Каш ясыйм дип күз чыгармыйк!

05 гыйнвар 2012 ел 13:53

Мәктәп укучысына югары математиканы өйрәтмиләр. Математика саннарны өйрәнү, кушу-алу, тапкырлау-бүлүдән башлана. Әгәр балага катлаулы формулалар өйрәтә башласаң, фәнгә карата нәфрәт кенә туачак. Галимнәр гади халык белән сөйләшкәндә фәнни терминнарны сирәгрәк куллана, катлаулы проблемаларны үз эчендә хәл итә.

Әлеге күренешне юкка гына сурәтләмәдем. Мөселман өммәтендә шундыйрак хәл көннән-көн арта бара. Гади халык дип әйтик, диннең “д” хәрефен дә белмәгәндә, газета-журнал битләрен тутырып, радио-телевидениене шаулатып, “ваһһабилар” дигән сүзләр чыкты, террорны мөселманнар белән бәйли башладылар, мәзһәбләр арасындагы аермалар, төрле сораулардагы каршылыклар турында бәхәсләр башланды. Ашап туйгач, “Амин” әйтеп куюдан артыгын белмәгән халыкның күзе шар булды: әби-бабадан килгән динебезнең тагын нинди яклары ачылыр?   

Авылда (район, шәһәрдә) бер-бер артлы яулык бөркәнгән, атлаганда җирне себереп баручы озын итәкләр кигән, күзләрен өскә күтәреп тә карамаучы кызлар саны ишәя башлады. “Түбән очта яшәүче Салихның кызы: “Телевизор шайтаннан ул, карамагыз”, – дип әйтә дигән чышын-пышын аптырау сүзләре китте. Күрше авыл егете укырга киткән җиреннән көрәк кадәр сакал үстереп кайткач һәм мәктәптә бергә укыган кызлары белән дә исәнләшми башлагач, халык тагын да борчуга калды: менә нишләтә икән ул дин!

Күп тә үтмәде, икенче бер авылда шундый “көрәк сакаллылар” мәчеттә яши башлаган икән, дигән сүз чыкты. Дөрес, кемдер: “Яшәмиләр, ә көн саен җыелып нидер сөйләшәләр”, – дип төзәтте. Шул арада берсе тагын: “Телевизордан күрсәткән террорчылар булмасын тагын! Ваһһабилардыр әле!” – дип тә ярып салды.

Тыныч кына яшәп ятучы кайбер гаиләләрдә ата-ананы төн йокысыннан калдырган борчу туды. Әнә бит, шәһәрдә укып ятучы бердәнбер малайлары намаз укый башламакчы, икенче берәүләренең кызы: “Яулык ябам”, – дигән була. Хәзер, ди, менә! Бөтен урамның бармак төртеп көлүе, чышын-пышын сөйләвенә түзеп торасы юк – башкалар нинди, безнең балалар да шундый булырга тиеш! Тәртипле булсыннар, тыйнак киенсеннәр – артыгын маташмасыннар. Әнә бит, Гөлбикәнең кызы бер мөселман егете белән танышып, ике ай йөргәннән соң кияүгә чыкты да өйдә бикләнеп яши башлады. “Мин үз балама андый киләчәк теләмим!”, “Намаз укый башлар да, Яңа ел, туган көн бәйрәм итү юк, дип, Салих кызы кебек, оятка калдырып бетерер!”

Искиткеч бу, җәмәгать! Юк, искиткеч түгел, коточкыч! Шулкадәр гүзәл, камил динебезне нишләттек?! “Ислам динен тотабыз” дип тырыша-тырыша башкаларда аңа карата нәфрәт тудыру – бу нәрсә? Икейөзлелекме, кяферлекме, гөнаһмы, ялгышумы, нәрсә бу?

Курыкканга куш, койрыгы белән биш, диләр. Башына бәла төшкәч кенә: “Ярдәм ит, Ходаем!” – дип ялвара башлый торган халык күңелендә вәсвәсә туды: ата-бабаларыбыз тоткан динне белмәгәнбез генә, ахры...

Шул арада муллалар үзара бәхәсләшә башлады, моңа кадәр колакка ишетелмәгән “мәзһәб” дигән сүзне еш кабатлый киттеләр, гошер сәдакасы өчен дип мәҗбүриләп бәрәңге җыеп йөргәч, аларга булган бер тамчы хөрмәт тә парга әйләнеп очты...

Яшьләр дингә килә, дип сөенәбез. Ләкин ни өчен дингә килгән яшьләребез артыннан совет заманында үскән коммунист әти-әниләре дә тартылмый? Әгәр яшьләр ислам кануннарын дөрес үти икән, аларга карата соклану туарга тиеш түгелме? Мөселман кешесе әти-әнисенә аерата зур хөрмәт һәм ярату белән карарга, аларның фикерен аяк астына салып таптамаска, нинди генә караш белән яшәсәләр дә, аларны кире какмаска тиеш бит. Бу турыда хәдисләр, гыйбрәтле хикәятләр күпме! Ислам тотучы кеше боларны белә булыр. Аларның күркәм сыйфатларын күреп башкалар да сокланырлык булырга тиеш. Аларны күреп сокланган кеше исламга тартылмый мөмкин түгел...

Берәр зур эш башлаганда, кечкенәдән гадәткә кергәнчә, “бисмиллә” дип әйтеп куюдан артыгын белмәгән гади халыкка ислам диненең кеше аңлап бетермәслек якларын үзебезчә аңлатып, катлауландырып, булмаган тыюларны да ясап, нәфрәт кенә тудырмыйбызмы? “Мин мөселман”, – дип көне-төне намаз һәм догалар укып, әти-әнисе муенына яшәп утыручы яшьләребез хәерле гомер кичерәме? Саваплары күп булырмы?..

Бер гаилә дә эчке проблемаларын урамга чыгып кычкырмый! Мөселман өммәте икәнбез, без дә үз пробелмаларыбызны эчтә хәл итәргә тиеш. Гаиләдәге кагыйдәләрне  һичкем күршеләргә кереп таләп итә алмый – моңа соклану аша тартырга, өйрәтергә мөмкин, ә таләп итәргә түгел! Чит йортка үз таләпләреңне куеп булмый – кеше күңеленә дә таләпләр куя алмыйсың.

Балаларга фәнне өйрәтер өчен башта соклану, кызыксыну уяталар. Беренче дәресләрдән үк нәфрәт туган фәнне гомергә дә өйрәнә алмыйсың. Әгәр исламга карата шундый мөнәсәбәт туса – белмим, моның өчен кем түләргә тиеш?

“Кеше өчен түгел, үзебез өчен тырышабыз, Кыямәттә үзебез генә булабыз”, – диючеләр дә булыр. Әмма үз гамәлләребез үз җилкәбездә булачак бит. Безнең гамәлләр аркасында исламга шикләнеп яки нәфрәтләнеп (әстәгъфируллаһ!) караучылар өчен җавапны да үзебез тотарбыз.

Ихлас күңелдән кылган яхшылык кешенең йөзендә нур уята. Бернинди ясалмалык та, арттыру да, киметү дә, булмаганны бар итәргә тырышу да кирәкми. Йөздәге нур – күңелдән, ният-гамәлләр ихластан булырга тиеш. Шул очракта сиңа сокланып карарлар. Чын мөселман шундый була!

Таңсылу РӘХИМОВА

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

 

Башка журналлар

Мәчетләрне яшәтүнең сере

11 октябрь 2013 ел 13:13

"Тузмый торган бүләк"

10 октябрь 2013 ел 14:15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы