Бәхет ачкычлары

26 декабрь 2011 ел 11:04

Һәр кешенең кайчан да булса уйландырырга мәҗбүр иткән темалары шактый. Ул кайвакыт йокыларны качыра, ашаудан калдыра, ниндидер хисләр белән тулган тормышны тагын да баета. Хәзер сүзем – “Хатын-кыз бәхете” турында. Күпме язучыларның әсәрләрендә чагылган, бары соклану һәм гүзәллек кебек хисләр тудырган хатын-кызларыбыз! Нәкъ менә аларга һәрвакыт терәк һәм назга тулып торган бәхетле тормыш кирәк. Чөнки алар батыр ирләр табып биргән малны саклаучы, назга сусаган күңелләрне өмет һәм шифа белән тулыландыручы һәм, әлбәттә, гаилә учагына җылы биреп торучы затлар!

Шул нисбәттән Татарстанның мөселман яшьләре берлеге барлык күркәм затларыбыз өчен “Бәхет ачкычлары” дигән тренинглар курсы оештырды. Ул Казандагы Мәрҗәни мәчетендә үтте. Рүзәл Әхмәдиев җитәкчелендәге әлеге оешма күптән түгел генә эшли башлады һәм беренче эш итеп ул мөселманнар арасында “Quest muslims” (Квэст муслимс) дип аталган интеллектуаль уен үткәрүе белән танылды.

Гүзәл затларыбыз бу тренингка без көткәннән дә күбрәк килде. Йөздән артык кызларыбыз биредәге тренинг курсларын узды. Әйтәсе килә, бу тренинглар аларны чыннан да кызыксындырды һәм аңа ихтыяҗ зур иде. Кызларыбыз монда хатын-кыз гаиләдә, җәмгыяттә, ире белән, ата-анасы һәм балалары белән дигән темаларга вәгазьләр генә тыңлап калмады, ә төрле тренингларда актив катнашып, үзләрен ачты һәм, миңа калса, бу аларның күзаллауларын да бераз үзгәртте һәм баетты. 7 декабрь көнне башланып киткән курсларда беренче булып кызларыбызга үгет-нәсихәт кылырга Габдрахман хәзрәт Наумов килде. Беренче көннән үк кызларга бер-берсе белән танышып дуслашырга, аралашырга Казан шәһәрендәге Совет районының “Ел укытучысы” исемен алган Чекмарева Екатерина Владимировна булышты. Алты көн дәвамында кызлар белән, иң яхшы нәсихәт әйтүчеләр һәм Казанның иң яхшы профессиональ пешекчеләре, косметолог һәм докторлары мастер-класслар һәм төрле фикер алышулар үткәрде.

Ә ябылу тантанасына Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз дә килгән иде. Ул оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт әйтте, укытучы һәм озтазларга рәхмәт сүзләре җиткерде. “Мондый курслар ешрак узса яхшырак булыр иде, чөнки гүзәл затларыбыз гына түгел, без барыбыз да һәрвакыт белем алуда һәм үсештә”, – диде Илдус хәзрәт.

Чыннан да, беренче тапкыр оештырылган курсларның әле кытыршы яклары да булгандыр. Ни генә дисәң дә, беренче коймак төерле була бит. Шуны әйтәсе килә: бу курслар ихластан гүзәл затларыбыз өчен оештырылды, юкка гына әйтмәгәннәр бит: һәр эшнең дә нияте дөрес булып дәвамлы булуында иң зур савап һәм әҗердер...

Гөлсәрия НӘБИУЛЛИНА,

Мөселман яшьләре берлеге активисты

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана