Рүзәл ЮСУПОВ: “Татар халкының рухы нык”

19 декабрь 2011 ел 16:51

Татар халкының рухын ниләр тәшкил итә? Сез “духовность” дигән төшенчәне ничек аңлыйсыз?

Сорауга Казан (Идел буе) федераль университетындагы Филология һәм сәнгать институты профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясе академигы Рүзәл Юсупов җавап бирә:

– Бу бик тә әһәмиятле һәм киңкырлы төшенчә. Аны күпьяклап карарга мөмкин. Дин белән янәшә караганда, ул – кешенең иманы, аның дөньяга (эшкә, җәмгыятькә һ.б.) карашы. Адәм баласының максаты да аның рухында чагыла. Ул бу тормышка нинди максатлар куеп яши? Нәрсә тели ул, аның тормышка булган ниятләре нидә? Рух (кешенең яшәвенең тамыры-нигезе) сәламәт булса, эш тә, яшәү дә, тормыш та әйбәт була. Барыбер, алга таба барыш була. Ә рух начар, бозык, какшаган булса (ныклы булмаса), ул вакытта бу барлык атрибут-өлкәләрдә дә чагылыш таба. Татар халкының рухы, гомумән алганда, моңарчы нык булды. Аның иманы бар иде. Ул тарихыбыз – татарларның ислам динендә булуы белән тыгыз бәйләнгән. Совет чорында динне бетерергә тырышсалар да, ул безнең рухыбызда сакланып калды. Кешенең рухы гыйбадәтханәләргә йөрү белән генә билгеләнми. Ул аның күңелендә була. Ислам дине һәрвакытта да изгегә, яхшылыкка өйрәтә, аң-белемгә чакыра, әхлаклылык, яхшы сыйфатлар тәрбияләргә тырыша. Халкыбызның рухы көчле булып калуга шулар бик нык ярдәм итте. Соңгы вакытта дингә караш яхшы якка үзгәрде. Дин үсешенә дәүләтнең дә ярдәме зур. Ә бит элек киресенчә – зыян китерәләр, каршылыклар тудыралар иде. Хәзер кешеләргә дин тотарга ярдәм итәләр. Болар барысы да рухның нык булуына ярдәм итә. Гомумән алганда, татар кешесенең рухы әлегә ныклы. Урта буын вәкилләрендә дә менә бу рух сынмаган.

Кешенең рухы – ул дин генә түгел, ул традицияләр, йолалар, гореф-гадәтләр дә. Болар һәммәсе дә ата-бабадан бирелә, буыннан-буынга күчеп бара. Татарларда яхшылыкка омтылу, әдәп-әхлак нормалары, иманлы, изге күңелле, яхшы, игелекле булу кебек сыйфатлар башка халыкларга караганда күбрәк сакланган. Кыенлыклар булса да, киләчәккә өмет зур. Россия җәмгыятендә хәзер авыр чор. Икътисади кризиска караганда рухи кризис көчлерәк. Җәмгыять алга бик авыр темплар белән бара. Авырлыклар кычкырып тормаса да, моны анализ ясый белгән кеше үзе күрә. Без күп яктан упкынга тәгәрибез кебек. Әмма шулар арасында татарлар ныклырак, ышанычлырык. Бу үзе үк рух дигән сүз. Аның эчендә рухы булмаса, ул күңел төшенкелегенә (депрессиягә) бирелер иде. Юкмыни урамда хәер сорашып, эчәргә соранып йөрүчеләр? Боларының рухы ул хәтле нык дип әйтеп булмый. Хәлбуки, “бомж”ларның да бөтенесен имансыз, начар кеше дип әйтмәс идем. Алар арасында да төрле бәхетсезлеккә очраганнары, объектив сәбәпләр белән шундый көнгә калганнары бар. Ни генә дисәк тә, кешелектән чыккан кешеләр – тотрыксыз алар, рухлы кешеләр түгелләр.

Кешенең рухы көчле булса, ул ачка үлсә үлә, ләкин кешенең кесәсенә керми, урламый, кеше үтерми яисә аны җәберләми. Нәкъ менә хәзер Россия җәмгыятендә елдан-ел артуга бара торган тискәре күренешләр алар шул сәламәт рух булмаудан килә. Рухы бозыла барган кешедә өмет, ышаныч юк, ул гел төшенкелеккә бирелә торган була.

P.S. Шушы көннәрдә генә танылган галим Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповның яңа китабы табадан төште (Юсупов Р.А. Уйларымда кайтам үткәннәремә... Возвращаясь к дням минувшим… – Казан: Сүз, 2011. – 352 б.). Без аны ихлас күңелдән чираттагы бай иҗат җимеше дөнья күрү белән тәбрик итәбез, галимгә зурдан-зур уңышлар һәм сәламәтлек телибез. Китап белән якыннанрак газетабызның киләсе саннарында таныштырырбыз.

Нияз САБИРҖАНОВ әзерләде    

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Үрнәк имам

21 май 2014 ел 15:37

Кәфенлек кесәсе

13 май 2014 ел 14:31

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана