Шушы көннәрдә хаҗ кылырга барган мөселманнарның соңгы төркеме Татарстанга кайтты. Беренче төркемдәге 220 кеше исә 17 октябрьдә үк изге сәфәрдән кайткан иде инде. Хаҗилар әйтүенчә, алдагы елларга караганда, быел оештыру дәрәҗәсе дә, яшәү шартлары да яхшырак булган.
Хаҗилар сәфәргә биш елдан соң гына барачак
Соңгы вакытта хаҗ сәфәрен оештыруда берникадәр үзгәрешләр булуы хакында да әйтеп китәргә кирәк. Мәккәдәге мәчетне төзекләндерү сәбәпле, квоталар саны киметелгән икән. Бу барлык илләргә дә кагыла, шул исәптән Россиягә дә. Әйтик, Россиядә квота 16 мең 400гә кадәр киметелгән. Татарстанга исә шуның нибары 1800е генә бирелде. Шуны да әйтергә кирәк, Согуд Гарәбстанының хаҗ оешмасы таләбе буенча, соңгы биш ел эчендә хаҗ кылмаганнар гына изге сәфәргә бара алачак икән.
Бу яңалык мөселманнар арасында берникадәр ыгы-зыгы тудырган, әлбәттә. Әмма, син биш ел эчендә хаҗга баргансың инде дип, изге сәфәргә баручыларны куып кайтаручылар булмады анысы. Шул ук вакытта хаҗга барырга барлык кешеләрнең мөмкинлеге дә юк. Әйтик, бүген хаҗның чыгымнары 155 мең сум тора.
– Биш ел эчендә хаҗга баручыларга кабат сәфәргә бару каралмаган дигән яңалыкны күптәннән әйтеп киләләр инде, – ди Тәтеш районы мәчетенең имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов. – Быел исә ике ел элек изге сәфәргә баручылар кабат барды. Аларга ниндидер чикләүләр куелмады.
Инсаф хәзрәт быелгы хаҗга төркем җитәкчесе булып барган. Тәтештән тугыз мөселман юлга чыккан.
– Моннан унике ел элек хаҗ кылып кайткан идем инде, – ди ул. – Быелгы шартларны элеккесе белән чыгыштырганда, аерма җир белән күк арасы кебек. Элеккеге сәфәрдә ашау-эчү каралмаган, яшәү шартлары бик начар иде. Бу юлы исә бөтенләй башка вәзгыять. Көненә ике тапкыр ашау-эчү кергән, кунакханәләрдә шартлар әйбәт. Биш кешелек бүлмә булса да, бөтен уңайлыклар бар иде. Гади хаҗиларга исә шартлар тагын да яхшырак. Әле кичә генә Казаннан бергә барган хаҗилар шалтыратты. “Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде”, – дип рәхмәтләрен җиткерделәр.
Быелгы сәфәрдә адашучылар да, вафат булучылар да булмады, шөкер. Татарстан хаҗиларын ерактан ук яшел төстәге киемнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән. Табибларның да, төркем җитәкчеләренең дә махсус киемнәре булган. Хаҗиларның сәламәтлеген унбиш табиб кайгырткан. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Татарстан хаҗилары изге сәфәрдә татар милли ризыклары белән тукланган. Ризыкларны әзерләргә махсус пешекчеләр барган. “Төркемнән артта калучыларны киемнәреннән таный идек. Мондый махсус киемнәр белән йөргәндә, адашучылар да булмый диярлек”, – ди Инсаф хәзрәт.
Алдан әзерлекле булу кирәк
Хаҗиларның сәфәрендә кунакханәдә тору, ашау-эчү генә каралмаган, әлбәттә. Шәһәрләр буйлап экскурсиягә йөргәннәр. Шулай ук корбан чалу, аны фәкыйрьләргә таратуны да оештырганнар. Үзең белән 10 литр Зәм-зәм суы алу да каралган. Һәр көн диярлек төркем җитәкчеләре, имам-хатыйблар хаҗ кылу тәртипләренә өйрәткән.
Дөрес, изге сәфәргә барганчы ук инде мөселманнар өч атналык укуларда булганнар икән. “Алдан әзерлекле кеше үзен бөтенләй башкача тота, – ди Татарстан Диния нәзарәтенең хаҗ бүлеге хезмәткәре Габдулла хәзрәт Галиев. – Дәресләргә йөргән, әле генә сәфәрдән кайткан мөселманнар белән сөйләшкән идек. Безгә күпкә җиңелрәк булды, диделәр. Хаҗ сәфәре кылуның күп кенә кагыйдәләре белән хәбәрдар булу – аларга, авыллардан, районнардан барган кешеләргә караганда, күп нәрсәләрне хәл итәргә булышкан”. Авыл кешеләре өчен укулар каралмаганмыни? “Район җирлегендәге мөхтәсибләргә дә дәресләр уздырырга кушабыз, – ди хәзрәт. – Әмма бу укулар мәҗбүри түгел, һәркемгә дә ирекле куелган. Тели, үзенә кирәк дип саный икән – йөри, теләми икән – юк. Шулай ук башка шәһәрләрдә дә укулар үткәрәбез. Әйтик, быел хаҗга баручылар өчен Чаллыда, Әлмәттә дәресләр уздырдык”.
Әлбәттә, өч атна эчендә генә хаҗ кылуның бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп булмый. Иң мөһиме – хаҗилар, олы хаҗның нинди фарызлары һәм вәҗибләре бар, гөмрә кылганда нинди таләпләр үтәлергә тиеш, дигән сорауларга җавап бирергә тиешләр.
Шул ук вакытта мөселманнар арасында хаҗ кылып кайтканнан соң да сорауларына җавап таба алмаучылар шактый. Әйтик, ашау-эчү кертелгән, кунакханәләрдә бөтен уңайлыклар тудырылган шартларда хаҗ кылу дөрес буламы? Согуд Гарәбстаны корольлеге бүләк иткән хаҗ сәфәре хаҗ кылынган булып саналамы? Анысын инде Аллаһы Тәгалә генә белә. Әлеге сорауга мөфти дә, имам-хатыйб та җавап бирә алмый.
АЛСУ ХӘСӘНОВА
(“Ватаным Татарстан”, /№ 155, 24.10.2014/)