Ислам – сәламәт яшәү чыганагы (Ата-аналар һәм яшүсмерләр белән әңгәмә)

19 декабрь 2011 ел 16:16

Хәзерге заман гаҗәеп катлаулы, өстәвенә әле бик каршылыклы да. Урлашу, кеше үтерү, көчләүләр, эчкечеләр, наркоманнар саны арта бара. Иң хафага салганы – рухи һәм физик сәламәтлекнең кими баруы; бу, барыннан да элек, балалар, үсмерләр сәламәтлегенә кагыла. Бигрәк тә балаларның сәламәтлеге аяныч хәлдә. Россиядә ел саен күп меңнәрчә бала үлә. Балаларның 34 проценты – сулыш органнары, 52 проценты – ашказаны, 21 проценты нерв системасы чиреннән интегә. 17 мең балада – шикәр диабеты диагнозы, 720 мең бала – инвалид. Мәктәп балаларының бары тик 9-10 проценты гына сау-сәламәт исәпләнә. Сәламәтлек саклау буенча дәүләткүләм әһәмиятле документлар кабул ителә, программалар эшләнә, дистәләгән спорт корылмалары, стадионнар төзелә. Ләкин мәктәп тәмамлаган яшүсмер егетләрнең 70-80 проценты хәрби хезмәткә яраксыз. Яшьләр баштанаяк тәмәке төтененә чумган, аракы-сыра диңгезендә йөзә, фахишәлек белән шөгыльләнә, наркоманга әверелә. Бу күңелсез саннарга һәм чирләргә яңалары – төрле психик авырулар һәм суицидлар өстәлде.

         Кешенең сәламәтлеге һәм рухи кыйммәтләр хәзергәчә шулай җимерелеп барса, милләт буларак сакланып калырбызмы, сәламәт җәмгыять төзи алырбызмы? Дәүләт тарафыннан кабул ителгән сәламәтлек программаларының фәнни-методик кыйммәтен танымый мөмкин түгел. Ләкин андый программалар төзеп, документлар, карарлар кабул итеп, планнар алып кына сәламәт яшәү рәвешенә ирешә алмавыбыз көннән-көн ачыграк күренә бара. Балалар күп туа дип шапырынсак та, илдә демография кризисы дәвам итә. “Росстат” мәгълүматлары буенча, соңгы бер ел эчендә Россиядә халык 363,5 меңгә кимегән. Россия кешенең гомер озынлыгы буенча дөньяда 158 нче урында тора. (Бездән артта Африка илләре генә.)

Әйләнә-тирәнең тискәре тәэсире, җәмгыятьнең икътисади хәле кискенләшү сәламәтлек начарлануның төп сәбәпләре булып тора. Әмма, болар белән беррәттән, сәламәтләндерү чараларының нидән гыйбарәт булуын белеп бетермәү дә сәламәтлеккә зур зыян китерергә мөмкин.

Сау-сәламәт шәхес булу өчен, организмның бөтен мөмкинлекләрен дә файдалана алырлык дәрәҗәдә белем һәм күнекмәләргә ия булу мөһим. Шундый мөмкинлек – сәламәт яшәүгә бөтен тулылыгы белән өйрәткән ислам тәгълиматы. Әгәр ислам кануннары үсеп килүче буынга сәламәтлек чыганагы буларак тәкъдим ителсә һәм аңлатылса, Коръән аятьләренә ышандырырлык төпле дәлилләр күрсәтелсә, мәктәпләрдә тәрбиянең яңа формалары туар, сәламәт яшәү рәвеше турында яңа фикерләр, күзаллаулар барлыкка килер, дип саныйм.

Еш кына исламны намаз уку, ураза тоту кебек гыйбадәтләр белән тиңләштерәләр. Билгеле, динебезнең баганасы булган бу гамәлләрдән башка кешене мөселман дип исәпләп булмый. Ләкин динне тормышка беркетелгән бер өстәмә әйбер рәвешендә генә кабул итәргә ярамый. Ислам һәртөрле дәүләт программаларыннан өстен, чөнки анда ышану, инану бар, Аллаһтан курку бар.

“Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми, – ди пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв). – Берсе – вакыт, икенчесе – сәламәтлек”. Аллаһы Тәгалә кешегә күркәм тәнен, сизгер җанын, акылын һәм иң зур нигъмәт булган – саулыгын да биргән, биреп кенә калмаган, аны саклау кагыйдәләрен пәйгамбәребез (сгв) аркылы ирештергән. Ул үзенең хак сүзе булган Коръәндә сәламәтлеккә зыян китерүче һәрбер нәрсәне тыя һәм кешенең саулыгын ныгытуга юнәлдерелгән гамәлләргә этәрә. Ислам һәм сәламәтлек – тамырдаш сүзләр.

Ислам сүзе “әсләмә” дигән фигыльдән алынган, ул буйсыну дигәнне аңлата, сәламәтлек сүзе дә шушы фигыльдән ясалган. Аллаһы Тәгаләгә буйсынмыйча сәламәт булып булмый. Кыямәт көнендә кешедән соралачак беренче нигъмәт – сәламәтлеге булачак. Аңа: “Мин синең тәнеңне сәламәт итмәдеммени?” – диеләчәк. Сәламәтлек дигәндә тәндә авыруларның юклыгы гына күздә тотылмый. Исламча сәламәтлек – ул рух тынычлыгы һәм тормышта бар яктан иминлек дигән сүз. Исламда җан тынычлыгы тән сәламәтлеге белән бергә үрелеп бара, ә болардан башка гаилә, җәмгыять, дөнья һәм ахирәт сихәтлеге була алмый. Безнең җәмгыятьтә исә бүген сәламәтлек тәндәге төрле авыруларны дәвалауга гына кайтып кала. Ә ислам дине сәламәтлекне саклауны дөрес туклануда, хезмәт итүдә, киенүдә, йоклауда, ял итүдә, җенси мөнәсәбәтләрдә, Аллаһы Тәгалә кушканнарны төгәл үтәп яшәүдә күрә. Сәламәтлекнең нигезе – дөрес туклану. Пәйгамбәребез (сгв) бу турыда менә нәрсәләр әйткән:

·        Озак ашалмыйча калган ризыкны ашамагыз.

·        Ризыкны бик кайнар яки салкын булганда ашамагыз.

·        Кулларыгызны ашау алдыннан һәм ашаганнан соң юыгыз.

·        Артык туйганчы ашамагыз.

·        Ашаган арада суны күп эчмәгез.

·        Ялгыз гына ашамагыз.

·        Алҗыган, арыган булсагыз, татлы ризык ашап куегыз.

·        Ай эчендә бер көн булса да ураза тотыгыз, тәнегезне ял иттерегез.

Шәригатебез буенча кеше өстәл яныннан тамагы туймыйча торырга тиеш. Пәйгамбәребез (сгв) әйтә: “Адәм баласы тутыра торган капчыклар арасында корсактан да начар капчык юк. Адәм баласының дөньяда торуына бер йотым су җитә. Әгәр дә ашау зарур булса, ягъни тиеш булса, ул карынын өчкә бүлсен: бер өлешенә – аш, икенче өлешенә – су, өченче өлешенә – һава”. “Кайсы дәва яхшырак?” – дигән сорауга табиблар да: “Ашыйсың килеп тә, ашаудан туктау”, – дип җавап бирә. “Пәрдә” сүрәсенең 31 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: “Ашагыз, эчегез, әмма исраф кылмагыз, чынлыкта Аллаһ исраф кылучыларны яратмый”, – ди. Шәригать белгечләре фикеренчә, бу ике җөмләдә кешенең сәламәтлеген саклау өчен кирәкле бөтен нәрсә хакында да әйтелгән. Туйганнан соң ашау – исраф. Динебездә һәрбер исраф – хәрам, тыелган гамәл. Күп ашау акылга, әдәпкә дә кимчелек китерә. Кешенең акылы кими, холкы бозыла, юк-бар нәрсәләрдән курка башлый. Пәйгамбәребез (сгв) бер хәдисендә: “Өммәтем өчен куркынычның да куркынычы: корсакның чамасыз зурлыгы, йокының озаккарак сузылуы, ялкаулык һәм иманның зәгыйфьлеге”, – ди.

Ризык аксымга, витаминнарга, минералларга я, киресенчә, токсинга, химикатларга бай булырга мөмкин. Ризык файдалы булсын өчен, ул чиста булырга тиеш. Коръәндә бу күп тапкыр кабатлана. “Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь ризыкларны ашагыз һәм үзегез ышанган Аллаһыдан куркыгыз”, – ди. (“Аш яулыгы” сүрәсе, 88 нче аять).

Революциягә кадәр татар халкының туклануы югары культуралы булган. Бигрәк тә авылларда җанга да, тәнгә дә зыянлы әйберләр ашамаганнар. Революциядән соң хәл үзгәрә. Динне бетерү нәтиҗәсендә хәләл ризык урынына хәрам көчәя. Социализм вакытында татарларның өстәл түренә аракы белән дуңгыз казылыгы менеп утыра. Нәтиҗәдә тәне хәрамнан җыелган сәрхүшләр кавеме барлыкка килә.

Алкоголь куллануның зарары турында күп сөйләп тору мәслихәт түгелдер, чөнки без аны көн дә үзебезнең күзләребез белән күреп торабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв): “Исертә торган эчемлекләрдән сакланыгыз. Монда бернинди дә шик юк, ул гөнаһларның һәм золымнарның чыганагы”, – дигән. Хәмернең хәрамлыгы – аның составында түгел, ә бозыклык чыганагы булуында.

“Әгәр берәү хәмер эчсә, иманы аны ташлап чыгар”, – дигән хәдис бар. Димәк, аракы эчкән кеше – башка кешеләр өчен бәла-каза, куркыныч чыганагы. Исерек хәтта үзенең әти-әнисенә, балаларына карата да җинаять эшләргә мөмкин. Шуңа күрә ризыкның хәләллеген кайгырту ул – киләчәк буынны кайгырту дигән сүз. Сәламәт булсын өчен кеше дөрес тукланырга тиеш, дидек. Ләкин кеше аз хәрәкәтләнсә, ризык тулысынча үзләштерелми, организм шлаклар белән тула. Аз хәрәкәтләнү бүген заман чиренә әйләнеп бара. Халыкта: “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, дигән әйтем бар. Галимнәр: “Физик күнегүләр кешедә стресс халәтен юкка чыгара, артык авырлыктан коткара, йөрәк-кан тамырлары, шикәр авыруларын киметү чарасы булып тора”, – ди. Бүгенге мәктәп балаларының күбесе, хәрәкәт җитмәү аркасында, остеохондроз, артропатия, сколиоз, яссы табанлылык, симерү кебек чирләрдән җәфа чигә. Мәктәптә физкультура дәресләре санын арттырып карыйлар, сәламәтлек сәгатьләре кертәләр, дәрес саен физкультминуткалар үткәрәләр, күптөрле спорт секцияләре эшли – әмма сизелерлек нәтиҗә юк. Галимнәрнең соңгы тикшеренүләре “Сәламәтлекнең нигезендә намаз уку тора”, дигән фикергә этәрә. Баш мие эшчәнлеген җиргә иелү нәтиҗәсендә яхшыртырга була. Күп мәртәбә иелү, ягъни Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән сәҗдә кылу нәтиҗәсендә баш миенең кан тамырлары ныгый һәм тыгызлана. “Сәҗдәгә төшү генә дә йөздән артык чирдән арынырга ярдәм итә”, дип белдерә гомумсәламәтләндерү үзәкләре.

Кеше организмында 360 буын бар. Намаз вакытында аларның барысы да хәрәкәткә килә. Билгеле, физик активлыкны яшь буын өчен намаз белән генә чикләп кую дөрес булмас иде. Диндә башка төр физик эшчәнлеккә дә зур игътибар бирелә. Мәсәлән: “Берегезнең бау алып тауга барып утын җыюы, шуны китереп сатуы һәм шуннан сәдака бирүе кешеләрдән соранып йөрүгә караганда хәерлерәктер”. Рәсүлебез бу хәдистә кул көче белән эшләп ашарга чакыра. Үз хезмәтең белән гаиләңне туйдыру – иң күркәм эшләрнең берсе. Дөньяда иң ләззәтле икмәк – адәм баласының үз кәсебе, үз кул көче белән табылган һәм маңгай тирләрен агызып кулга кергән икмәктер. Хезмәт белән бергә ял итү – урман-болыннарга чыгу, төрле уеннар уйнау – Аллаһы Тәгаләгә сөекле булган гамәлләр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв): “Күңел ачыгыз һәм уйнагыз, минем диндәшләремнең кәефе начар булу миңа бер дә ошамый”, – дигән. Физик күнегүләр ярдәмендә кеше стресстан, симерүдән котыла, иммунитетын ныгыта. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, гомер буе биш вакыт намазын укыган кешенең битләре – нурлы, сыннары – туры, зиһеннәре яхшы була, чөнки актив физик тормыш белән яшәү балалар тәненең барлык өлешләрен гармоник рәвештә үстерә һәм олыгайгач та яшьлек сыйфатларын саклау мөмкинлеген бирә. Намаз – кешенең күңелен тулысынча пакьләндерүче гамәл булып тора, калебен йомшарта.

Бүгенге мәктәп балаларының сәламәтлеген саклауда киемнең әһәмияте бөтенләй исәпкә алынмый. Исламда ашау-эчүдәге кебек хәләл һәм хәрам киемнәр бар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “И адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар өчен һәм сезне матурлау өчен”, – ди (“Пәрдә” сүрәсе, 26 нчы аять). Башка яулык бәйләп йөрүне генә алыйк. Безнең җәмгыятьтә ул негатив күренеш кебек санала. Әмма яулык ул – профилактика һәм дәвалану чарасы да. Баш киеме киеп яки яулык бәйләп йөрү баш авыруларыннан, суык тиюдән, чәч коелудан саклый. Аллаһыга ышанып, башны ябып йөрү кешене төрле чирдән дарусыз дәвалый. Мәктәпләребездәге кыз балаларны күрегез: аларның күбесе ярымшәрә: үтә күренмәле кием-салым, кыска итәкләр, кысып торган джинсылар, кендек ачык, чәч-баш тузган. Бүгенге кызларны гаурәтләрен каплап киендерү мөмкин түгел. Чөнки алар үзләре дә, әти-әниләр дә шәрә йөрүнең гөнаһ икәнен белми. Өстәвенә, болай йөреп, күрә торып үз сәламәтлекләрен бетерәләр. Соңгы фәнни тикшеренүләр кыска итәк киеп йөрүче хатын-кызлар арасында яман шеш авыруларының еш очравын исбат итте. Джинсы чалбарлар кию аркасында корсак куышлыгында урнашкан әгъзаларның (аналык, сидек куыгы, туры эчәк) даими рәвештә кысылуы сәбәпле, бу әгъзаларда веноз басымы күтәрелә, бу хәл ялкынсынуга, хәтта яман шеш авырулары барлыкка килүгә сәбәп булып тора.

Сәламәтлек турында сөйләгәндә ураза турында әйтми калу мөмкин түгел. Чөнки хәзер киң таралган авыруларның кайберләрен ураза тоту белән дәвалыйлар. Ураза – ихтыяри ач торуның иң яхшы үрнәге. Ул – сәламәтлекне саклау өчен генә түгел, ә бәлки авыруларны дәвалау өчен дә файдалы гамәл. Ураза тоткан кешенең тәкъвалыгы ныгый. Ураза нәфесне чикли, кешенең күңеле сафлана, сабырлыгы арта. Уразаның асыл мәгънәсе – һәм рухи, һәм җисми яктан пакьләнү. Ач бәдәндә йөрәк бер чама белән эшли, акыл тынычлана, күз үткерләнә! Пәйгамбәребез (сгв): “Ураза тотыгыз, сәламәт булырсыз!” – дип, юкка гына әйтмәгән шул.

Бүгенге икътисадый тотрыксызлык, җәмгыятьтәге һәм мәктәптәге реформалар кешене даими психик киеренкелектә, стресс халәтендә яшәтә. Ә стресслар бик күп чирнең килеп чыгуына сәбәп булып тора. Стресс яман шеш күзәнәкләре үсүенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, стресс йөрәк-кан тамыры авыруларына, диабет, инсультка китерә. Шуңа күрә пәйгамбәребез (сгв): “Артыгын борчылу – гөнаһ!” – дигән хәдисен истән чыгармаска кирәк. Ни өченме? Азрак борчылу – битараф булмау. Кайгы-хәсрәткә бирелү – аерым бер рухи өлеш кенә. Чамасыз шатлану, куану да чирләр тудырырга сәләтле, ягъни нинди генә стресс булмасын, ул кеше сәламәтлеге өчен зыянлы. Шуңа күрә һәрчак үзеңнең психикаңны тотрыклы тотарга өйрәнергә кирәк. Моңа ирешүдә ислам дине ярдәм итә.

Фәрит ВАФИН,

Арча районы Яңа Кенәр интернат-мәктәбе укытучысы

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Үрнәк имам

21 май 2014 ел 15:37

Кәфенлек кесәсе

13 май 2014 ел 14:31
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана