Бергәлектә – көч!

11 октябрь 2011 ел 11:54

Актив тормыш позициясе булган, максатчан яшьләргә элек-электән югары бәя бирелгән. Бүгенге мөселман яшьләре арасында да андыйлар җитәрлек. Безнең көннәрдә мөселман өммәтен борчыган сорауларны үз эченә алган күп кенә форумнар, түгәрәк өстәлләр, акцияләр үтә, аларның әйдәп баручылары нәкъ менә яшьләр. Шуңа да берләшеп эшли башларга вакыт җитте, – дип билгеләп үтте Мөселман яшьләре берлеге оешмасы рәисе Рүзәл Әхмәдиев.

Кыскача мәгълүмат. Әхмәдиев Рүзәл Раушан улы. КФУның юридик факультетының IV курс студенты. Күпләргә шагыйрь, гитара кылларын чиртергә яратучы, КВНчы, “Axelle” рэп группасының солисты, шулай ук “Идел” һәм “Сәләт” яшьләр үзәкләренең автивисты буларак таныш.

– Мөселман яшьләре берлеген оештыруның төп максаты – мөселман яшьләрен, фикердәшләрне бер мәйданга туплап, үзебезнең идеяләр белән уртаклашу, җәмгыять өчен файдалы булган күмәк проектларны тормышка ашыру. Берлеккә инде “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе һәм Россия ислам университеты студентлары кушылды, хәзерге вакытта дөньяви уку йортларында укучы студентларны барлыйбыз. Атна саен җыелышлар үткәрергә уйлыйбыз, борчыган мәсьәләләрне чишү өчен генә түгел, ә үзара аралашыр, фикердәшләр табыр өчен дә.

– Рүзәл, берлек ни рәвешле үсәчәк?

– Иң беренче чиратта, төбәкләр белән эшләргә уйлыйбыз. Чөнки регионнардагы мөселман яшьләре күп очракта күләгә астында кала. Мөселман яшьләре берлеге ярдәме белән яшьләр үзләренең көчләрен тояр, аларның иҗади потенциаллары ачылыр, дип өметләнәбез. Бу – романтик һәм шул ук вакытта шактый җитди эш. Россиянең төрле шәһәрләрендә филиаллар ачу теләге дә бар. Үз шәһәрләрендә ачарга теләкләре булганнар берлеккә үзләренең тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә алалар. Киңәш-тәкъдимнәргә без бары тик шат кына.

– Берлеккә нинди критерийларга карап сайлап алачаксыз?

– Иң мөһиме – теләк һәм актив булу. Без ниндидер таләпләр куеп һәм бары тик шулар аркылы гына яшьләрне җыярга уйламыйбыз. Безгә максатчан, актив, тормышта үзләренә нәрсә кирәклеген ачык күргән яшьләр кирәк. Бары шул яшьләр белән генә мөселман өммәтенең киләчәген күзаллап була.

Минем фикеремчә, мөселман яшьләрен шәһәрнең иҗтимагый тормышына кушып җибәрү яхшы булыр иде. Кагыйдә буларак, дөньяви уку йортлары студентлары өчен монда арадашчының кирәге юк, ә мөселман уку йортлары өчен нәкъ менә Мөселман яшьләре берлегенең арадашчы ролен башкаруы кирәк булачак. Безнең төп максат – игелекле гамәлләр, үзебезнең эшләребез ярдәмендә җәмгыятьтә ислам диненә, мөселманнарга карата (дөрес, хакыйкый) адекват бәя уяту. Һәм, гомумән, яшьләрдәге тулып торган энергия-көчне җәмгыять өчен файдалы эшләрдә куллану.

Әгәр сине әлеге язма кызыксындырса, үзең һәм үзеңнең проектың турында Мөселман яшьләре берлегенә белдерәсең килсә, берләшмә эшчәнлегендә катнашырга теләгең уянса, 8-927-421-8456 телефон номеры буенча яисә ruzal-mail@mail.ru электрон адресы буенча мөрәҗәгать итә аласың.

Алинә БИКМУЛЛИНА 

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана