Г.Камал исемендәге театрда – татар хатын-кызларыннан беренче казый Мөхлисә Буби турында спектакль премьерасы

11 октябрь 2011 ел 12:05

Спектакльнең режиссёры Илгиз Зәйни сүзләренчә, “Үлеп яратты” спектакле – иманлы кешенең көче турында, – дип яза tatar-inform.ru сайты.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа 106 нчы сезонында Ркаил Зәйдулланың татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый Мөхлисә Бубига багышланган “Үлеп яратты” дип исемләнгән пьесасын сәхнәләштерәчәк. Премьераның режиссёры – яшь талант иясе Илгиз Зәйниев.
Сталин репрессияләре корбаны булган, төрмәдә атып үтерелгән Мөхлисә Буби ролендә – Нәҗибә Ихсанова һәм Дания Нуруллина.

Ркаил Зәйдулланың бу әсәре “2010 елның яңа татар пьесасы” конкурсында ТР Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде. Премьера “Һөнәр” дип аталган яшь татар режиссурасы фестивале кысаларында декабрь аенда булачак.

Ркаил Зәйдулла ни өчен Мөхлисә Буби язмышына мөрәҗәгать иткән соң? 4 октябрь көнне театрның 106 нчы сезоны ачылуга багышланган матбугат очрашуында бу сорауга җавап биреп, әлеге темага мөрәҗәгать итүнең сәбәбе бүген мәгариф өлкәсендәге вәзгыятькә бәйле булуын әйтте.
Ул тарихта нык эз калдырган Мөхлисә Бубиның абыйлары белән берлектә татар халкы тормышында зур эз калдырганлыгын, алар оештырган Иж Бубый мәдрәсәсендә безнең генә түгел, башка милләт балалары да белем алуын билгеләп үтте. Мәдрәсәнең программасының бигрәк тә гуманитар юнәлештә бүгенге югары уку йортлары программасыннан аерылмавын белдерде.
Ркаил Зәйдулла Мөхлисә Бубиның гомеренең соңгы көннәрен төрмәдә уздыруын, анда вакытта беркемне дә сатмавын һәм иманлы килеш үлеп киткәнлеген әйтте. Мөхлисә Бубиның татар хатын-кызларына үрнәк булырлык шәхес булуын белдерде.

Спектакльнең режиссёры Илгиз Зәйни сүзләренчә, әлеге спектакль – иманлы кешенең көче турында. “Бу тема безнең драматургия өчен әле яңа. Ул тамашачылар өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз”, – диде режиссёр.

Римма ГАТИНА

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана