Казан кино фестивалендәге бердәнбер Татарстан фильмы

10 сентябрь 2011 ел 08:23

VII Казан халыкара мөселман кино фестиваленең конкурс программасына Татарстаннан бердәнбер фильм – Николай Морозовның “Тукай белән илһамланып” дигән фильмы  кергән. Фильмның төп герое – безнең замандашыбыз, «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестрына нигез салучы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе Рөстәм Абязов. Фильм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән төшерелгән һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган.

Әлеге фильмда Тукайның могҗизалы шигъри дөньясы үзенең чагылышын музыкада таба. Фильмның  нигезен «La Primavera» оркестрының репетициясеннән алынган документаль кадрлар тәшкил итә. Биредә Рөстәм Юныс улының “Тукай” сюитасы өстендә музыкантлар белән эшләвен, оркестрантларга татар шагыйренең тормышыннан эпизодлар китерүен, шигырьләреннән аерым юлларны укуын күрергә мөмкин...

Фильмның тасвири ягын туган як табигате тулыландыра. Гадәти булмаган алымнарның берсе – тамашачы алдында комнан “тере” картиналар барлыкка китерү. Әйтерсең лә, тылсым таягын изәү белән, кадрда әле авыл күренеше, әле дирижёр сурәте барлыкка килә... “Тукай белән илһамланып” фильмында Россия һәм чит ил композиторлары музыкасы кулланыла.

etatar.ru сайтыннан алынды

Башка журналлар

Үрнәк имам

21 май 2014 ел 15:37

Кәфенлек кесәсе

13 май 2014 ел 14:31
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана