Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

14 октябрь 2014 ел 09:21

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми. Яшәү дәверендә бер дә уйламаган проблемалар, кайгы-хәсрәтләргә юлыга адәм баласы. Кемдер үзен кулга алып аны ничек тә уздырып җибәрә, ә кемнеңдер сабырлыгы җитеп бетми – андыйлар хәтта үз-үзләренә кул салуга кадәр барып җитә. Статистика мәгълүматларына күз салсаң, үз‑үзенә кул салуның төп сәбәпләре булып җавапсыз мәхәббәт, гаиләдәге аңлашылмаучанлык, эшсезлек, акчасызлык, эчкечелек һәм наркомания тора. Татарстан мөфтие урынбасары, «Ярдәм» мәчете имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов исә моның нигезендә иң беренче чиратта рухи тәрбиясезлек ята дип саный.

– Ислам динендә үз‑үзеңә кул салу зур гөнаһ санала. Андый кеше беркайчан да җәннәткә кермәс, диелә Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә. Нинди генә бәла-казага юлыкса да, Аллаһы Тәгалә кешегә авырлыкны үзе күтәрә алган кадәр генә бирермен дигән. Димәк, авырлык алдында калганбыз икән, барысын да Ходайга тапшырып, Аңардан түземлек сорап, сабыр итеп үткәреп җибәрергә тиешбез. Шул чакта гына Аллаһы Тәгалә хәлебезне җиңеләйтер. Шуны аңламаган, ягъни иманы зәгыйфь булган кешенең башына төрле ямьсез уйлар керә, дөньядан ваз кичеп кенә авырлыктан котыла алам дип уйлый ул. Дөньяви кыенлыктан ничек тә котылып була. Мәңгелек тормышка баргач нишләрбез. Хак мөселман менә шуның турында уйланырга тиеш. Элекке заманда үз-үзләренә кул салганнарны зиратка да күммәгәннәр. Аларга җеназа намазы да укылмаган, чөнки алар Аллаһының тәкъдиренә каршы барган санала. Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт буларак иңдергән. Ә әманәт ул – сакларга бирелгән әйбер. Шуңа күрә без аны соңгы сулышыбызга хәтле саклап яшәргә бурычлы. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Үз-үзегезне үтермәгез. Дөреслектә, Аллаһы сезгә карата рәхимле булды».

– Илдар хәзрәт, авырлык алдында калган кешегә нәрсә киңәш итәсез?

– Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән инану кирәк. Хәлеңне җиңеләйтүне иң элек Аңардан сорагыз. Ул һичшиксез ярдәм итәчәк. Бөек Ватан сугышы елларында әби-бабаларыбыз арасында үз‑үзенә кул салучы булмаган бит. Ялгыз да калганнар, ач та торганнар, чөнки алар, Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтмешли, намаз укучылардан туган кешеләр. Ул вакытта дин бар иде. Ә хәзер нәрсә, мәчетләр дә күп, намаз укырга йөрүчеләр дә бихисап, ә динебез бик зәгыйфь. Моның ише күренешләр булмасын өчен, бәлки, берничә буын узарга тиештер. Аллаһы Тәгаләгә ихластан инанучы буын килгәч кенә котыла алырбыз бу афәттән. Аннары шунысы бар, фәлән үз‑үзенә кул салган дибез, сәбәбен тикшерә китсәң, бик гади. Күтәрә алмаслык авырлык, хәсрәт түгел аның сәбәбе. Мәктәптә икеле алган, җавапсыз мәхәббәттән качарга теләгән, хатыны белән ачуланышкан, бурычын түли алмаган, дәваланудан өметен өзгән... Моннан берничә ел элек, ялгышмасам, Швейцариядә дүрт сәгатькә ут бетеп торган. Шул вакыт аралыгында суицид күренешләре күп булган, дип сөйләделәр. Шул да булдымы авырлык? Бу гап‑гади бәйлелек, ә элек бит утсыз да, интернетсыз да, телевизорсыз да яшәгәннәр. Миндә депрессия дип, агу да эчмәгәннәр, поезд астына да ташланмаганнар. Шуны аңларга кирәк: кемгәдер авырлык килгән икән, аңарга сабыр итсә, ул гөнаһы бетүгә бер сәбәп була. Аның артыннан һичшиксез җиңеллек килер. Һәрбер авырлыктан соң җиңеллек килер, ди Аллаһы Тәгалә. Шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, бауга менәргә кирәкми. Аллаһыга һәм кыямәт көненә ышанган кеше, нинди генә сынау килсә дә, аның үзе өчен хәерле булуын аңлый. Аллаһының рәхмәтеннән өметне өзәргә кирәкми.

Сүз уңаеннан: Татарстанда үз-үзләренә кул салучы яшүсмерләрнең саны ике тапкырга арткан, дип яза «Вечерняя Казань» газетасы. Ел башыннан республикада шундый унике үлем очрагы теркәлгән (узган елның шундый ук чорында ул бишәү булган). Татарстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, Казанда биш, Чаллы, Бөгелмә, Баулы, Тукай, Чүпрәле белән Яңа Чишмә, Питрәч районнарында берәр яшүсмер үз‑үзенә кул салган. Болардан кала, егерме дүрт егет һәм кызны бу эштән вакытында коткарып калганнар. Алар арасында күпчелекне кызлар тәшкил иткән. Прокуратурада билгеләп үтүләренчә, әлеге адымга күбесенчә 12 яшьтән 17 яшькә кадәргеләр бара.

«Үз – үзегезне үтермәгез. Дөреслектә Аллаһ сезгә карата Рәхимле булды».
«Кем дә кем үз‑үзен берәр нәрсә белән үтерсә, җәһәннәмдә шуның белән газапланачак».
«Кешенең үз‑үзенә карата җинаять кылуы гөнаһысы буенча башка кешене үтергән дәрәҗәдә, чөнки җан ул аның милке түгел, җан ул – Аллаһныкы».
«Бер кеше җәрәхәт аркасында үз‑үзен үтерде. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә әйтте: «Колым үз‑үзен үтереп, мине узды. Шуңа күрә мин аңа Җәннәтне хәрам кылдым».
* * *
Әгәр дә кеше төшенкелеккә бирелсә яки аның эче пошса, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) андый кешеләргә шушы доганы укырга куша:
«Әллаһүммә иннии гәбдүк, ибнү гәбдик, ибнү әмәтик. Нәәсыйятии биядик, мәдыйн фийә хүкмүк, гәдлүн фийә кадааук. Әсъәлүкә бикүллисмин һүә ләк, сәммәйтә биһи нәфсәк әү әнзәлтәһү фии китәәбик әү гәлләмтәһү әхәдән мин халкъыйк әү истәъсәртә биһи фи гыйльмил гайби гиндәк ән тәҗгәләл – Курәәнә рабигә калбии вә нүүрә садрии вә җәләәъә хүзнии вә зәһәәбә һәммиии».
«Йә Аллаһ! Дөреслектә мин Синең колың, Синең колың булган ир‑атның баласы, Синең колың булган хатын-кызның баласы. Минем алгы чәчем Синең кулыңда (ягъни Син минең белән нәрсә теләсәң, шуны эшлисең), миңа карата Синең карарың үтәлә, Синең хөкемең гадел. Мин Синнән Үз-үзеңне атаган яки китабыңда иңдергән яки мәхлукларың арасында берәрсенә өйрәткән яки Үзеңнең яшерен гыйлемеңдә күрсәтмичә калдырган бөтен исемең белән сорыйм. Коръәнне йөрәгемнең язы, күкрәгемнең нуры, кайгымны ачучы һәм эч пошуымны юкка чыгаручы ит!»
(islamsemya.ru сайтыннан)


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА, "Шәһри Казан"

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана