Тукайны Төркия дә онытмый

04 декабрь 2011 ел 19:27

Татар халкының күренекле улы, шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу җәһәтеннән ТӨРКСОЙ халыкара төрки милләтләр мәдәнияте оешмасы агымдагы елны Тукай елы дип игълан иткән иде. Бу уңайдан Төркиядә шактый зур эшләр башкарылды. Әнкарадагы Г.Тукай исемен йөртүче урам башына шагыйрьнең бюсты куелды. Истанбулда тарихи бер районның иң матур җиренә урнашкан паркка һәм Тарсус шәһәрендәге яңа бульварга Тукаебез исеме бирелде. Аеруча, төрле концертлар, тамашалар оештырылды. Инде килеп, шагыйребезне юбилее нисбәтеннән олылап, халыкара Ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятен фәнни өйрәнү үзәге (ИРСИКА) фәнни-гамәли конференция оештырды. Ул Истанбулда соңгы госманлы солтаннары яшәгән затлы "Йолдыз" сараенда, 2007 елның февраль аенда Татарстан Президентын кунак иткән, шул ук вакытта Татарстан мәдәният министрлыгы белән "Хезмәттәшлек меморандумы" имзаланган залда узды.

Җыенда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТӨРКСОЙ оешмасы җитәкчеләре, Россия Федерациясенең Төркиядәге дипломатлары, Истанбулның Бәйоглу һәм Фатих районнары җитәкчеләре, фән эшлеклеләре, аз санлы булса да татар диаспорасы вәкилләре, студентлар, журналистлар катнашты. 

Җылы атмосферада үткән чарада ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова кунакларны сәламләп, татар илбашы Рөстәм Миңнехановның конференция уңаеннан махсус җибәргән хатын ирештерде. Татарстан президентының ИРСИКА оешмасы җитәкчелегенә Тукайны игътибарсыз калдырмаулары өчен рәхмәт белдергән хатында: "Тукай иҗатына бәя биреп бетерерлек түгел. Ул тарихка нечкә лирик, үткен сатирик һәм татар-төрки халыкларының күп гасырлык әдәби мирасын гомумиләштерергә ирешкән гаҗәеп каләм остасы буларак кереп калды. Кыска гомере эчендә ул татар мәдәниятен генә түгел, тулаем дөнья әдәбиятын баеткан күп санлы әсәрләр язды. Г.Тукай шигырьләренең музыкаль яңгырашы аша милли әдәбиятның яңа юнәлешләре ачылды. Аның иҗатында халык һәм шагыйрь төшенчәләре аерылгысыз. Нәкъ менә шуңа да Тукай поэзиясе халык уй-теләкләренә һәрчак аваздаш булды", – диелә. Римма Ратникова шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатларның кайнар сәламнәрен дә җиткерде. Чыгышын Г.Тукайның "Шагыйрь" шигыреннән бер өзек белән тәмамлады.

Җыенда махсус доклад белән чыккан ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Г.Тукай елы уңаеннан Татарстанда гына түгел, Россиянең бик күп төбәкләрендә төрле  чаралар оештырылуын әйтеп узды. Агымдагы елны төрки дөньяда Г.Тукай елы игълан итүләре өчен ТӨРКСОЙ оешмасына рәхмәт хисләрен белдерде. 

Чара кызыклы докладларга бай булды. Бигрәк тә төрек галимнәренең Тукай белән кызыксынуы артканлыгы сизелеп тора. Эрзурум шәһәреннән килгән Ататөрек исемендәге университет профессоры Гөлхан Атнур Г.Тукайның балалар өчен язган әсәрләрен анализлады. Әнкара университетының япон теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Мәртхан Дүндар Тукай шигырьләрендә һәм аның публицистикасында Япония сәясәтенә һәм японнарга булган мөнәсәбәте турында кызыклы доклад белән чыкты. Истанбулдагы Мәрмәр университеты галиме Исмәгыйль Түркоглу Г.Тукайның тәнкыйтьче булуы, бигрәк тә Муса Бигиев белән Йосыф Акчурага аткан тәнкыйть уклары турында мәгълүмат бирде. Шагыйрь тәнкыйтенә дучар булуга карамастан, Бигиев белән Акчураның Габдулла Тукайны милләт сакчысы итеп күргәнлекләрен белдерде.

ТР Фәннәр академиясеннән килгән фән эшлеклеләренең чыгышларын халык йотылып тыңлады.  Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Резеда Ганиеваның ялкынлы чыгышы Тукайның Төркия белән булган мөнәсәбәтләрен, Төркиягә карашын чагылдырды. Госманлы империясенең соңгы көннәрендәге кискен  сәяси мөнәсәбәтләрен күзәтеп барган Тукайның: "Төркия – күктә очкан бөркет иде", – дигәнен искәртте, кырыклап әсәренең госманлы-төрек теле тәэсирендә язылганын хәбәр итте. Шул ук уку йорты галиме Таһир Гыйләҗев Җәмал Вәлидинең Г.Тукай буенча язган әсәрләре белән таныштырды. Ул Вәлидинең шагыйрьгә беренче монографик әсәр язган һәм Тукай фәненең тәүге нигез ташын салган зат булганлыгы турында сөйләде. Габдулла Тукайның бүгенгәчә фәнни биобиблиографиясе булмаганлыгын белдереп, бу кимчелекне төзәтү зарурлыгын бәян итте. 

Күренекле галим Зөфәр Рәмиев Г.Тукай әсәрләренең алты томлыкларын нәшер итү хакында киң мәгълүмат бирде. Ул: “Быел Тукай юбилеена ике томы чыккан академик басманың калган бер томын якындагы ике-өч елда әзерләп, бастырып чыгару буенча эш алып барыла”, – диде. Галим совет чорында төзелгән томнардагы идеология, режим аркасында килеп чыккан кимчелекләрне дә телгә алды.

Диләрия Абдуллина исә Тукай иҗатындагы ислам дине мотивлары турында сөйләде. Аның чыгышы совет чорында Тукайны атеист итеп күрсәтергә тырышкан кайбер хезмәтләргә җавап булып яңгырады кебек. Ул, Тукай иҗатына дога жанры, Аллаһка мөрәҗәгать итү, аны зурлау хас икәнлеген ассызыклады. Нәниләр өчен язылган әсәрләрендә дә Коръән мотивларын еш очратырга мөмкин булуын, сүрәләргә нәзирәләр язганын белдерде. Шигырьләрендә аятьләргә нигезләнгән юлларның күплеген, иҗатының Коръәни-Кәрим белән уртаклыгы, тыгыз үрелгән булуын искәртте.

Халыкара ИРСИКА оешмасының Истанбулда үткән Г.Тукай конференциясе шагыйрь сүзләренә халык иҗат иткән "И туган тел" җыры белән тәмамланды.

                                                                                                          Рушания АЛТАЙ,

                                                                                                          Истанбул

Автор фотосы

 

            Айрат СИБАГАТУЛЛИН, Татарстан Республикасы мәдәният министры:

– Тукай шигъриятендә татар халкының җаны яши. Ә җан, белүебезчә, үлемсез. Һәм ул җир үлчәмнәре белән үлчәнми. Димәк, Тукайның иҗаты – үлемсез. Аның әсәрләре милли мәдәниятнең үткәне, хәзергесе һәм киләчәге белән тыгыз бәйләнгән... Бу  конференция Тукайга булган кызыксынучанлыкның артуын күрсәтүче ышандырырлык дәлил булуын ассызыклады.

Халит ӘРӘН, чараның хуҗасы, ИРСИКА гомуммөдире:

– Татар мәдәниятендә аерым урын тоткан мәгьнәви вә милли символ Г.Тукайның тууына 125 ел тулу елында бу конференцияне оештыруыбыз өчен без бик бәхетле. Тукай XX гасыр башында татар зыялылары һәм сәнгать дөньясында шигырьләре вә фикерләре белән татар әдәбиятының әһәмиятле вәкиле буларак урын алып тора. Аның бик кыска тормышына һичбер вакыт онытылмас, еллар узган саен әһәмияте тагын да яхшырак аңлашыла башлаган һәм бүгенге чорда яңа фәлсәфи мәгънә вә әһәмият казанган кыйммәтләр, мөһим әсәрләр сыйган. Иҗаты, һичшиксез, исемен ерак гасырларга илтәчәк. Г.Тукай  татар халкының гына түгел, бөтен төрки дөньяның күтәрелгән мәдәни кыйммәтләренең символ исеме булды. Мәрхүм Тукай хезмәтләрендә татар халкының рухи байлыкларын олылаган, шул ук вакытта халкының иҗтимагый мәсьәләләрен дә яктырткан. Милләтенең яктылыкка ирешүе һәм уңайлы шартларда яшәвен теләп янган. Габдулла Тукайның әсәрләре һәм татар халкы, һәм төрек дөньясы өчен зур әдәби мирас. XX гасырдагы социаль буталчыклар чорында яшәгән Тукайның  идеологик фанатизмга бирелмәве аның зур шәхес һәм фикер иясе булуын исбатлый. Мәдәният тарихының мөһим бер  шәхесе  буларак, ул – милләтләр һәм мәдәниятләр арасында зур әһәмияткә ия.

Зөфәр РӘМИЕВ, ТР Фәннәр академиясендәге Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы:

Тукайны нәшер итү – шагыйрь вафат булган көннәрдән башлана. Г.Тукай 1913 елда Клячкин шифаханәсенә керер алдыннан үзенең җыентыгын эшли, ул аңа кайбер әсәрләрне кертми калдыра (китап 400 битле булыр, дип уйланылган була). Җыентыкны Тукай вафат булгач, Җамал Вәлидинең кереш сүзе белән бастыралар. Шуннан соң Тукайның өчтомлыгы 1929–1931 елларда, икетомлыгы 1943 һәм 1948 елларда, 1955–1956 елларда дүрттомлыгы, 1975–1976 елларда янә дүрттомлыгы һәм 1985–1986 елларда биштомлыгы басылды. Безнең институт быел Тукайның яңа басмасын әзерләде – ул алтытомлы академик басма. Акамедик басма дигән сүз – ул Тукайның бөтен әсәрләре дә кертелеп, комментарийлар белән чыгару. Бу классик мирасны бастыруның иң югары басма тибы.

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана