string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7594.html"
06.12.2016 09:20

“Мәүлид” сүзе “вәләдә” (туу, тудыру дигән мәгънәдәге) дигән гарәп сүзеннән барлыкка килә. Мәүлиднең мәгънәсе берничә төрле булырга мөмкин: туу урыны, берәр асыл затның (изгенең) тууы (туган көне) һәм дә туган көн бәйрәме, елга бер уздырыла торган бәйрәм ярминкәсе.

        Бүгенге көндә дөньяви даирәдә ел календаре милади белән исәпләнә. Ләкин “милади” сүзе нәрсәне аңлата соң? Бу сүз дә “мәүлид” сүзе белән бер тамырдан – тууыны аңлата. Раштуа – Рождество дигән сүз. Гайсәнең (г.с.) фани дөньяга килү көне бүгенге көндә ел исәбенең башы булып санала. Бу вакыйганы нәсара диненең башлануы дип тә исәпләргә мөмкин. Әмма хакыйкатьтә Гайсә (г.с.) Аллаһы Тәгалә тарафыннан ахырзаман Пәйгамбәре киләчәген белгезер өчен җибәрелгән (“Маидә” сүрәсе, 75 нче аять).

        Аллаһы Тәгалә кодси хәдистә әйтә: “Әй, Мөхәммәд, син булмасаң, бу күкләрне яратмас идем”,- ди. Димәк, бар галәмне, күкләрне дә Аллаһы Тәгалә бу дөньяга Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) килер өчен яратты. Бу хәбәрне Гайсәгә (г.с.) кадәр килгән барлык пәйгамбәрләр белгәннәр һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нурын саклап торганнар. Барлык Пәйгамбәрләр үз халыкларына Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген, ахырзаман киләчәген аңлаткан.  “Өммәтләрнең һәрберсенә рәсүлләр күндердек, фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз” (“Нәхел”  сүрәсе, 36 нчы аять). “Барлык өммәткә Аллаһ хөкеменә кайту өчен билгеләнгән вакыт бар, вакыт җитсә, бер сәгать ашыгып килмәс вә бер сәгать соңга калмас” (“Йунус” сүрәсе, 49 нчы аять). Адәм галәйһиссәламнән алып Гайсә галәйһиссәламгә кадәр килеп киткән барлык алдагы пәйгамбәрләр үз кавемнәренә Аллаһы Тәгаләнең динен аңлатканнан соң, “шиксез, Аллаһ  хозурында ислам дине генә дин” (“Гыймран” сүрәсе, 19 нчы аять).

        Хак Сөбханә вә Тәгалә җир йөзенә ахырзаман пәйгамбәрен, пәйгамбәрләрнең мөһере булган, Аллаһының хәбибе, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сәллаллаһу галәйһи вәссәламне яраткан. Җир йөзендә, галәмнәрдә бу - иң мөһим вакыйга. Пәйгабәребезнең Нуры җисеме белән кушыла. Әминә анабыз Мөхәммәдне (с.г.в.) дөньяга китерә. Бу вакыйга милади белән 571 (570) нче елда рабигыль-әүвәл аеның 12 сендә дүшәмбе көн таң вакытында була. Әминә анабыздан Пәйгамбәребез Мөхәммәд  (с.г.в.) белән чыккан Нур мәшрикътан алып мәгърибкә кадәр дөньяны яктырта. Ибн Габас атасы Габбастан, ул атасы Габделмоталлибтан риваять кыла:”Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) анасыннан сөннәтле һәм кендеге киселгән булып туды”.

        Пәйгамбәребез (с.г.в.) тууы белән могҗизалы күренешләр башлана. Хак дин, ахырзаман өммәте дине, камилләшкән ислам диненең вакыты җиткәне беленә (мәҗүсиләрнең, утка табынучы фарсиларның мең еллар янган утлары сүнә; Хөсрәү патшаларының тәхетләре какшый; биек гөмбәзләре һәм аларны тота торган баганалары авып төшә; Мәккәдән мең чакрым ераклыкта булган мәҗүсиләрнең нигезләре җимерелә).

        Пәйгамбәребез (с.г.в.) туасы елны Йәмән патшасы килеп, Мәккәне җимермәкче була, әмма бу елны галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелмеш пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туасы булганга Әбраһ филләр гаскәре Аллаһы Тәгалә кодрәте белән кошлар белән куыла (“Фил” сүрәсе). Кәгъбәтулла һәм Мәккә шәһәре сакланып кала. Габделмоталлиб болай ди:”Мин ул кичтә Кәгъбәтуллада идем. Потлар куйган урыннарыннан егылып төште”.

        Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган вакытында атасы Габдулла ибн Габделмоталлиб инде вафат була. Алты яше җиткәндә анасы Әминә бинте Ваһһаб дөньядан китә. Пәйгамбәребез тулы ятим кала. Аны бабасы Габделмоталлиб үзенә ала. Әмма ике елдан соң ул да вафат була. Шуннан соң Пәйгамбәребез атасының абыйсы Әбу Талиб гаиләсендә тәрбияләнә. Әбу Талиб сәүдә белән шөгыльләнә. Пәйгамбәребез бераз үскәч, ул аны үзе белән Шам җиренә ала. Шам юлында Бусра җиренә җиткәч, бер рухани белән очрашалар. Бу нәсара диненең Бахира исемле галиме була. Кәрванны күргәч, Мөхәммәд (с.г.в.) янына килеп күрешеп ул: ”Тәхкыйк, белегез, бу Мөхәммәд барча галәмнең хуҗасы, адәмнәргә пәйгамбәр булыр. Аллаһы Тәгалә моны барча галәмгә рәхмәт кылды, өммәтләре газиз өммәт булачак, әшһәдү әллә иләһә иллә Аллаһ, вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлүһү”,- дип иман китерә.  Кораеш кәрванчылары Бахирадан, пәйгамбәр булачагын каян белдең, дип сорыйлар. Рухани:”Тәүратта һәм Инҗилдә бу Мөхәммәднең сыйфатлары язылган, барчасы туры килә. Башы өстендә ак болыт күләгә булып тора, бу да язылган сыйфатларның берсе” -, ди. Шуннан соң ул кәрванчыларны кунак итә. Ә Мөхәммәдкә: “Әй, егет, күңелемдә шик-шөбһә калмасын, пәйгамбәрлек галәмәтен күрсәт”, - ди. Пәйгамбәр (с.г.в.) ике иңе арасын ачкач, Бахира мөһерне күреп үбә, зар елап:”Йә Рәсүлуллаһ, Кыямәт көнне мине шәфәгатеңнән калдырма”,- дип үтенә. Әбу Талибка:”Мөхәммәдне Мәккәгә кайтар, дошманнары аңа зарар кылмасыннар”,- ди. Бу вакыйга нәсара диненең тәмамлануы турында дәлил булып тора.

        Гайшә (р.г.) әйтүе буенча, Мәккәдә сәүдә белән шөгыльләнә торган бер яһүдә Пәйгамбәребез (с.г.в.) туачак төнне күктә яңа йолдыз барлыкка килгәнен күрә. Кораешләр янына килеп ул: ”Йа, кораешләр! Сезнең арагызда берәрегезнең бүген баласы тудымы?”- дип сорый. Җавапка ,юк, диләр. Шуннан яһүдә әйтә:”Әй, кораешләр, белегез, бүген төнне ахырзаман пәйгамбәре туачак. Аның аркасында мөһере булыр”. Кабилә әһелләре өйләренә кайткач, Габдулланың улы тууын беләләр. Шуннан бу хакта яһүдәгә җиткерәләр. Яһүдә бала йортына алып баруны сорый. Әминә анабыз аңа баланы күрсәтә. Яһүдә бала аркасындагы мөһерне күргәч, аңын югалтып егыла. Аңына килгәч, аңардан:”Нәрсә булды?”- дип сорыйлар. Яһүдә болай ди: ”Ант итәм! Пәйгамбәрлек Исраил балаларыннан китте! Китап та алардан китте. Әй, Кораеш кабиләсе! Шатланыгыз, кодрәтегезнең хәбәре мәшрикътан мәгърибкә кадәр таралыр” (Ибн Сад I, 162-163, Хаким II, 657/4177).

        Бөтен Мәккә шәһәре халкы Пәйгамбәребез (с.г.в.) тууга шатлана. Хәтта Әбу Ләһәб шатлыклы хәбәр өчен коллыктан Сувайбаны азат итә. Соңыннан Хәлимә анабызга кадәр ул аның беренче сөт анасы була. Әминә анабыз болай дигән: ”Йөкле булганда да, тудырганда да авырлык тоймадым. Бала туганда, аңардан нур чәчелгәнен күрдем һәм мәшрикъ белән мәгъриб яктырды. Пәйгамбәр чиста килеш туды. Ул ике кулы белән җиргә таянып башын күтәрде, күкләргә карады. Бу вакытта шайтан шулкадәр кычкырды, андый тавыш белән кычкырганы юк иде...”

        Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) кадәрге диннәрнең тәмам булганына дәлилләр күп. Алдагы заманнарда килеп киткән пәйгамбәрләр һәм аларга иңгән китаплар халыкларга аерым-аерым Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен өйрәткән. Мусага (г.с.) иңгән Тәүрат китабы аша кануннар җыентыгы аңлатылган. Дауд (г.с.) Забур китабы белән мөнәҗәтләр әйтү, Аллаһы Тәгаләгә ялвару, дога кылу рәвешләре күрсәткән. Гайсә (с.г.) Инҗил китабы белән кешеләргә игелекле, тугрылыклы, намуслы булырга өйрәткән. Алдагы пәйгамбәрләр турында Аллаһы Тәгалә әйтә:”Мәрьям улы Гайсә бары тик бер илче – рәсүлдер. Аннан элек тә күп кенә рәсүлләр килеп киттеләр” (“Маидә” сүрәсе, 75 нче аять).  

        Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) боларның барысын бергә барлап, бөтен халыкларга аңлатыр-өйрәтер өчен җир йөзендә бар кылынды. Мөхәммәд (с.г.в.) алдагы килеп киткән пәйгамбәрләрне йомгаклаучы пәйгамбәр булды (“Әхзаб” сүрәсе, 39-40 нчы аятьләр).

    Аллаһ әйтте:”Без сине бөтен кешеләргә бары тик (җәннәт белән) сөенечле хәбәр бирер өчен вә (җәһәннәм белән) кисәтер өчен генә күндердек. Ләкин кешеләрнең күбесе бу турыда һични белми” (“Сәба” сүрәсе, 28 нче аять). Пәйгамбәребез барлык халыкларга җибәрелде. Коръәндә әйтелә: ”Әйт: Әй, кешеләр! Тәхкыйк, мин барчагызга – бөтен дөнья кешеләренә Аллаһыдан җибәрелгән рәсүлмен” (“Әгъраф” сүрәсе, 158 нче аять).

        Бөтен җир йөзенә килеп киткән пәйгамбәрләрнең барысының да Адәмнән алып Гайсәгә (г.с.) кадәр максатлары бер иде: Аллаһы Тәгаләне танытып, ахырзаман пәйгамбәре килү өчен әзерлек кылу. Ахырзаман Пәйгамбәре Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) Аллаһы Тәгаләнең иң яратканы, хәбибе. Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) иярергә, итагать итәргә куша: “Ий Мөхәммәд (с.г.в.), әйт: “Әгәр Аллаһыны сөйсәгез, миңа иярегез. Аллаһ та сезне сөяр вә гөнаһларыгызны ярлыкар” (“Гыймран” сүрәсе, 31 нче аять).

        Ибн Габбастан әйтелде:”Аллаһның Рәсүле (с.г.в.) дөньяга дүшәмбе көнне туды, дүшәмбе көнне Мәдинәгә килде, дүшәмбе көнне бу дөньядан күчеп китте. Дүшәмбе көнне ул Хаҗәр Әсвәд ташын Кәгъбәтуллада урнаштырды. Дүшәмбе көнне Бәдер сугышында җиңү яулады. Дүшәмбе көнне соңгы аять иңде. Дөньяга бар кылу, пәйгамбәрлек башлану, дөнья белән хушлашуы дүшәмбе көнне булу бу көннең аерым дәрәҗәсен күрсәтә. Габбас (р.г.) әйтә: ”Мин Әбу Ләһәбнең үлүеннән бер ел үткәч, аны төшемдә күрдем. Ул бик борчулы иде. Мин аннан, хәлләрең ничек, дип сорадым. Әбу Ләһәб болай дип җавап бирде: ”Мин Мөхәммәд дөньяга килгәч, Сувайбаны азат иткән идем, шуңа күрә дүшәмбе көнне минем газапларымны җиңеләйтәләр... “(Ибн Кәсир “Әл-Бидайя, II, 27; Ибн Сад,I, 108).

        Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), үзе туган көнне хөрмәтләп, дүшәмбе көнне ураза тота торган була. Бу гамәлгә Пәйгамбәрне (с.г.в.) хөрмәт иткән мөселманнар иярә. Һәм шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көнне – рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнен ел буе көтеп алалар. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Нуры дөньяга таралган көнне хөрмәтләп, аңа салаватлар әйтәләр. Коръәндә әйтелә:”Аллаһ үзе вә фәрештәләре Пәйгамбәр галәйһиссәламгә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә Пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез” (“Әхзаб” сүрәсе, 56 нчы аять). Димәк, Пәйгамбәребезне (с.г.в.) хөрмәтләп салаватлар әйтүне безгә Аллаһы Тәгалә үзе куша. Шул әмергә буйсынып, мөселманнар Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Нуры дөньяга таралуга сәбәп булган вакыйгаларны дога белән үткәрәләр. Шуларның берсе Рәгаиб кичәсе, рәҗәб аеның беренче җомгасы. Пәйгамбәребезнең Нуры атасы хәзрәти Габдулладан анасы хәзрәти Әминәгә күчә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән:”Биш кичә бар. Ул кичәләрдә кылган догалар кире кайтарылмас”. Бу кичәләр: рәҗәб аеның беренче җомгасы – Рәгаиб кичәсе; шәгъбан аеның 14 еннән 15 енә каршы кич – Бәраәт кичәсе; рамазан ае ахырында Кадер кичәсе; Рамазан гаете кичәсе; Корбан гаете кичәсе.

Димәк, ата-анасының никахлашкан көне – Рәгаиб кичәсе аерып билгеләгән. Хәзрәти Әминәдән әлеге Нур Пәйгамбәребез (с.г.в.) туу белән дөньяга таралды. Һәм Аллаһы Тәгалә кушканча, АллаһыТәгалә Үзе һәм аның фәрештәләре әйткән шикелле мөселманнар бу айны бергә җыелып, Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) сәламнәр вә салаватлар әйтәләр. Коръәнгә каршы килмик, мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Бу күркәм гамәл татар мөселман халкы арасында коммунистлар хакимлек иткән заманнарда да тукталмады. Ләкин хөррият башлангач, ни гаҗәп, юкка чыгарыла башлады.

        Без мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Ягъкуп белән егерме еллап бергә хезмәт кылдык. Һәм халыкның күркәм гадәтләре югала башлаганга бик борчыла идек. Вәлиулла хәзрәт бу мәрәсимнәрне саклар өчен бик зур тырышлык куйды, Мәүлид кичәләре зур сәхнәләрдән үткәрелә башлады. Мәүлид айлары ничек үткәрелә иде, дип ул бик күп эзләнде, миннән дә сораша иде. Нәтиҗәдә, материаллар туплап, “Иман” нәшриятында Мәүлидкә багышланган китаплар бастырдык. Бүгенге көндә бу күркәм гадәтләр дәвам итә һәм киләчәктә дә дәвам итсә иде.

                                                                                                                 Әхмәт хәзрәт САБИРОВ,

                                                                      Казан шәһәренең "Ак мәчете" имам-хатыйбы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме.

"Дин вә мәгыйшәт"