Бүгенге көннең ачык бер күренеше булып глобальләшү тора. Глобальләшүдән файда күргән кешеләр аны кешелекнең якты киләчәге дип игълан итә. Ләкин, чынлыкта, монда аерым кеше, гомумән, милләт өчен дә хәвеф-хәтәрләр ята. Киләчәк заманның финанс матрицасындагы чималның бер өлеше булу куркынычы – ул джинсыга төренгән, сагыз чәйнәүче, надан һәм бары тик ашау-эчү, уен-көлке турында гына уйлаучы кешеләргә әверелү. Нәкъ менә шул максат белән “Авторитетлар бетсен!” дигән өндәү таратылды. Шуңа да без хәзер дөньяны яңача коруга юнәтелгән, шул технологияләр нәтиҗәсе булган инкыйлаблар тантанасын күзәтәбез. Биредә үз тамырларын искә төшермәгән, бары тик куллануга гына нигезләнгән һәм финанс машинасының тереклеген тәэмин итәргә тиеш булган кешеләр булдыру күздә тотыла. Күрүебезчә, бу сценарий безнең өчен, мөселман булучы милләтләр өчен дә әзерләнгән. “Авторитетлар бетсен!” дигән өндәү бүген безнең фикъһи һәм игътикади мәзһәбләребезгә, бөек (ләкин, имеш, артта калган) мөселман галимнәребезгә каршы юнәлтелгән. Беркемне дә ихтирам итмәүче кешеләргә әйләнгәч, безне башка этап көтә – Аллаһы Тәгаләгә карата булган ихтирамның юкка чыгуы. Төп максат – кешене Аллаһы Тәгалә белән тоташтыручы җепне өзеп, аны хәзерге көнбатыш цивилизациясендәге кебек паразит кулланучы булдыру.
Ничек итеп сакланып калырга һәм югалмаска соң? Бу сораулар бүген генә тумаган. Безнең татар дин әһелләре моңа көчләп чукындыру вакытларыннан ук җавап эзләгән һәм аңа җавап тапканнар да. Бүген безгә башка, күпкә мәкерлерәк куркыныч яный. Mcdonalds, Adidas, iPad кебек матур төргәкләргә төрелгән рухисызлык дөньяны биләп ала. Ләкин бу авыр шартларда да сакланып калу чарасы бик гади – үзеңнең тамырларыңа кайту кирәк. Безнең дини тамырларыбыз нинди соң?
Беренчедән, бу хәнәфи мәзһәбе. Әбү Хәнифәнең табигыйн булуы һәм аның белемне пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв) сәхабәләреннән алуы сер түгел. Кайберәүләр аңа, имеш, ышанычлы хәдисләр барып җитмәгән, шул вакытта киң таралган секталар ялган хәдисләр чыгарганга күрә, ул хәдисләргә алдан ук үтә дә кискен булган карашта торган, дип әйтә. Чынлыкта исә, Әбү Хәнифәнең бай булуы һәм белем җыяр өчен мөмкинлекләре күп булуы билгеле. Аның имам Мәлик, Җәгъфәр әс-Садыйк һ.б. күп кенә замандашлары белән очрашып фикер алышулары турында күпсанлы риваятьләр бар.
Моннан тыш, хәнәфи мәзһәбе – бер танылган кеше мәктәбе генә түгел, бу, хәзерге заман күзлегеннән чыгып караганда, тулы бер фәнни-тикшеренү университеты. Әбү Хәнифәнең төп максаты булып, мәзһәб нигезләнгән кагыйдәләрне чыгару булган. Соңрак аның иҗтиһад рухында тәрбияләнгән укучылары – Әбү Йосыф, Мөхәммәд, Зөфәр – укытучылары төзегән нигез һәм кагыйдәләргә таянып, Коръән һәм Сөннәттән шәригать кануннарын чыгаруны дәвам иттерәләр. Алга таба дин әһелләренең чираттагы буыны – Тәхави, Әбү әл-Хәсән әл-Кархый, Хәссаф Сәрхаси, Казыйхан – аерым мәсьәләләрне чишү өстендә эшли (алар шулай ук үзләренә кадәр язылган хезмәтләрне дә тикшерә). Алардан соң яшәгән һәр киләчәк буын дин әһелләре дәлилләрне тикшерә, аңлатмалар яза, заманга яраклы яки, алар күзлегеннән чыгып караганда, чыганакларга якынрак булган фәтваларны сайлый.
Нәкъ шундый ук эш хәнәфи гакыйдәсе өлкәсендә дә алып барыла. Мисал өчен, хәнәфи мәзһәбенә нигез салган Әбү Хәнифәгә тоташкан остазлар чылбыры: Әбү Хәнифә ән-Ногманның шәкерте – Мөхәммәд бине әл-Хәсән әш-Шәйбани; аның шәкерте – Әбү Сөләйман Муса бине Сөләйман әл-Җәүҗазани; аның шәкерте – Әбү Бәкер әл-Җәүҗазани; аның шәкерте – Әбү Мансур әл-Матуриди. Алга таба Әбү Хәнифә гыйлеме имам Әбү Мансур әл-Матуриди аша Урта Азиягә, Идел буена һәм ислам дөньясының көнчыгыш районнарына тарала. Күренекле татар дин әһеле Ш.Мәрҗанинең билгеле хәнәфи-матуриди галиме имам ән-Нәсәфи төзегән гакыйдәгә аңлатма (шәрех) язуы да бу мәзһәбнең безнең җирлектә киң таралган булуына дәлил булып тора.
Безнең рухи гореф-гадәтләребезнең тагын бер өлеше булып рухи-әхлакый тәрбия бирүче төрле мәктәпләр тора. Болгар чорында Ясәви мәктәбе үсеш ала, соңрак аны Нәкышбәнди мәктәбе алыштыра. Мәкалә авторы беркемне дә бу мәктәпләрнең берсенә дә керергә өндәми, ләкин борынгы бабаларыбыз мирасына игътибар итмәскә, аларны бидгатьтә һәм ялгышуда гаепләргә ярамый. Билгеле булганча, Габдрахман Утыз Имәни: “Нәкышбәнди тәрикате пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) сөннәтенә иң якын юл, сәхабәләр һәм табигыйннәр юлы”, – дип атаган. Моннан тыш, күп кенә мөхтәрәм татар дин әһелләре бу мәктәп шәкерте булган. Могтәбәр Ш.Мәрҗани хәзрәтләре шәех дәрәҗәсенә ирешеп, остазлыкка иҗәзә дә алган. Бәлки, кем дә булса Мәрҗанине дөрес юлдан бармаучы, адашкан, каберләргә табынучы мөшрик, дип атарга батырчылык итәр? Нәтиҗәләр чыгарганда ашыгырга кирәкми. Бүгенге көндә мөселманнар бәхәсләшкән, хәтта бер-берсен үтергән низаглар нигезендә иҗтиһади сораулар ята. Динебез галимнәре ул сорауларга төрлечә җавап кайтара, шуңа күрә дин кардәшләребезгә һәм бабаларыбыз мирасына ихтирамлырак, түземлерәк булырга кирәк. Агачның тамырын киссәләр, ул корый, аның киләчәге булмый...
Габдулла хәзрәт ӘДҺӘМОВ,
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары
"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан