Татарстан мөселманнары митингка чыкты

10 сентябрь 2011 ел 08:20

Казан үзәгендә йөзләгән мөселман террорчылыкка каршы булуларын митингка җыелып белдерде.

5 сентябрь көнне сәгать көндезге унберләр тирәсендә башланган митинг бер сәгатьләп дәвам итте. Әлеге чара “Экстремизмга юл юк!” айлыгы кысаларында үткәрелде.

Митингта Татарстан мөфтие, Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәиз, Мөселман яшьләре берлеге активистлары, мөфтият, Казан епархиясе вәкилләре, дини һәм дөньяви уку йорты студентлары катнашты. Чарада катнашучылар “Мөселман яшьләре тынычлык һәм иминлек яклы”, “Мөселманнар көч куллануга каршы”, “Ислам – тынычлык дине” кебек плакатлар белән чыккан иде.

Митинг җәмәгатьчелекнең, аерым алганда, яшьләрнең террорчылыкка карата игътибарын җәлеп итү, кешеләргә исламның җәмгыятьтә толерантлыкны тәэмин итүче, рухи кыйммәтләргә ия булган тынычлык һәм игелеклелек дине булуын аңлатудан гыйбарәт булды.

Әлеге чара “Axelle”, “Libertas” рэп төркемнәренең чыгышлары белән башланып китте. “Axelle” төркеме “Ислам террорчылыкка каршы” исемле яңа җырын тәкъдим итте. Казан шәһәре казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин Коръән аятьләре укыды.

Мәгълүм булганча, 2004 елның 1 сентябрендә Төньяк Осетиядәге Беслан шәһәрендә террорчылар 1 нче мәктәп укучыларын чолганышка алган иде.

“Без бу куркыныч фаҗигане һәрвакыт истә тотабыз”, – дип белдерде Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз журналистларга биргән әңгәмәсендә. –Мөселман яшьләре белән тыгыз элемтәдә тормасак, күп нәрсәне югалтуыбыз бар. Митингка чыгуыбызның төп максаты – мөселманнарның бердәмлеген күрсәтү”. Аның сүзләреннән аңлашылганча, митингта Казан уку йортларында укучы яшьләр генә түгел, республикабызның бүтән шәһәр вузларында укучы студентлар да катнашкан. Әлмәттән, Түбән Камадан да яшьләр бар иде. Казан епархиясенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Хохлов Бесландагы бәлане күп кенә милләт һәм дин вәкилләренең дә истә тотуын билгеләп узды. “Башкаларга булган ихтирамны бернинди байлык та алмаштыра алмый”, – дип ассызыклады ул.

Митинг азагында Бесланда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм алар рухына дога кылынды.

Алинә БИКМУЛЛИНА.

Электрон мәгълүмат чаралары хәбәрләре файдаланылды

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана