Без китәбез, сез каласыз

19 сентябрь 2011 ел 10:23

Соңгы вакытта болай да берсеннән-берсе мәгънәсез тәҗрибәләргә дучар булган авылга карата тагын бер әшәкелек уйлап табылды. Ул – «реструктуризация». Бу эшнең максаты – мәктәпләр хисабына күпмедер экономия ясау, ул акчаны бүтән максатларга (мәсәлән, хоккей, футбол, баскетбол командаларына уенчылар сатып алу булырга мөмкин) тоту. Әмма турыдан-туры болай дип әйтергә ярамый бит инде. Аз комплектлы, ягъни кыскартуга дучар булган мәктәпләрне түбәнсетеп мондый сәбәпләр китерелә:

1) имеш, укытучылар берьюлы дүрт-биш фән укытырга мәҗбүр һәм аларның һөнәри осталыгы түбән;

2) балалар укуда үзара ярыша алмый, шунлыктан начар укый;

3) балаларда аралашу күнекмәләре тәрбияләнми.

Бу сәбәпләрнең авыл мәктәбендә эшләп тә карамаган бәндәләр тарафыннан уйлап чыгарылганлыгы көн кебек ачык. Авыл мәктәбендә утыз елдан артык эшләгән, күпчелек вакытында мәктәп директоры йөген тарткан кеше буларак, бу сәбәпләрне бөтенләй нигезсез дип әйтә алам. Беренчедән, башлангыч сыйныф укытучыларыннан гайре барлык укытучы да югары педагогик белемле, һәрберсе үз фәнен укыта. Зур мәктәпләрдәге укытучылар кайда белем алса, алар да шунда укыган. Тиешле вакытта аттестация үтәләр, күпчелеге I-II категориягә ия. Дәресләр саны исә сыйныфтагы балалар санына бәйле түгел. Бары рәсем, җыр, хезмәт дәресләре буенча гына белгечләр булмаска мөмкин һәм бу дәресләр башка фән укытучыларына бирелә (анда да әле программа буенча укыта алырлык булса). Икенчедән, баланың ничек укуы беренче чиратта аның сәләтенә, укуга омтылышына, аннан соң гына укытучының осталыгына бәйле. Йомшак укучы, укуга сәләте түбән бала башкалардан көнләшеп кенә яхшы укый алмый. Өченчедән, аралашу мәсьәләсендә дә төрле бала бар: аз һәм күп аралашучылар. Бу сыйфат та күбрәк нәселдән бирелә. Аннан соң, аз комплектлы мәктәпләрдә дә 40-50 бала бар бит. Аралашырга өйрәнү өчен 400-500 баланың бергә укуы кирәкмени? Аны кем һәм ничек исбат иткән? Шуның белән бергә, «балалар белән индивидуаль эш» дигән нәрсә дә куела. Ягъни, балалар азрак булган саен укытучы аерым бала белән күбрәк эшли ала.

Авыл мәктәпләренә каршы кешеләр балаларны автобус белән йөртәчәкләренә ышандырмакчы. Имеш, Европада шулай. Без бит Россиядә яшибез. Башта мондый автобуслар (ә алар арзан түгел, укытучылардан кызганган хезмәт хакы бу чыгымны капламый) тәртипле йөрергә дә мөмкин. Әмма, бераздан алар ватыла башлаячак. Аларны төзек тоту, бензин һәм запчастьләр табу һәм башка мәшәкатьләрнең акрынлап ата-аналар җилкәсенә авышуы бар. Нәтиҗәдә, балалар V сыйныфтан башлап ук ерак авылга үзләре тәпили башларга мөмкин.

Аннан соң, төрле сыйныфта дәресләр бер үк вакытта бетми һәм бетә дә алмый. Дәрестән соң түгәрәк утырышлары, сыйныфтан тыш төрле эшләр оештырыла. Сәгать уникеләрдә дәресләре беткән бала, әлбәттә, кичке сәгать дүртләргә кадәр автобус көтеп утырмый, ул кайтырга чыгачак. Аның белән юлда нәрсәләр булмас?..

Нәҗип ВАҺАПОВ,
тарих фәннәре кандидаты

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана