Борындыкта – бәйрәм

22 гыйнвар 2016 ел 17:11

Кеше бик күп иде, бүтән чакта да изге урын бушап тормый икән. Өлкәнрәкләр намазга җыела, ба­ла-чага – дин сабакларына, әхлак дәресенә. Мулла Тәфкил хәзрәт Сафиуллин үзләренеке, балаларга һәм өлкәннәргә сабак бирүче остазбикәне дә читтән чакыртмаганнар. Авылда 40 елдан артык укытучы булып эшләгән Әлфия апа Гыймадиева дин гыйлемен башта үзлегеннән өйрәнсә, укыта башлагач, Казандагы “Мөхәммә­дия” мәдрәсәсендә имтихан тотып, укырга кереп кайта. “Шунсыз ярамый иде, халыкка бу юнәлештә төпле белем алган кеше сабак бирергә тиеш дип санадым”, – дип аңлата ул үзенең бу гамәлен. Әйе, бүтән авыллар да үрнәк алырлык мисаллар күп Борындыкта. Район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев: “Бу авылда үз сүзен күзгә карап, ярып әйтә торган кыю, шул ук вакытта булдыклы кешеләр яши, электән шулай булган”, – дип кисәтеп куйган иде. Ә туры яручыга кайсы гына заманда да кыен аз эләкмәгән.


Тарих битләренә күз салсаң, Борындык авылы халкы электән алдынгы карашлы булуы белән аерылып торган. Каюм Насыйри язмаларында XVII гасырда ук инде Борындыкта мәчет-мәдрәсәләр­нең гөрләп эшләп торуы, анда атак­лы галимнәрнең дәрес бирүе турында мәгълүматлар бар. Иң танылганы – галим-филолог, дин эшлеклесе Мансур Борындыкый. Иң беренче булып Бохарага барып белем алган кеше ул Мансур мулла. Аның балалары да – ил тарихында якты эз калдырган күре­некле шәхесләр. Әйтик, оныгы Мөхәммәтҗан Хөсәенов Россия­нең беренче мөфтие буларак билгеле. Авыл, район халкы әлеге нәсел белән бүген дә чиксез горурлана. Мансур хәзрәт турында аз гына кыек сүз әйтсәләр дә (аны халык дошманы ярлыгы тагып юк итәләр), яклап төрле дәлилләр ки­терәләр. Ә моның өчен тарихны бар­ларга һәм белергә кирәк. Соң­гы елларда мәчет тарихын җыю, шуларны китап итеп бастыру белән шактый кеше кызыксына. Аларның күбесе – укытучылар. 
Борындыкта азан тавышы гасырлар дәвамында тынып тормаган. XIX гасыр урталарында ук ике мәчет булган. Аларның берсе – Ак мәчет 1869 елда төзелә, ә 1938 елда манарасы киселә. Таш мәчеткә 1893 елда нигез салына, 1937 елда аның да манарасын кисеп тө­шерәләр. Бинаны башта клубка, аннары Көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына әйләндерәләр. Мә­чет манаралары киселсә дә, халык дин тотудан бизми, намазны, җом­га-гаетләрне авылның әле бер, әле икенче йортында кача-поса җыелып укып йөриләр. Монысы да авыл халкының нык холыклы, үз кыйбласыннан беркайчан тайпылмавы турында сөйли.


1991 елда Таш мәчет бинасына манара урнаштырыла, бинаның эче яңартыла. Ул чагында мәчетне яңадан торгызу эшләрендә мулла Барый Гарифуллин башлап йөри. 120 еллык тарихка ия Таш мәчет мәдәни мирас объекты булып исәпләнелә. Ләкин бернәрсә дә мәңгелек түгел, тау комыннан салынган мәчет бинасы да туза, идән­нәре чери. 2013 ел­ның җәен­нән мәчетне яңарту эше­нә ке­ре­шәләр. Авыл имамы Тәф­кил хәзрәт әйтүенчә, башта тәһа­рәтнамә ясау өчен янкорма сала баш­лыйлар. Аннары иске бина­ның эче-тышы яңартыла. Башланган эш – беткән эш, дип гадәтттә, эшне тәмамлап, иркен сулыш алгач әйтәләр. “Янкорма нигезен казыгач, черек идән-түшәмнәрне сүт­кәч, куркыныч булып китте, ничек төгәл­ләр­без, каян акча юнәтеп бетербез дип борчылдык, – ди Тәф­кил абый. – Авылдаш егетләр Айдар, Тәү­фыйк, Ирек, Рифкат абыйлар гел ярдәмче, киңәшче булдылар”. Тәф­кил абый алардан тыш та бик күп кешеләрнең исемен атый. Булышуларын сорап, шактый оеш­ма җитәкчеләренең ишеген шакырга туры килә аңа. Кай­берсенә биш мәртәбә барса да, бер тиенлек ярдәм ала алмый. Ә игелекле кешеләр барыбер күб­рәк. Ике ел эчендә янкорма да төзелә, мәчет түшәмен заманча иттереп тарттырып эшлиләр, яңартылган идәнгә затлы ке­ләм­нәр җәелә, эчке якны такта белән тышлыйлар. Борын­дыкның Таш мәчете хәзер бик иркенәйгән.


– Бүген районыбызда зур бәйрәм, – ди Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. – Борындык ул – районыбызның капкасы. Күпме кеше шуның аша уза. Борынгы авылда – борынгы мәчет. Бина эче яңартылгач, юлаучылар да кереп тәһарәт алып, намаз укып, дога кылып чыга алачак.


Бу көнне дә бик күп дога кылынды, рәхмәт сүзләре әйтелде, вәгазьләр яңгырады. Аллаһ йорты нурга күмелгән кебек тоелды. Шушында ишеткәннәрне гамәлдә кылырга язсын. Таш мәчеткә җые­лучыларны урамда кайнар пылау көтеп тора иде. 
 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 8, 22.01.2016/)

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана