемчә, бу мәсьәләгә ачыклык керер, ул уңай хәл ителер дип ышанырга кирәк. Конституцияне бозарга беркемнең дә хакы юк. Президентның да, министрларның да, депутатларның да”, – дигән иде ул.

«РИА Новости» биргән мәгълүматларга караганда, Башкортстанда Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрендә ял итү законы 1992 елдан бирле гамәлдә.

Айзирәк ГӘРӘЕВА

Чыганак: www.intertat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана