РФ Дәүләт Думасы регионнарга дини бәйрәмнәрне ял көне итеп игълан итәргә рөхсәт бирәчәк

14 октябрь 2011 ел 10:06

Россия Федерациясенең Дәүләт Думасына яңа закон проекты кертелгән. Закон кабул ителгән очракта, төбәкләр, җирле традицияләр белән бәйле рәвештә, өстәмә бәйрәм көннәре кертә алачак. Бу хакта itar-tass.com сайты хәбәр итә.

Яңалык кертү мөмкинлеге иң әүвәл халыкның күпчелек өлешен мөселманнар тәшкил иткән республикаларга насыйп булыр. Закон проекты авторлары булып гражданлык, җинаять, арбитраж һәм  процессуаль закон чыгаручы комитет башлыгы Павел Крашенинников һәм Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры Олег Морозов тора.

“Хезмәт кодексы”ның 112 нче маддәсе нигезендә без субъектларның өстәмә бәйрәм көннәре билгеләү хокукын федераль үзәк нигезләмәсе белән ныгытабыз. Алар үз законнары белән нинди бәйрәмнәр булганын үзләре хәл итә”, – дип аңлатты әлеге проектны П.Крашенинников. Ул әлеге мөмкинлек алуны исә “хезмәт турында закон чыгару бездә ил һәм аның субъектлары белән бергәлектә эшләүгә нигезләнгән” булуга басым ясады. Павел Владимирович шулай ук намус иреге һәм дини берләшмәләр хакындагы законга да таянуын белдерде.

Закон проекты тәкъдим ителгәнче Башкортстан Республикасында өстәмә дини бәйрәмнәр билгеләргә мөмкинлек бирә торган җирле закон чыгаручы актларны РФ Югары суды законсыз дип тапкан иде. Республика Президенты Рөстәм Хәмитов моңа җавап итеп РФ Югары судына “әлеге карарны гадел түгел һәм ул Башкортстанда яшәүче ике миллионнан артык мөселманнарның хокукларын кыса”, дип әйтте. Чынлыкта, Р.Хәмитов мөселманнарның олы бәйрәмнәре булган Ураза һәм Корбан гаетен эш көннәре итмәүне таләп иткән иде.

Фотода: РФ Дәүләт Думасы бинасы.

Фото lenta.ru сайтыннан алынды

Башка журналлар

Үрнәк имам

21 май 2014 ел 15:37

Кәфенлек кесәсе

13 май 2014 ел 14:31
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана