Мәүлет ае башланды. Яңа елга санаулы көннәр калды. Шул уңайдан ел дәвамында булган аеруча мөһим вакыйгаларга бәя бирергә вакыт дип, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән әңгәмә корырга булдык.
– Быел Диния нәзарәте, махсус комиссия оештырып, имамнарның вазыйфаларына ни дәрәҗәдә туры килүен, белемнәрен тикшерде. Аерым алганда, башкалабыздагы Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәт, куелган таләпләргә җавап бирә алмый, дип бәяләнде. Аңа ни-нәрсә тәкъдим иттегез? Шундый хәлдә калган башка имамнар да бармы?
– Бисмилләһ-иррахман-иррәхим! Бу тикшерү устав буенча уздырыла. Имамнарыбыз галим була алмаса да, аларның дәрәҗәсе гадәти авыл муллаларыннан өстенрәк булырга тиеш. Кайчак безгә чит илләрдән галимнәр килә. Алар мәчеттә булып чыккач, сезнең имамнарыгыз Коръән укый алмый, дип дәгъва белдерә. Узган ел Төркиядән бер галим килгән иде. Бер мәчетебездә булып, ахшам намазыннан чыккач, бу имам Пәйгамбәребезгә иңдерелгән Коръәнне түгел, башка әйбер укыды, дип белдерде. Менә бит намаз да кабул була алмаслык дәрәҗәдә укый кайбер кеше. Моны ишетү дә уңайсыз. Кечкенә генә авыл түгел, башкала бит бу. Дөньякүләм дан казанган галимнәребез бар. Әгәр гыйлемнәре җитми икән, әйдә, хәзрәтләребез укысын. Без аларны укытырга әзер. РИУ, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, башкалары бар. Укысыннар, мөмкинлек бар бит. Бу – аның һөнәре! Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәнсен. Чыннан да, Сәетҗәгъфәр хәзрәт комиссия алдында Коръәнне дөрес итеп укый алмаган. Шуңа күрә без аңа кайсы булса да мәдрәсәгә кереп укырга тәкъдим иттек. Төркиядә, Малайзиядә, Иорданиядә укыймы – үзе сайласын. Инде Иорданиядә тукталдык. Бер елдан кайтыр да, эшчәнлеген дәвам иттерер, гыйлем алсын. Гарәпчә дә өйрәнер, Коръәнне дә матур итеп укый башлар, иншалла. Ул гына түгел, башка берничә имам да читләштерелде. Әйтик, Биектау районында имамлык итүче Рәис Мөбарәкшинга да без шундый таләп куйдык.
– Диния нәзарәте, республикабыз мәчетләрендә җомга намазы татарча гына уздырылырга тиеш, дип бик яхшы карар кабул итте. Шул ук вакытта комиссия эшләгәндә ни өчендер муллаларыбызның татар әдәби телендә матур итеп вәгазь сөйли аламы, юкмы икәнлеге тикшерелмәде. Киләсе елда мондый комиссия эшләячәкме? Әллә әлеге комиссия биш-алты елга бер мәртәбә генә җыелачакмы?
– Минем шәхси карарым түгел бу. Моны безнең пленум кабул итте. Бу – бөтен имамнарыбызның, мөхтәсибләребезнең фикере. Билгеле, беренче чиратта торган таләпләребез бар. Дөрес итеп Коръән уку, шәригатьне белү мөһим. Татарчасы зәгыйфьрәк икән, өйрәнсен. Шундый катгый таләп куйсак, татар әдәби телен яхшы белсен дисәк, имамнарыбызның калмавы да бар. Инде җитди таләпләр куя башладык. Әйтик, бу уку елыннан башлап “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә барча дәресләребез татарча алып барыла. Шулай булырга тиеш тә. Чөнки телебез онытылса, милләтебез, аннан, Алла сакласын, динебез дә бетәргә мөмкин. Бу комиссия ел саен эшләячәк. Чөнки имамнарыбыз бик күп. Һәр районны иләк аша үткәрәчәкбез.
– Татар телен гамәлгә ашыруда имамнарыбызның татарча күркәм итеп вәгазь сөйли алулары беренче адым булса, икенче, өченче, дүртенче адымнар да булырга тиештер. Әйтик, мәдрәсәләрдә укыту теленең татар теле булуы, барча мөгаллимнәрнең туган телебездә сөйли-аңлата белүе, “Хозур” нәшриятында басыла торган әдәбият-дәреслекләрнең күпчелеге үзебезчә нәшер ителүе зарурдыр...
– Дөрес әйтәсез. Хәзер менә киләсе елда басылачак китапларның исемлеген төзибез. Аларның күпчелеге татар телендә булачак. Татарча аңлап бетерә алмаучыларга зарланырга җирлек юк: “Азан” радиосындагы тапшыруларыбызның күбесе – урысча, мәчетләрдәге дәресләребезнең дә шактые урыс телендә. Кирәк булса, инглизчә дә укыта алырлык кешеләребез бар. Җомга вәгазьләрен татарча гына сөйләтү таләбе – беренче адым. Икенче адымыбыз – “Мөхәммәдия”дә татарча гына укыта башлавыбыз. Күпчелек китапларыбызның татарча бастырылуы өченче адымыбыз булачак. Хәзер без иске имля буенча бер дәреслек әзерлибез. Имамнарыбызга иске имлябызны өйрәтергә иде дип хыялланабыз. Имамнар арасында булса да, иске имляда язышсак файдалы булыр иде. Имамнарыбыз, Алла боерса, киләчәктә иске китапларыбызны укый алачак. Сер итеп кенә әйтәм: киләсе елда, Алла боерса, иске имляда бер яңа журналыбыз нәшер ителә башлаячак.
– Барча мәдрәсә мөгаллимнәренә, шул исәптән РИУ укытучыларына да бер ел эчендә татар телен өйрәнү таләбен куярга вакыт җитмәдеме икән? Инкыйлабка хәтле Казанга дини гыйлем эстәргә килгән шәкертләр татарча укыган бит.
– Бу мәсьәләне күтәрүегез бик әйбәт. Димәк, шундый фикерләр бар. Без бу таләпне РИУ ректоры Рәфыйк хәзрәткә, остазларыбызга җиткерсәк, иншалла, киләчәктә күпчелек фәннәрне татарча укытуга күчәрбез. Әйтик, Грозныйдагы ислам университетында ике телдә – гарәпчә һәм чеченча укытыла. Алар динебезне ана телендә өйрәнә. Безнең хәзерге өлкән хәзрәтләребез үз вакытында Ташкентта “Мир-араб” мәдрәсәсендә үзбәкчә укыган. Телебез бик бай. Аның бүген зәгыйфь хәлдә булуына без үзебез гаепле. Беренче чиратта үзебезнең иске дини китапларыбызны хәзерге татарчага күчерергә кирәк.
Кеше иң әүвәл татарча өйрәнсә, икенче адым буларак, иске имлябызны үзләштерсә, нинди яхшы булыр иде. Менә хәзер кулымда 1915 елда басылган Шәйхелислам Хәмиди тәрҗемә кылган гакыйдә китабы. Соңгы вакытта, гакыйдә буенча китаплар кирәк дип, әллә кайлардан килгән тәрҗемә китапларын көтеп торабыз. Менә бит алар. Рәхәтләнеп укый алсак, диңгез кадәр гыйлем үзләштерә алабыз. Кечкенә генә күренсә дә, монда бик күп гыйлем бар. “Кая гына сәфәргә чыкса да, Мәрҗани белән Галимҗан Баруди “Сөбател гаҗизин” китабын алган”, – дип бер китапта укыганым бар. Без Таҗетдин Ялчыгол шәрех кылган “Рисаләи газизә” китабын өч мең данә бастырып, бушлай тараттык, тик аны укучы юк... Аны бит укырга, өйрәнергә кирәк. Анда шундый зур гыйлем – хәзинә бар. Инкыйлабка хәтле татарда утыз мең исемдәге гыйлем чишмәсе дөнья күргән. Без һаман аларның урысчага тәрҗемә ителеп нәшер ителгәнен көтәбез. Әйдәгез, үз телебездә укыйк, өйрәник! Татарчасы яхшы булган кеше иске имляны бер айда үзләштереп, борынгы китапларны шартлатып укый ала. Без бит – бер мең ел буе шул иске имляда язган, шуны оныта башлаган халык!
– Киләсе елда Октябрь инкыйлабына йөз ел тула. Сезнең – дин әһеле күзлегеннән караганда революция илебезгә, җәмгыятебезгә нинди үзгәрешләр алып килде? Без аннан нинди сабаклар алырга тиеш?
– Билгеле, аннан сабак алырга кирәк. Дөрес, 2017 ел безнең өчен Галимҗан хәзрәт Барудиның мөфти итеп сайлануы белән дә истәлекле. Өммәттәшләребез беренче мәртәбә үз ихтыярлары белән сайлап куйган мөфти ул. Киләсе елда аның юбилее булачак. Тууына 160 ел тулачак. Моны да онытмаска кирәк. Начары гына түгел, яхшысы да булган, димәк. Инде инкыйлабка килгәндә, бер шәех турындагы хикәят искә төшә. Ул бер вәгазендә, сүз арасында, мин беркайчан да фил баласының итен ашамаячакмын, дип кыстырган. Нәрсә өчен шулай әйткәндер: шәкертләре аңламаган. Бер заман әлеге шәех фикердәшләре, шәкертләре белән сәфәргә урманга бара. Алар монда адаша, ничек кайтырга белми аптырый. Ризык та, су да бетә. Үләрлек дәрәҗәгә төшмәсәләр дә, бик читен хәлдә калалар. Шул чакта боларга бер фил баласы очрый. Аны суеп пешерәләр, ашыйлар. Итен шәехкә дә тәкъдим итәләр.
– Раббыма бер сүз биргән идем, беркайчан да фил баласы итен ашамаячакмын дип әйткән идем, – диеп, ул баш тарта. Ястү намазыннан соң, болар йокларга ята. Шәехнең йокысы килми. Бөтенесе йокыга тала. Шул чак тау шикелле бер фил килеп җитә. Баласының исеннән, эзеннән килгән ана фил икән бу. Борыны белән биредәге кешеләрнең авызын иснәп чыга. Кемнең авызыннан фил исе килә, һәрберсен таптап-изеп үтерә, теге дөньяга олактыра. Шәех бу манзараны куркып, гаҗәпләнеп карап тора. Теге кешеләр, баласына кул салып, ана филне үзләре чакырган булып чыга бит. Ана фил үз чиратында шәехне дә исни, анда ит исе юк. Шуннан ул җиргә чүгәләп, сыртына шәехне утыртып, хөрмәт йөзеннән, ачлыктан үлмәсен дип, аны кешеләр яшәгән җиргә илтеп куя. Хәзер без кризис дип әйтәбез, афәт килде дибез. Менә шулай ана филне дәшкәндәй, рибага кереп, хәрам ашап, гөнаһлы гамәлләр кылып, без аны үзебез чакырабыз. Илле, йөз ел эшли торган фирмалар була. Процентка, хәрамгә керәләр дә бөлгенлеккә төшәләр. Ана фил килә дә боларны “изеп-таптап” китә. Риба, хәрам ашагансың икән, синнән “фил исе” килә. Сиңа хаҗ фарыз булган, тик син акчаң булып та бармагансың... Калдырган намазларың, зина исе килә икән, башыңа афәт тә төшә. Ягъни бөтен проблемаларны без үзебез чакырабыз. 1917 елдан да безгә сабак алырга кирәк. Без бит таркаулыкка төштек, җәдитчеләргә, кадимчеләргә бүленеп, тарткалаша башладык. Татар халкының бөтен проблемасы үзенә бәйле. Телебез, гореф-гадәтләребез онытылса, динебез дә җуелыр.
Динебезне тотыйк, телебезне саклыйк, балаларыбызга тапшырыйк: безнең вазыйфабыз бу. Шәригатебезне бозсак, фәхешлеккә, аракы диңгезенә төшсәк, ана филне чакыргандай булачакбыз. Әлеге хикмәтле хикәятнең төп мәгънәсе шунда: кеше үзен чикли белергә тиеш. Раббыбыз, Коръән иңдереп, безгә шул чикне күрсәткән.
– Бер ай элек газетабызда даими авторыбыз, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллинның “Традицион татар исламы” дигән мәкаләсе дөнья күрде. Андагы раслаулар ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә?
– Болар – Фатих әфәнденең шәхси фикере. “Җәннәт – әниләребезнең аяк астында” дигән гыйбарә – Пәйгамбәребезнең хәдисе ул. Татарларга гына түгел, чечен, башкорт, гарәпләргә һәм башка милләтләргә дә кагылышлы бик матур, бик мәгънәле өндәмә-нәсыйхәт бу. Гарәп хатыннары, әлбәттә, намаз укый. Бәлкем укымаучылары да бардыр. Алар безгә үрнәк түгел. Без берничек тә тәңречелеккә кайта алмыйбыз. Чөнки соңгы дин ул – ислам. Аллаһы Тәгалә безгә ислам дине биргән. Ул – иң өстен, иң олы дин. Исламнан соң без бер динне дә кабул итә алмыйбыз. Итмибез дә, ниятебез дә юк. Бу динебезне тотып, балаларыбызга тапшыра алсак, шул җитә.
– Камил хәзрәт, Мәүлет бәйрәмен – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен былтыр да Болгарда зурлап билгеләп үткән идек. Быел да шунда (11 декабрь көнне) билгеләп узарга җыенабыз. Казаныбыз читтәрәк кала кебек. Нигә Камал театрындамы, Тинчурин театрындамы республика Мәүлет бәйрәме итеп уздырмаска?
– Мин мөфти булып эшли башлаганчы, ничектер Болгар читтәрәк кала иде. Болгарыбызны онытмаска кирәк, озакламый анда ислам академиясе эшли башлаячак. Казанга килгәндә, һәр зур мәчетебездә Мәүлетне үткәрәбез. Әйтик, 9 декабрьдә, җомга көнне башкалабызның Тынычлык, ягъни Мирный бистәсе мәчетендә әлеге бәйрәмебезне зурлап билгеләп уздырачакбыз. Бу араларда көн саен диярлек республикабызның теге яки бу мәчетендә Мәүлеткә бәйле чаралар булачак. Элек ничектер оят кебек иде, хәзер, киресенчә, кем Мәүлетне яхшырак уздыра, дип ярыш бара. Мөхтәсибләр хисап тота. Инде Казанга килгәндә, киләсе елда без аны башкалабызда зурлап билгеләп үткәрергә уйлыйбыз. Халыкка тамаша кирәк. Табигый, мәчеткә чакырсак, кемдер килми, читенсенә. Театральләштерелгән тамаша итеп, мөнәҗәтләр әйтеп, вәгазьләр сөйләп, иншалла, киләсе елда башкалабызда Мәүлетне олылап билгеләп үткәрергә ниятлибез. Бәлкем анда дөньякүләм билгеле булган берәр мөнәҗәтчене җәлеп итәрбез. Шундый ниятебез бар.
Рәшит Минхаҗ
(“Ватаным Татарстан”, /№ 184, 09.12.2016/)